Рәфыйк Мөхәммәтшин: «Мөселманнарның фиркаләре дә, фракцияләре дә юк»

11 ноябрь 2011 ел 18:11

4 декабрьдә илебездә РФ Дәүләт Думасына сайлаулар узачак. Белгәнебезчә, әлеге сайлауларда барлыгы җиде партия катнашачак: “Единая Россия, ЛДПР", КПРФ, “Справедливая Россия, Патриоты России, Яблоко, "Правое дело", дип яза Татарстан Республикасының intertat.ru электрон газетасы.

Россия – күпмилләтле һәм күпдинле ил. Мөселманнар, төрле статистика чыганаклары китергән мәгълүматларга караганда, илебез халкының 10-15 процентын тәшкил итә, бу исә 20 миллионлап кеше, дигән сүз. Димәк, сайлауларда катнашучыларның шактый өлеше мөселманнар. Ә инде аларның дини карашлары әлеге сайлаулар өчен мөһимме? Мөселманнар шушы җиде партиянең кайсысы өчен тавыш бирер?

Әлеге сорауларга җавап табу, шул ук вакытта, сәясәттә дини карашның урыны һәм мөселманнарның төрле партияләргә мөнәсәбәтен ачыклау ниятеннән Россия ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.

– Рәфыйк әфәнде, Россиядә мөселманнарның сайлауларга йогынтысы нинди?

– Россия Конституциясе буенча, партияләр дини һәм милли карашларга корылырга тиеш түгел. Шуңа күрә дә, бүгенге көндә сайлауларда конфессиональ юнәлешне билгеләү шактый авыр. Мөселманнарның фиркаләре дә, Дәүләт Думасында үз фракцияләре дә юк. Шунлыктан, сайлаулар барышында мөселманнарның позициясе нинди, дигән сорауга җавап бирү кыен. Әлбәттә, һәрбер фирка мөселманнар белән үзенчә эшли. Ә менә “ЛДПР”ны алсак, аларны исә мөселманнар тавышын җыю кызыксындырмый. Ул "Россия – руслар өчен" дигән лозунг белән рус милләтчеләре һәм башка шушы юнәлештәге көчләр аша үзенең 10-15 процент тавышын җыя алыр. Бүгенге көндә бу партия, рус милләтчелеге көчәю сәбәпле, "Россия – руслар өчен" дигән лозунг чыгарды, элек ул юк иде.

– Димәк, фиркаләр сәясәте рухи хисләрдән башка гына корыла, дип әйтү барыбер чынбарлыкка туры килеп бетми?

– Менә бу сайлауларның, бәлки, үзенчәлеге дә шулдыр – милли һәм дини чагылышлар күренә башлады. Ә башка партияләргә килгәндә, алар, Россия дөньяви дәүләт булгач, толерант булырга тиеш, дип, дини-милли факторларны күпертми һәм бу дөрес тә.

– Ә кайсы фиркаләр мөселманнарның тавышларына күбрәк өмет итә ала, дип саныйсыз?

Мөселманнарда гына түгел, башка дингә инанучылар арасында да тавышлар төрле юнәлештә бүленәчәк, дип әйтергә мөмкин. Гадәттән тыш хәл кебек күренсә дә, коммунистлар өчен өлкән яшьтәге мөселманнар арасында тавыш бирүчеләр шактый булыр, дип уйлыйм. Чөнки хәзер инде коммунистлар дигән сүз – ул большевизм түгел. Программаларына карасак, алар Европаның социаль демократларына якын. “Коммунистлар – атеистлар, шуңа күрә аларга мөселманнар тавыш бирергә тиеш микән?”, – дигән мәсьәләне күтәрү хәзер бик үк дөрес булмас иде.

– Дөньяви дәүләттә үз фиркаләре дә булмаган төрле дин тотучыларның, шул исәптән мөселманнарның дини ихтыяҗларын кем кайгыртырга тиеш соң?

Ихтыяҗларны канәгатьләндерү ул – бүгенге көндә илдә конфессиональ сәясәт булдыру, дигән сүз. Конфессиональ сәясәт – бөтен диннәргә дә тигез карау. Әлбәттә, Россиядә тигез караш бармы дигәндә, аны тәгаен генә әйтү җиңел түгел. Ә менә Татарстанны аерып караганда, бездә андый сәясәт алып барыла, дип әйтә алабыз. Мәсәлән, Мәскәүне алыйк. Бүген анда өч мәчет эшли, ике миллионнан артык мөселман яши. Корбан бәйрәмендә 70 меңнән алып 100 меңгә кадәр кеше урамга җыела. Корбан чалу өчен урын кирәк. Шул ук вакытта православ чиркәве "Адым саен чиркәү" программасын тормышка ашырырга җыена, ике йөзләп чиркәү салабыз, диләр. Хәзер анда тугыз йөзләп храм бар. Чагыштыру өчен Европаны алыйк. Лондонда ике миллионлап мөселман яши, бөтен Англиягә дүрт йөзләп мәчет бар. Парижда мәчетләр саны әллә кайчан инде йөздән артып китте. Мәскәү – мөселманнарның проблемаларын көзге кебек чагылдыра. Төбәкләрдә дә бар ул проблема, мисал өчен, аларның да кайберләрендә мөселманнарга мәчет салырга җир бирмиләр. "Бердәм Россия" кебек күп тавыш җыярга омтылган фиркаләргә дин вәкилләрен борчыган хәлләргә күбрәк игътибар итү кирәк булачак. Бу – мәҗбүри эш, чөнки мөселманнар Россиядә артканнан арта бара. Статистика буенча, XXI гасырның 50 нче елларына алар 25-30 процентка артыр, дип фаразлана. Бүгеннән үк инде дини проблемаларны инкарь итү мөмкин түгел.

– Ничек уйлыйсыз, киләчәктә, әйтик, Татарстаннан берәр дин әһеле депутат булып сайланырмы?

– Бүгенге көндә РФ Дәүләт Думасында мөселман фракцияләре юк. Шуңа күрә дә дин әһеле турыдан-туры депутат була алмый. Мөселман фракциясе булмаса да, Думада мөселман зыялылары эшләргә тиеш. Мөселманнарның мәнфәгатьләрен эчтән аңлап, аларның проблемаларының чишү юлларын күрсәтүче шәхесләр, әлбәттә, кирәк.

Айзирәк ГӘРӘЕВА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы