Камил Сәмигуллин: «БЕЗГӘ КАРДӘШЛЕК МӨНӘСӘБӘТЛӘРЕН НЫГЫТЫРГА КИРӘК»

24 октябрь 2013 ел 10:21

“Динебез бер, кыйблабыз бер, бер тарафка карап намаз укыйбыз. Шуңа күрә безгә кардәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә кирәк”. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге сүзләрне Грозныйда Корбан гаете һәм “Чечня йөрәге” мәчете ачылуга биш ел тулу уңаеннан уздырылган бәйрәм тантанасында әйтте. Әлеге күркәм бәйрәмгә Төньяк Кавказ төбәкләреннән дин әһелләре җыелган иде. Татарстан мөфтие, чарага килүчеләрне сәламләп, бәйрәм белән котлады. Ул Чечня җитәкчелегенең чечен халкы традицияләрен саклауда зур тырышлык күрсәтүләрен, шулай ук Татарстан белән Чечня арасында элемтәләр кору мөһимлеген билгеләп үтте.

Бәйрәм тантанасыннан соң Камил хәзрәт Чечня мөфтие Солтан Мирзаев белән очрашты. Солтан Мирзаев Камил хәзрәткә Чечняга килүе өчен рәхмәтен белдерде, аннары мөфтият делегациясе өчен махсус экскурсия оештырды. Ул кунакларны республиканың күркәм урыннары, мәчетләре белән таныштырды.

Чечня Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин Кунт Хаҗи исемендәге Россия ислам университеты студентлары белән очрашты. Университетның актлар залында Камил хәзрәт Сәмигуллин гакыйдә, фикыһ, тәсаувыф (суфыйчылык) гыйлемнәренә кагылышлы лекция укыды. Студентлар хәзрәткә лекция темасы буенча гына түгел, ә аның мөфти буларак эшчәнлегенә дә кагылышлы сораулар бирделәр, соңыннан кызыклы чыгышы һәм җаваплары өчен рәхмәт белдерделәр. Камил хәзрәт тә очрашудан алган тәэсирләреннән канәгать калуын һәм мөмкинлек чыгу белән бирегә кабат киләчәген әйтте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Грозныйда Чечня Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров белән дә очрашты. "Камил хәзрәт шәйх Кунт Хаҗи Кишиев исемендәге Россия ислам университеты студентларына ваһһабчылык, экстремизм куркынычы турында сөйләде. Аның белән очрашу вакытында да без шушы темага әңгәмә кордык. Әлеге кискен мәсьәлә буенча аның тирән белемле булуы һәм яшьләрне ваһһабчылык йогынтысыннан йолып калуда күп эшләве сокландыра", – дип язды Чечня Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров үзенең Instagramдагы шәхси блогына.

Эшлекле сәфәре барышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны аның урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов,Россия Мөселманнары эшкуарлары ассоциациясе президенты Радик Гафуров озатып йөрде. 

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана