Нияз Сабиров турында белешмә.
Казанда туып үскән. Дини гаиләдә тәрбияләнгән. Атаклы Габделхак хәзрәт Каюмов, Габделхак хәзрәт Саматов кебек остазлардан дини белем алган.
Башкалабызның 52 нче мәктәбен, КДУ каршындагы лицейны, Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлый. 2006 елда ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтына аспирантурага керә. Сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкчелегендә «XVII–XVIII гасырлар татар иҗтимагый фикере үсешенә суфичылык традицияләренең йогынтысы» дигән темага диссертация әзерли. 2007 елдан Россия ислам университетында «Татар халкының рухи мирасы» курсларын алып бара. 2009 елда Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов чакыруы буенча Казан ислам көллиятендә дә дәресләр алып бара башлый.
Күптән түгел генә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы, Казан ислам көллиятенең директоры урынбасары Нияз Сабировның «Чакыру» исемле китабы (Казан: Милләт, 2012. – 184 б.) табадан төште. Әлеге китапта 26 үрнәк вәгазь урын алган. Шул уңайдан, Нияз хәзрәттән кыска гына интервью алырга булдык.
– Аңлавымча, бу сезнең тәүге китабыгыз. Кыскача гына аның басылу тарихына тукталып үтсәгез иде...
– Мин 2010 елда мөфтиятнең Голәмәләр шурасына әгъза итеп билгеләндем. Һәм шул шура тарафыннан миңа татар телендә үрнәк вәгазьләр язу бурычы йөкләтелде. Шуннан соң барлык укылган вәгазьләремне бер төшкә тупларга керештем (ул Казанның Мәрҗани мәчетендә җомга намазлары алып бара. – ред.). Алар Голәмәләр шурасы утырышында каралды һәм нәшер итәргә тәкъдим ителде. Шунысын да ассызыклап узасым килә: бу китапта тирән дини мәсьәләләр яктыртылмый, ул дингә яңа гына аяк басып килүчеләргә тәкъдим ителә. Китап шулай ук имамнар өчен дә зур ярдәмлек булыр дип ышанабыз.
– Китапка вәгазьләр темасы ни рәвешле сайланды?
– Монда мөбарәк кичәләр, тәүбә-истигъфарлар хакындагы, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв), хәнәфи мәзһәбенең әһәмияте, әдәп-әхлак турындагы вәгазьләр урын алды. Белүебезчә, динебез өч өлештән тора: иман, ислам, әхлак. Китапта шул өч өлешнең һәркайсына караган вәгазьләр бар.
– Ә ни өчен исемен «Чакыру» дип куярга булдыгыз?
– Хәзерге вакытта, әлхәмдүлилләһ, мәчет-мәдрәсәләребез уңышлы гына эшләп килә, динебез үсә. Ләкин мәчеткә йөрмәүчеләр дә аз түгел. Аларны гыйбадәтханәләргә вәгазьләр тыңларга, намаз укырга өйрәнергә чакырабыз. Китапка тикмәгә генә эпиграф итеп Җәләледдин Руминың шигыреннән өзек китермәдек:
Кил, кил, кем булсаң да, кил,
гәрчә кяфер йә утка табынучы,
яисә потка табынучы булсаң да, кил,
безнең рухи мәктәп өметсез түгел,
йөз тәүбәне бозган булсаң да, кил.
Мәчет ишекләре ул барлык кешеләр өчен дә, шул исәптән, башка конфессия вәкилләре өчен дә һәрвакыт ачык. “Мин әле әзер түгел”, “Мин әле гөнаһлы гамәлләр кылам” дип мәчеткә килүне кичектереп йөрергә ярамый.
– Киләчәккә нинди планнарыгыз бар? Мондый төрдәге китаплар тагын дөнья күрәчәкме?
– Монда ярты ел дәвамында укырга мөмкин булган җомга вәгазьләре урын алды. Ниятебез – шуның икенче кисәген әзерләп бастыру. Икенче кисәктә, иншә Аллаһ, Коръән сүрәләренең тәфсирен, сәхабәләрнең, бөек галимнәребезнең тормышыннан мисаллар китерүне максат итеп куябыз.
– Ә бу «Чакыру» китабын кайдан алырга мөмкин?
– Ул Шәехҗан Фәния Хуҗахмәт мөхәррирлегендә дөнья күрде. Китапны күпләп алырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 57 нче йорт (ишегалдыннан керәсе), 5 нче офис. Тел.: 8 (843) 253-43-08.
Әңгәмәдәш - Нияз Сабирҗанов
"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан