Татарлар арасында мөселманнарның соңгы хәлифе солтан Габделхәмид II белән күрешкән, аның белән якыннан аралашкан шәхесләр аз була. Шуларның берсе – ахун, дәмулла Нургали Хәсән әл-Буави (Хәсәнов Нургали) (1852–1919). Ул 1917 елгы революциягә кадәр танылган дин һәм жәмәгать эшлеклесе, заманына күрә билгеле кешеләренең берсе була. Аның тормыш юлы гаять тә кызыклы.
Бүгенге көнгә хәтле сакланган тарихи мәгълүматлар буенча, ул 1852 елның 8 ноябрендә Татарстанның хәзерге Апас районындагы Морзалар авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне әтисе Хәсән хәзрәт мәдрәсәсендә ала. Аннары Казандагы IV Җәмигъ мәчете (хәзерге “Зәңгәр мәчет”) каршындагы Исхаковлар мәдрәсәсендә укый. 26 яшендә Бохара шәһәренә китеп, “Мир – Араб” югары мөселман дини мәдрәсәсен тамамлый һәм зур гыйльми дәрәҗәләргә ирешә.
1886 елның 12 декаберендә Нургали хәзрәт Буаның I мәхәллә мәчетенә имам-хатыйб һәм “Нурия” мәдрәсәсенә мөдәррис итеп билгеләнә. Кыска гына вакыт эчендә ул үзенең киңкырлы эшчәнлеген җәелдереп җибәрә.
Мәдрәсәсенең даны тирә якларга да тарала. Анда Сембер (Ульяновск), Казан губернияләреннән генә түгел, илебезнең ерак өлкәләреннән дә, мисал өчен, хәтта Әстерхан губерниясеннән дә шәкертләр килеп, тирән дини белем ала. 1913 елны гына да биредә унике укытучы җитәкчелегендә өч йөздән артык шәкерт укый. Үзенең киңкырлы эшчәнлеге өчен аңа Оренбург мөселманнарының Дини идәрәсе тарафыннан ахун дәрәҗәсе бирелә.
Нургали хәзрәт күп сәяхәт итә, шул исәптән, хаҗ сәфәренә дә бара. Күп кенә шәһәрләрдә туктап, галимнәр белән күрешә. Истамбулда мөселманнар хәлифе солтан Габделхәмид II тарафыннан чакырылып, изге Рамазан аен аның сараенда үткәрә. Анда илнең төрле сәясәтчеләре, галимнәре, җәмәгать эшлекләре белән аралаша. Хәлиф белән динебезнең кыйммәтле ядкарьләрен, рәсүлебезнең (с.г.в.) хыркасын зиярат итә.
Заманында аның фикъһ (хокук белеме) һәм мантыйк (логика) буенча дәреслекләре популяр була. Шулай ук ул, ишан буларак, күп кенә мөридләр дә тәрбияли.
Нургали әл-Буави 1919 елның 19 маенда вафат була. Буа шәһәренең татар зиратында җирләнә. Аның эшчәнлеген ике улы – Гыясетдин (1889–1922) һәм Ибраһим (1895–194?) дәвам иттерә.
Рәшид МАЛИКОВ,
ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты аспиранты