Хөрмәтле дин кардәшләрем, милләттәшләрем, туганнарым, дус-иш мәхәлләдәшләрем! Мөхтәрәм мөфти Илдус хәзрәт Фәиз һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, республикабызның, шәһәребезнең дәүләт җитәкчеләре!
Минем 80 яшьлек юбилеемны зурлап билгеләп үткәнегез өчен барыгызга да Аллаһы Тәгаләнең бәрәкәте һәм рәхмәте булсын. Бик күңелле кичә узды. Анда минем якын туганнарым, шәкертләрем, хезмәттәшләрем катнашты. Зур-зур бүләкләр тапшырдылар, үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр. Казый Сөләйман хәзрәт Зарипов мөфтиятнең “Халкыбызга фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. Өлкән кешене шулай хөрмәтләвегез бәрабәренә Аллаһы Тәгалә сезне Үзенең мәрхәмәтеннән ташламасын. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләрбез, халкыбызга хезмәт итәрбез дигән теләктә калам.
Илдус хәзрәтнең тизрәк савыгып, изге хезмәтенә керешүенә өметләнеп, мәхәлләбез белән изге догада калабыз. Шушы фани дөньяда Аллаһы Раббыбызның ризалыгына ирешеп, ахирәттә Аның рәхмәтенә лаек булсак иде дигән изге теләк белән,
Гыйльмулла хәзрәт хаҗи-әкбәр,
Мәдинә мәчете имам-хатыйбы
"Дин вә мәгыйшәт"