Мәскәү мәчетләре Гает намазына киләчәк бар кешене дә сыйдыра алмый. Шул уңайдан 8 август көнне башкалада өстәмә дүрт бәйрәм мәйданы эшләячәк. Казанда исә төп бәйрәм намазы Кол Шәриф мәчетендә укылачак. Ә 9 август көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында Британия җырчысы Сами Йосыф чыгыш ясаячак.
Якынча 2 миллион мөселман яшәүче Мәскәүдә бүген нибары 4 мәчет кенә эшләп килә. Билгеле, әлеге гыйбадәтханәләр 8 август көнне бәйрәм намазын кылырга килүче һәркемне сыйдыра алмаячак. Шуңа быел шәһәр җитәкчелеге алар өчен өстәмә 4 мәйдан бүлеп бирергә булган. Ураза намазлары “Локомотив” стадионында, “Сокольники” мәдәният һәм ял паркының 2нче павильонында, Октябрьнең 60 еллыгы исемендәге паркта һәм “Изумрудный” физкультура-сәламәтләндерү комплексында укылачак.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исә республика мөселманнарына бәйрәм уңаеннан үзенчәлекле бүләк ясарга булган. 9 август көнне Казанда Г. Камал театры каршындагы мәйданда бәйрәм концерты узачак. Казан халкы һәм кунаклары өчен “Нәшидуль-Ислам” төркеме, Ильяс Халиков һәм татар мөнәҗәтләрен башкаручылар чыгыш ясаячак. Номерлар арасында тамашачыга республика имамнары вәгазь сөйләячәк. Бәйрәмнең төп кунагы буларак, сәхнәдә Британия җырчысы Сами Йосыф чыгыш ясаячак. 5 альбом авторы булган җырчы өчен бу – Россиядәге беренче концерты. Оештыручылар лазерлы шоу һәм салют та вәгъдә итә.
Бәйрәм намазының турыдан-туры трансляциясе исә 8 август көнне иртәнге 6 сәгать 30 минутта башланачак. Быел Гает намазы башкаланың Кол Шәриф мәчетендә укыла.
"Ватаным Татарстан"