Уразага әзерләник

06 июль 2012 ел 12:18

Вәлиулла хәзрәт Якуповның “Рамазан. Ураза” дип аталган китабының икенче басмасы дөнья күрде. “Иман” нәшриятында басылган татарча китапның исеме үк аның ни турында икәнен әйтеп тора. Әлеге китапта ураза тотуның мәгънәсе аңлатыла. Моннан тыш, ул ураза тотарга ният итүчеләргә көндәлек кулланма буларак та хезмәт итәрлек басма.

Китап авторы Вәлиулла хәзрәт Якупов ураза тоту тәртипләрен бөртекләп язган һәм киңәшләрен дә биргән. Уразага кагылышлы сорау-җавап бүлеге күпләргә үзләрен борчыган мәсьәләләрне чишәргә булышыр. Китапта Рамазан аенда укыла торган догалар, ният әйтүләр дә урын алган. Шулай ук анда быелгы һәм киләсе елгы Рамазан аена сәхәр, ифтар һәм намаз уку вакытлары күрсәтелгән.

Вәлиулла хәзрәт үзенең китабында Рамазан ае, ураза тоту турында дини күзлектән чыгып кына язмый. Бу дини төшенчәләрнең иҗтимагый әһәмияткә ия булуы турындагы язмалар – яңа басманың үзенчәлеге. Әйтик, аерым бер бүлектә уразаның сәламәтлеккә файдасы турында язылган.

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана