Мулла булсаң, шундый бул син...

04 март 2014 ел 21:13

“Дин тоту иреге кайтты, авыл саен мәчет салдык, ә яшьләр мәчеткә йөрми”, - дигән сүзләрне муллалар авызыннан ишеткәч аптырап китәм мин. Йөрмиләр, дип мәчеткә килмәгән кешене сүгеп утырудан мәгънә юк бит инде, җәмәгать. Димәк, алар килерлек итеп эшләргә кирәк.

Бу турыда бер мәзәк искә төште әле. Дин күтәрелеп кенә килә торган елларда була бу хәл. Авылга эшкә кайткан яшь мулла мәчеткә намазга килгән яшьләрне пыр туздырып тәнкыйтьли икән. “Пычрак киемнән, аякларыгызны да юмыйча мәчеткә килгәнсез. Мәчет әдәбен бөтенләй белмисез икән сез”. Авыл егетләре бит инде, кайберсе басудан, җир сукалаган җиреннән килгәндер. Шул чакта ташның үз бакчасына атылуын чамалаган карт мулла болай ди: “Ихлас тырыштым, егетләрне мәчеткә китердем... Инде синең бурычың - аларны тәһарәт алырга өйрәтү”. Әзергә бәзер булып кына утырырга ярамый, диюем. Яшьләр, балалар белән эшләмәсәк, ул мәчетләребез буш торачак, билгеле.

Менә безнең Каенсарда бу яктан эшләр, Аллага шөкер, җайланган. Теге дәһрилек чоры дип аталган елларда да Гает намазлары да, җомга намазлары да укыла иде. Чөнки һәрчак ихлас муллаларыбыз булды. Минем мәрхүм бабам Мөхәммәтшакир Оренбургта укып кайткан указлы мулла булган. Аннан соң Шәрәфетдин бабай Галәвиев халыкка диннән бизәргә ирек бирмәде, аның эшен Мөхәммәтзариф абый Хафизов дәвам итте. Хәзерге муллабыз Вәгыйзь абый Хәкимовны авылыбызның гап-гади бер трактористы, шаян-шат күңелле кеше дип кенә белә идек. Район үзәгенә барып гыйлем эстәп йөрүен ишетеп хәйран калдык. Яшьләргә дә сүзе үтә Вәгыйзь абыйның, балаларны аеруча үз итә. Ахырзаман белән куркытып, алай итмәгез, болай итмәгез, дип өндәми ул дингә, ә тәмле сүзе белән җәлеп итә. Олы башын кече итеп, мәктәпкә укырга кергән баланы өенә барып котлый, изге теләкләрен әйтә, бүләккә кәләпүшен, дога китапларын да кыстырып килә. Юлында очрасалар, кул биреп исәнләшеп, хәлләрен сораша. Менә шуннан соң сабыйлар да шат, ә ата-ананың күңеле эреп үк китә инде. Минем улларым өчен хәзер авыл мулласы иң гыйлемле, иң абруйлы кеше – менә ничек бит ул уртак тел таба белгәч...

Хәмит БАДИКОВ,

Әтнә районы

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана