"Мәрҗани" мәчете каршында “Балалар” үзәге эшли башлый

25 октябрь 2013 ел 09:40

Казанның Мәрҗани мәчете карамагында эшләп килүче “Балалар” үзәге 3-4, 5-7 яшьлек балалар өчен ярты көн эшли торган төркемнәр ачылу турында хәбәр итә. Төркемнәр иртәнге сәгать тугыздан алып көндезге сәгать өчкә кадәр эшли.

Әлеге төркемнәрдә дини белемнәр бирелә, тәрбиячеләре белән уеннар алып барыла. Малайлар өчен – дзюдо, кызлар өчен “Остабикә” түгәрәкләре эшләячәк.

 Балаларга уен рәвешендә пәйгамбәрләребез тарихы, әдәп-әхлак дәресләре, классикларыбызның әсәрләре, әкиятләр, шигырьләр биреләчәк. “Монда гарәп теленә, Коръән ятларга да өйрәнәләр. Шулай ук ашау-эчү әдәпләре, бәдрәфкә керү-чыгу, тәһарәт алу, намаз уку тәртибенә дә өйрәтәчәкләр”, - дип белдерде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә төркемнәрне оештыручыларның берсе Алсу Хафизова.

Биредә татар телен дә тирәнтен өйрәнергә ниятлиләр.“Ата-аналар матур әдәби телдә сөйләшергә сусаган. Монда матур әдәби телгә өйрәнү өчен, мәсәлән, күнекмәләр ясаганда алар шундый шигырьләр алалар яки, аерым утырып, шигырьләрне матур, дөрес итеп укыйлар. Шулай итеп, бу аларның хәтеренә кереп кала”, - диде ул.

“Үзәкне оештыру идеясе ничек туды?” дигән сорауга Алсу Хафизова идеянең Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдиновкы икәнелеген, ә үзенең оештыру эшләрендә итүен белдерде. Мансур хәзрәт: “Аның финанс яктан да, мораль яктан да ярдәме белән, әлеге идеяне тормышка ашырабыз”, - диде.

“Татар-информ”, Римма Гатина

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана