Тиздән Гашурә бәйрәме (24 ноябрь): Ураза тотарга онытмагыз!

22 ноябрь 2012 ел 11:55

Татарстан мөселманнары Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Казандагы «Сөләйман» мәчетенә килде һәм биредә белем алучы күзләре күрмәүчеләр белән очрашты.

Билгеле булганча, Җәлил хәзрәт җөмһүриятебездә иң оста вәгазьчеләрнең берсе санала. Ул, үзе әйтмешли, бу мәчеткә өйлә намазы укырга дип кенә кергән кыска арада да әдәп-әхлак мәсьәләләренә, пәйгамбәрләр тарихына кагылышлы шактый кызыклы кыйссалар сөйләргә өлгерде.

«Газиз дин кардәшләрем! Сезне дә, үземне дә Яңа 1434 һиҗри ел башлану белән тәбрик итәм. Үзегез белгәнчә, 15 ноябрьдә мөселманнар кавеме изге Мөхәррәм аена керде. Шул уңайдан берничә сүз әйтеп китмәкче булам”,-дип башлады чыгышын Баш казый. Аның сүзләренчә, мөселманнар Мәккәдән Мәдинә каласына күчеп килгәч, көчәеп, күбәеп китәләр. Шул чагында елларны башкача исәпләү ихтыяҗы барлыкка килә. Кайберәүләр мөселманча ел исәбен Пәйгамбәрнең (с. г. в.) туган көненнән башларга тәкъдим итә, икенчеләре исә моңа Коръән иңә башлаган чордан керешергә киңәш бирә. Шулай да күпчелекнең тавышы белән сәхабәләр Һиҗри елны Пәйгамбәрнең (с. г. в.) Мәккәдән Мәдинәгә күчкән вакыты белән исәпли башларга дигән бердәм карарга киләләр. Бу ни өчен шулай дигәндә, нәкъ әнә шушы вакыттан, ягъни Мөхәммәд Пәйгамбәр (с. г. в.) Мәдинәгә күчеп килгәч, беренче җәмәгать намазы укыла.

Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенең чыгышында традицион ислам мәсьәләләренә дә кагылып узды. «Бүген кайсы ел, нинди көн дигәндә, без 2012 елның 20 ноябре дибез. Әгәр берәү урамда очратып, син Һиҗри ел исәбе белән кайсы елда, нинди айда тугансың дип сораса, моңа күп кеше дөрес җавап бирә алмый бит. Әгәр берәр кирәкле белешмәне Һиҗри ел исәбендә тутырсак та, аны беркайда кабул итмиләр. Без мөселманнар булгач, ел исәбен Һиҗри белән санарга тиеш идек. Ә алай эшләмибез. Шулай да еллар исәбен милади санаганга карап, без мөселман булудан туктамыйбыз. Менә бу традицион ислам була. Шуңа күрә бу сүздән куркырга ярамый”,-дип аңлатты Җәлил хәзрәт. Үзенең бу кәлимәләрен раслау өчен Баш казый тагын бер мисал китерде. Әйтик, Пәйгамбәребез (с. г. в.) намазны һәрчак чалмадан укыган. Хәзерге гарәпләр исә намазны яулык бөркәнеп, татарлар түбәтәй киеп укый. Безнең җирле шартларда татарларның яулый киеп намаз укуы бик мәзәк кабул ителер иде. Менә бу хәл — шулай ук традицион исламның бер мисалы.

Мәгълүм булганча, 24 ноябрь — шимбә көнендә мөселманнар өммәте Гашурә кичәсен бәйрәм итәчәк. Бу мөбарәк көнне Нух пәйгамбәрнең көймәсе коры җиргә килеп туктаган, шуңа күрә ул гомер бакый бу көнне ураза тоткан. Гашурәдә Муса пәйгамбәр кавеме явыз фиргавен золымыннан котылган, ягъни Муса пәйгамбәр үз халкы белән диңгезне кичеп чыккан, ә фиргавен барлык гаскәре белән су астында калган. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән, Муса да бу көнне ураза тоткан. Соңгы Пәйгамбәребез Мөхәммәд тә бу көнне ураза тоткан. Тик ул: «Гашурә көнендә ураза тотыгыз, ләкин яһүдләргә охшарга тырышмагыз. Аңа кадәр бер көн, соңыннан да бер көн ураза тотыгыз”,-дигән. Димәк, Мөхәррәм аеның 9, 10, 11 нче, яисә 9 һәм 10 нчы, яки 10 һәм 11 нче көннәрендә ураза тотарга мөмкин. Әлбәттә, бу мәҗбүри түгел. Чөнки Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Гашурә көнендә кем тели, шул ураза тотсын, теләмәгән кеше тотмаса да була”,-дигән.

Җәлил хәзрәт тәкәбберлек һәм нәфес кебек тискәре сыйфатларның кешеләргә начар тәэсире, аларның нинди аермасы булулары мәсьәләсенә дә тукталды. Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәләмнең тәүбәсен Гашурә көнендә кабул итә һәм аны кичерә. Җир йөзендә Иблис сәҗдә кылмаган бер урын да калмаган була. Тик ул, Аллаһның кушуына карамастан, Адәм галәйһиссәләмгә сәҗдә кылмый. «Бернинди гыйлеме булмаган, гыйбадәт кылмаган балчык кисәгенә мин сәҗдә кылырга тиешмени?”-дип ул Раббыбызның әмереннән баш тарта һәм тәкәбберләнгәне өчен Аллаһының рәхмәтеннән – җәннәтеннән сөрелә. «Берәү үзен башкалардан өстен күрсә, ягъни тәкәбберләнсә, андыйлар гадәттә тәүбәгә килә алмый, алар тәүбә кылсалар да бик авырлык белән кылалар. Иблис тә шуңа тәүбә итә алмады, ә Адәм галиәссәләмнең гөнаһысы нәфес белән бәйле иде. Белгәнебезчә, Адәм пәйгамбәр җәннәттә тыелган җимешне ашады һәм Аллаһының җәзасына юлыкты. Аннары тәүбәгә килеп, Раббыбыз тарафыннан гафу ителде. Кайберәүләр мин Мәккәдә 15 ел укыдым, ә алар мәдрәсәдә генә белем алган дип тәкәбберләнеп йөри. Пәйгамбәребез: «Күңелендә тары ярмасы кадәр генә тәкәбберлек булган кеше җәннәтнең исен дә иснәмәс”,-диде”,-дип шактый истә калырлык итеп аңлатты Баш казый бу ике сыйфатка бәя биргәндә. Кыскасы, кешенең гыйлеме нәфсесен җиңәргә, әхлагы түбәнчелекле булырга тиеш.

Җәлил хәзрәт Фазлыев күзләре күрмәүчеләр белән очрашу вакытында шактый гына кызыклы кыйссалар да сөйләде. Тере килеш җәннәткә кергән пәйгамбәрләрнең берсе ул – Идрис галәйһиссәләмдер. Идрис (г. с.) күкләрнең бер хуҗасы бардыр дип үзе иман китерде. Кырга чыгып, 12 мең тәһлил әйтә иде диләр аның турында. Ул бер бик эссе көндә: «Кояшка якын фәрештәнең хәле ничек икән? Раббым, аның хәлен җиңеләйтсәң иде”,-дип дога кыла. Ул минем хәлем начар дими, башкаларның хәлен кайгырта. Аллаһы Тәгалә: «Бар әле, Идрис галәйһиссәләмнең хәлен белеп кил”,-дип бер фәрештәне кеше кыяфәтенә кертеп, җиргә төшереп җибәрә. Теге фәрештә Идрисне (г. с.) сәфәргә алып чыгып китә. Йөриләр, йөриләр болар, аннары ашыйсылары килә башлый. Менә алар бер иген кырына килеп җитә. «Мә, аша”,-ди аңа теге фәрештә. «Юк, ашамыйм. Бу җирнең хуҗасы бардыр”,-дип җавап бирә Идрис пәйгамбәр. Аннары фәрештә аны җимеш бакчасына алып килә. Болар инде бик ачыккан була. Фәрештә тагын пәйгамбәрне җимештән авыз итәргә чакыра. Әмма Идрис пәйгамбәр: «Моның хуҗасы бардыр. Хәрам ризыкны ашамыйм”,-дип янәдән баш тарта. Шулчак теге фәрештә үзенең кеше түгеллеген, аны Аллаһы Тәгалә Идрис пәйгамбәрне сынау өчен җибәрүен әйтә. «Әгәр Идрис сынауны уңышлы узса, нәрсәне теләсә – шуны бир”,-дигән икән Аллаһ. «Минем үлеп карыйсым килә”,-ди Идрис пәйгамбәр. Фәрештә аның җанын ала һәм яңадан терелтә. Шулчак Идрис (г. с.) җәннәтне күрергә теләвен белдерә. Аны фәрештә җәннәткә кертә. Фәрештә Идрис пәйгамбәргә җәннәттән чыгарга кушса да, ул аннан чыгарга теләми. Фәрештә аннан: «Ник җәннәттән чыкмыйсың?”-дип сорагач, ул: «Үлем ачысын татымыйча, җәннәткә кермәсләр” дигән аять бар. Мин үлем ачысын татыдым. Икенчедән, «Җәннәткә бер кергән кеше аннан чыкмас” дигән аять бар. Җәннәттән чыксам, Аллаһның кәлимәләрен бозган булам”,-диде. «Ул дөрес әйтә”,-диде Хак Тәгалә һәм Идрискә җәннәттә калырга рөхсәт итте.

«Беренчедән, Идрис галәйһиссәләм гамәл-гыйбадәт кылды; икенчедән, үзен түгел, башкаларны кайгыртты; өченчедән, нәфсесен җиңде. Менә шуның өчен Идрис пәйгамбәр җәннәтле булды”,-дип нәтиҗә ясады Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Йосыф пәйгамбәр беркөнне үзенең сурәтен карады һәм чибәрлеге белән горурланды. Кәрванчылар аны коедан чыгарып, ярты тиен акчага сатып җибәргәч, үзенең бәясен белеп, горурланырга ярамаганлыгын аңлады. Сөләйман пәйгамбәр кяфер хатынга өйләнде һәм чикерткәне корбан итеп чалды. Аннары ул йөзеген югалтты һәм аның малы юкка чыкты. Тәүбәгә килде һәм малы кире кайтты. «Бу мисал да безгә, мөселманнарга катнаш никахта торуның Аллаһы Тәгалә тарафыннан хупланмавын күрсәтүче бер дәлилдер. Дөрес, мөселман ир заты христиан яисә яһүди хатын-кызга өйләнә ала. Әмма балаларын мөселманча тәрбия кылып үстерә алса гына”,-дип бу мәсьәләгә дә гади генә итеп ачыклык кертте Җәлил хәзрәт Фазлыев. Аны «Сөләйман” мәчете әһелләре тын да алмыйча тыңлады һәм тагын килүен үтенде.

Кыскасы шул, мөхтәрәм җәмәгать: 23, 24 һәм 25 ноябрь көннәрендә ураза тоту бик саваплы санала. Тик шунысы бар: 23е җомгага туры килгәнлектән, ул көннең үзен генә ураза итеп тоту ярамый.

 

Хатыйп ГӘРӘЙ

Чыганак: “Татар заманы”

 

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана