Диннәр тарихын укыту үзенчәлекләре

30 март 2012 ел 13:44

Халыкара, милләтара һәм диннәр арасында татулык кеше шәхесенә, аның үсеш дәрәҗәсенә, нинди карашта торуына, нинди сыйфатларга ия булуына, нинди кыйммәтләргә өстенлек бирүенә бәйле. Икенче төрле әйткәндә, кешеләрнең нинди тәрбия алуы, кайсы тирәлектә үсүе, нинди принципларга өстенлек бирүе дә бу проблеманы уңышлы хәл итүгә йогынты ясый. Башка факторлар белән беррәттән, милләтара һәм диннәр арасында татулык урнаштыруда мәктәп, укытучылар, әти-әниләр йогынтысы, укыту һәм тәрбия бирү юнәлешләре дә зур әһәмияткә ия.

Мәктәпләрдә укытыла башлаган диннәр тарихы дәресләре дә шушы максатны күз алдында тотарга тиеш. Диннәр тарихын укыту эчтәлеген билгеле бер алым, ысул, чаралар тәшкил итә. Бу дәресләрне укыту эшен оештырганда, Җир йөзендә таралган диннәр, аларга карата төрле халыкларда һәм милләтләрдә формалашкан карашлар турында мәгълүмат бирү, төрле дин тотучылар арасында татулык һәм түземлелек тәрбияләү таләп ителә. Шулай ук мәктәпләрдә диннәр тарихы дәресләрен укытканда, соңгы елларда халыкның дингә омтылышын, әхлак нормаларын кайтаруда аңа ышаныч белдерүен, ата-аналарның, укучыларның дини йолаларны үтәүгә күбрәк тартылуын да искә алмый мөмкин түгел.

Дин әһелләре әзерләү белән дини уку йортлары шөгыльләнә. Ә мәктәп эшчәнлегендә диннең урынын билгеләү, аңа мөнәсәбәт формалаштыру, динне файдалану алымнарын билгеләү бурычы тора.

Без мәктәптә дингә кагылышлы эшләрне башкарганда, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотып эш итәбез:

  1. Дин кабул итү, аның кануннарын үтәүнең һәр шәхеснең вөҗдан ирегенә бәйле булуы.
  2. Барлык мөмкинлекләрне һәм чыганакларны файдаланып, диннәр тарихын өйрәнү, аларга хас үзенчәлекләрне һәм аларның әһәмиятен күрсәтү.
  3. Дин тотучыга комачауламау, ярдәм итү. (Дин тоту укучыга тискәре йогынты ясамаска тиеш.)
  4. Дини гореф-гадәтләрне тәрбия эшендә куллану.
  5. Толерантлылык, динара мөнәсәбәтләрдә ихтирамлылык, милләтләр бергәлеге таләпләренә тугры булып, фән гыйлемнәрен дини мәдәният алымнары белән бергә алып бару.

Дәресләрдә диннәр тарихын гына түгел, ә дини мәдәниятне дин, фән, моң, мәгърифәт белән тыгыз бәйләнештә алып барганда гына без әхлакый яктан камил балалар тәрбияли алабыз.

Дин һәм фәннең үзара бәйлелеге, шулай ук сүз, дәгъват, үгет-нәсихәт һәм бу мәсьәләне яхшы белүче, мәгърифәтле мөгаллим-укытучы – төрле афәтләргә каршы көрәшүче төп көч. Вөҗдан – әхлак эчтәлегеннән торган дин, акыл-әхлак эчтәлеген хасил иткән фән балаларга аңлатылса, алдыбызда хакыйкать ачылыр. Россиядә меңнәрчә дин әһеле, галиме бар. Ни кызганыч, дин әһелләренең күбесе – фәнне, галимнәрнең шактый өлеше динне белми.

Алда әйтелгәннәрне истә тотып, мин үз эшемне, иң беренче чиратта, бу өлкәдә булган белемнәремне барлаудан һәм яңаларын туплаудан башладым. Тарих укытучысы буларак, диннәрнең килеп чыгу һәм яшәү тарихы миңа яхшы таныш. Һәр диннең нигезен ныклап өйрәнү өчен мин диннәрнең төп Китапларын укуны максат итеп алдым.

Эшемнең алдагы этабында мин дәреслек материалын ныклап өйрәнеп, дәрес эшкәртмәләре һәм күрсәтмә материал булдырдым.

Диннәр тарихы дәресләрендә төрле дәрес формалары: лекция, диспут, экскурсия, интервью-дәрес (укучылар биш минут эчендә үзләрен кызыксындырган сораулар әзерли, укытучы сорауларга җаваплар бирә) һ.б. кулланам.

Укучыларның белемнәрен ачыклау һәм ныгыту өчен дә төрле эш формаларына мөрәҗәгать итәм. Тест, эссе, кроссвордлар чишү, рефератлар һәм чыгышлар, төрле темаларга презентация проектлары әзерләү, тәрбия сәгатьләрендә чыгышлар ясау – шуларның кайберләре.

Дәресләрем үстерелешле, проблемалы һәм гамәли характерда үтә.

Фәнне тагын да тирәнтен укыту, укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыру өчен, күптөрле алымнар кулланырга тырышам. Шул нисбәттән, дини чыганаклар белән таныштырам, укучыларның тормыш тәҗрибәсен кулланам, мәктәптән тыш вакытларда дин әһелләре белән очрашулар, гыйбадәтханәләргә сәяхәтләр оештырам. Анда катнашу-катнашмау һәр укучының үз эше, ягъни бу – шәхеснең вөҗдан ирегендә.

Аллаһы Тәгалә, барлык милләтләргә, кабилә-ыруларга тигез карашта булып, дус яшәргә, бер-беребезне өйрәнергә, күршеләрнең яхшы гамәлләрен үзеңдә булдырырга кушкан. Без бик кечкенә планетада яшибез, барыбыз да – Адәм (гс) балалары. Бу җирдә нинди тереклек бар, барысы да – Аллаһы Тәгаләнең гаиләсе. Күлдә коенсаң, чишмәдән алып су эчсәң, аңа төкермисең бит. Димәк, дин аша әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләнә.

Үзенең улын тәрбияләүчегә киңәш биргәндә Готбә бине Әбу Суфьян: “Минем улымны тәрбияләү синең үз-үзеңне тәрбияләү булсын. Чөнки алар бөтен нәрсәгә дә синең күзең белән карый. Син хуплаганны хуплый, син начар дип тапканны начар диләр”, – дип әйткән. Бу дәресләрне укытканда, башка дәресләрдәге кебек үк, укытучының шәхси үрнәге дә зур роль уйный.

Әлеге дәресләр аша балалар сектантларны, тылсымчы-сихерчеләрне, багучыларны да танырга өйрәнә. Чөнки бүгенге көндә төрле-төрле секталар барлыгы мәгълүм һәм аларның бурычы бер генә: традицион булмаган ят диннәрдән файдаланып, яшьләрне җәмгыятьтән, ата-анадан аеру, хәтта илдә булган нәрсәләргә каршы кую. Әлеге секталар исламга да, православие диненә дә каршы чыга. Алар хезмәт итмәскә, ата-ананы тыңламаска куша. Мондый чит идеологиягә каршы көрәш илебездә төрле юнәлешләрдә алып барыла. Радио-телевидение, матбугат аша ят диннәргә каршы чыгышлар ясала.

Әхлакый тәрбияне һәр дәрестә, һәр тәрбия чарасында алып баруның әһәмиятен танып, бу өлкәдә гаиләнең дә тоткан урынын аерып күрсәтәсем килә. Һәр бала динле булып туа, ә ата-анасы аны я мөселман, я яһүд, я христиан динен тотучы итеп тәрбияли. Шуңа күрә гаиләләр белән дә даими эш алып бару зарур. Аларны дәресләргә чакырам, ата-аналар җыелышларында чыгышлар ясыйм, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә тырышам.

Алда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, диннәр тарихы дәресләре кешелек җәмгыятендәге әхлакый нигезләрнең әһәмиятле состав өлеше булган халыкара, милләтара татулык һәм төрле дин тотучылар арасында түземлелек, әхлаклылык кыйммәтләре тәрбияләүдә искиткеч зур әһәмияткә ия.

Гөлзия СӘЛӘХЕТДИНОВА,

Мамадыш районы Көмеш Күл урта мәктәбенең тарих укытучысы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан  

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы