“Ят бала була алмый”

24 февраль 2012 ел 13:19

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) бер хәдисендә: “Изгелек кылуда ярышыгыз”, – дип әйткән. Хәзерге вакытта изгелек кылучы кешеләр юк түгел, алар һәр матбугат чарасында диярлек яктыртылып тора. Бу күренеш, әлбәттә, безне куандыра. Әмма дә ләкин, як-ягыбызга карасак, безнең ярдәмгә мохтаҗ булучыларның саны шактый күп булып кала бирә.

Шуны раслап, “Выбор” исемле оешма ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә “Ят бала була алмый” исемле хәйрия концерты оештырды. Чарада танылып килүче җыр-бию коллективлары чыгыш ясады. Араларында – «Шәрык» клубында барлыкка килгән Аxelle исемле рэп төркеме дә бар иде. Чара барышында җыелган акчалар әллә ни күп булмаса да, алар гарип балаларга коляскалар алырга тотылачак. Битараф булмаган яшьләр күбрәк булса, киләчәгебез тагын да яктырак булыр иде дип ышанып калабыз. Яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтса иде.

Ләйсән ГОБӘЙДУЛЛИНА,

КФУның журналистика һәм социология факультеты студенткасы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана