Күңелләрдә иман нуры

10 август 2012 ел 10:28

Бик катлаулы чорда яшибез: телебез бетә, мәктәпләр ябыла, авыллар тарала. Әле ярый бүген халкыбызда дин бар, иман бар. Һәр төбәктә, һәр авылда мәчетләребез гөрләп эшләп тора.

Авылыбызда дин тотарга бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Балаларның күбесе мәчеткә сабакка йөриләр. Нәкыйф хәзрәт һәм Маһинур абыстай әледән-әле дога конкурслары, төрле ашлар да үткәреп торалар. Март аенда узган конкурста күп укучылар, балалар          бакчасында тәрбияләнүче кечкенә сабыйларга кадәр катнаштылар. Малайлар азан әйтсә, кызлар сүрәләр укыдылар. Катнашучылар берсе дә бүләксез калмады. Хәтта карап, тыңлап утыручыларга да  Коръән аятьләре өләштеләр. Әле моның белән генә бетмәде. Хәзрәт белән абыстай җиңүче балаларны Мамадыш шәһәренә районкүләм дога укучылар конкурсына алып барды. Анда малайлар арасында Ислам Гобәйдуллин – беренче, Әдел Мусин икенче урынны яулады. Кызлар да призлы урыннарны читләргә бирмәде. Зөлфия Шәрифуллина, Гөлисә Абдуллина, Минзәлия Вәлиева җиңеп, күп бүләкләр белән кайттылар. Мәктәбебез директоры Фоат Насыйбуллин конкурста катнашкан һәм дин дәресләрен бер көн дә калдырмаган балаларга үзенең бүләген тәкъдим итте. Җәйге каникул чорында Изге Болгар шәһәренә экскурсиягә алып барырга сүз бирде. Һәм сүзендә торды да. Сәяхәт барышында укытучыларыбыз Болгар иле, ислам динен кабул итү тарихын сөйләп бардылар. Моннан 20 ел элек әнием укучы буларак үткән юлны, Фоат абый җитәкчелегендә миңа да  кабат үтәргә  насыйп булды. Ак мәчет һәм дөньядагы иң зур Коръән китабы күңелләребездә тирән тәэсир калдырды.

Хәзер иң изге айларның берсе булган рамазан ае бара. “Мәчетебездә ифтар мәҗлесе булачак”, – дигән хәбәр ишетелүгә, укытучыларыбыз тиз генә җыелышып, мәчетнең капка-коймаларын буяды. Мәҗлескә күп авылдашларыбыз үз өлешләрен керттеләр. Казаннан кайткан Гөлгенә Шиһапова тәкә суйдырды, Рәсимә Вәлиева токмач кисеп китерде. Табын әзерләү, аш һәм бәлеш пешерү Тәнзилә апага йөкләнде.  Күпләр акчалата ярдәм күрсәтте, әбиләр күчтәнәчләр белән килде. Бик бай, бәрәкәтле табын хасил булды. Бөтен авыл җыелышып авыз ачтык, вәгазьләр, Коръән аятьләре тыңладык. Мәҗлес бик җанлы, тирән эчтәлекле узды. Күңелләр сафланып калды. 

Ралия МУСИНА,

Мамадыш районы Түбән Яке урта мәктәбенең VI сыйныф укучысыә

"Дин вә мәгыйшәт"

 

 

 

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана