Үз илең – гөлстан

23 март 2012 ел 10:14

Безнең болгар-кыпчак бабаларыбызның бик күптәннән үз дәүләтчелеге булган. Татар халкының тарихи-милли бишеге саналган Болгар иле яисә Идел Болгарстаны IX гасырда ук төзелә. Көнчыгыш Европадагы иң беренче дәүләт була бу. Яңа ил чагыштырмача тиз арада сәяси, икътисади, мәдәни яктан нык үсеш ала. Борынгы күп кенә тарихи чыганакларда ул “Бөек Болгар” дип телгә алына. Аның башкаласы турында XI йөз галиме Мәхмүт Кашгари “Болгар – төрки шәһәрләреннән мәшһүр бер шәһәр” дип язып калдыра. Болгарны ул үзе төзегән дөнья картасында да күрсәтә.

XIII–XIV йөзләрдә Болгар Алтын Урда биләмәсендә була. Ә 1445 елда Болгарның һәм Алтын Урданың дәвамчысы булган Казан ханлыгы барлыкка килә...

Аңлашыла ки, бик электән үк утрак тормышка күчеп, мөстәкыйль ил-дәүләт корып яшәгән халыкның фольклорында да бу темага кагылышлы әсәрләр зур урын алып торалар. Безнең күпсанлы мәкальләребездә берләшеп, ил булып яшәүнең өстенлекләре раслана, аерым шәхеснең язмышы ил язмышы белән аерылгысыз бәйле булуы күрсәтелә:

  • Күп төкерсә – күл булыр,

Күп берексә – ил булыр.

  • Тау билсез булмас,

Адәм илсез булмас.

  • Бердә түгел, илдә көч.
  • Илгә таянган Идел кичәр.
  • Ил көче – Идел көче.
  • Ил аткан таш еракка китә.
  • Ил белән этәргәч, тау күчкән.
  • Очырырга җил көчле,

Көрәшергә ил көчле.

  • Илдә булса, үлмәссең,

Илсез көнең күрмәссең.

  • Иле иркеннең көне иркен.
  • Ил белән килгән бәла авыр түгел.

Туган илне сөю, ватанчылык хисе – кеше күңелендәге иң изге, иң нечкә һәм иң олы хис. Халык аны әхлакый сыйфатларның иң югарысы итеп исәпли. Туган илнең якынлыгы, газизлеге турында сөйләүче мәкальләргә хис-тойгы тирәнлеге, самимилек хас:

  • Ватан барыннан да газиз.
  • Ватансыз кеше – бакчасыз сандугач.
  • Туган җирдәй җир булмас,

Туган илдәй ил булмас.

  • Үз илең – гөлстан,

Кеше иле – гүрстан.

  • Үз илең – үз анаң,

Үзгә ил – үги анаң.

  • Илем-җирем булмаса,

Аем-көнем тумасын.

  • Туган туфракка баскан эз суынмый.
  • Үз илем – үземә алтын.
  • Илнең әреме дә хуш исле.

Соңгы мәкаль белән бәйләнештә кыпчак ханы Артык турындагы бер риваять хәтергә килә. Артык хан – “Игорь полкы турында җыр” әсәренә дә кереп калган Кончак ханның атасы. Ул үзенең 45 меңлек атлы гаскәре белән грузин патшасы Давид IV гә Грузияне азат итүдә хәлиткеч ярдәм күрсәтә, кызын Давидка кияүгә бирә һәм, зур дәрәҗәгә ия булып, озак вакыт Кавказда гомер сөрә. Бервакыт туганы Сырҗан аны үз җиренә – Кыпчак даласына чакырырга килә. Ләкин күпме үгетләсә дә, Артык һич ризалашмый. Шуннан Сырҗан моңа куенына тыгып килгән бер учма дала үләнен суза. Кипкән әрем сабагын иснәүгә, Артык хан, бер сүз дә әйтмичә, иярләнгән аты янына ташлана. Көне-төне чабып, туган даласына кайтып җиткәч, ул: “Чит җирдә солтан булганчы, үз илеңдә олтан бул икән”, дип әйткән, ди.

Әйе, ватанчылык хисен халык байлык, дәрәҗә кебек нәрсәләрдән чагыштыргысыз өстен куя. “Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән ил артык”, “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил”, “Туган илдә яшәмәгән яшәү кадерен белмәс”, “Былбылны алтын читлеккә япсаң да, үз тал-тирәген сагынып сайрар” кебек мәкальләр дә моны бик ачык күрсәтәләр.

Туган илдән аерылу, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр булу, халык карашынча, кеше башына килә торган бик зур бәхетсезлек булып санала. Мондый эчтәлектәге әсәрләр шушы фаҗигале язмышны кичергән татар халкының ачы тәҗрибә авазы кебек кабул ителәләр.

  • Иң зур сагыш – Ватан сагышы.
  • Читтә йөргән тарыгыр,

Туган илен сагыныр.

  • Ачтан үлсәң дә, туган илеңне ташлама.
  • Дөнья киң дип таралма, таралган тарыны тавык чүпли.
  • Илгә сыймаган баш –

Иделгә баткан таш.

  • Иленнән аерылган –

Канаты каерылган.

  • Иленнән аерылган җиде ел елар,

Иленнән аерылган үлгәнче елар.

         Ватанга мәхәббәт хисен халык ниндидер якынча төшенчә итеп аңламый. Бу мәхәббәт кешенең эш-гамәлендә төгәл гәүдәләнеш табарга тиеш. Ватан шәхес турында кайгыртучанлык күрсәткән кебек, шәхес тә үз Ватанының иминлеге, байлыгы һәм көчле булуы турында кайгыртырга бурычлы. Менә шушы идея халыкның күп кенә мәкальләре аша кызыл җеп булып үтә. “Ил көенгәндә көен, ил сөенгәндә сөен”, “Ватанга хезмәт – үзеңә хезмәт”, – ди халык. Мондый мәкальләрдә без “ир-егет” шәхесе белән еш очрашабыз. Ул Ватан-шәхес мөнәсәбәтләрендә халыкның идеалын гәүдәләндерүче зат:

  • Ир-егетнең яхшысы ил белән.
  • Ил өметен ир аклар,

Ирнең данын ил саклар.

  • Ирнең даны иленнән,

Халкы белән җиреннән.

  • Ил гамен җыйган ир ил агасы булыр.
  • Ир яхшысы илгә ярый.
  • Ил намусы ир иңендә.
  • Ил барда ир хур булмас,

Ир барда ил хур булмас.

Хуҗиәхмәт МӘХМҮТОВ,

филология фәннәре докторы, профессор,

Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре

"Дин вә мәгыйшәт" гасетасыннан  

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы