Фәйзелхак Ислаев: “Кешене диненнән яздыру – зур гөнаһ”

21 октябрь 2011 ел 10:20

Тулы исеме: Фәйзелхак Габделхак улы Ислаев

Туган елы: 1946 елның 2 гыйнвары

Туган ягы: Пермь өлкәсенең Октябрь районы Уразмәт авылы

Фәнни дәрәҗәсе (учёная степень): тарих фәннәре докторы (2005)

Фәнни исеме (учёное звание): өлкән укытучы (1983), доцент (1988), профессор (2007)

Хезмәт юлы: Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы институтының укытучы-доценты (1983-1993), гуманитар факультет деканы (1990-1992), Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре (1993-1998), Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү һәм яңадан хәзерләү институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире, профессоры (1998 елдан алып бүгенге көнгә кадәр), “Мәгариф” журналының редколлегия әгъзасы (2007 елдан).

Басылып чыккан хезмәтләре саны: 9 китап һәм ике йөзгә якын мәкалә.

Дөнья күргән кайбер китаплары: «Джихад татарского народа» (1998), «Православные миссионеры в Поволжье» (1999), «Ислам и православие в Поволжье XVIII столетия: от конфронтации к терпимости” (2001), “Ислам и православие в России. XVIII век” (2004), “Батырша восстаниесе: 1755 ел” (рус (2004) һәм татар (2005) телләрендә), “Я и моя родословная” (2009) уку әсбабы.

–  Сезнең 1999 елда Татарстан китап нәшриятында “Идел буенда православие миссионерлары” (“Православные миссионеры в Поволжье”) дигән монографиягез дөнья күргән иде. Әлеге китапта сүз ниләр турында бара?

–  Патша Россиясе идеологиясендә дин, хөкүмәтнең басып алу сәясәтенә нигез буларак, мөһим урынны алып торган. Империядәге рус булмаган халыкларны рухи коллыкка төшерү хәрәкәте Пётр I заманында аеруча көчәя, беренче рус императоры үлгәннән соң, 1731 елда “Комиссия новокрещёнских дел”, соңыннан “Новокрещёнская контора” төзү белән бу эшкә үзенә күрә бер йомгак ясала. XVIII гасыр уртасында бу контора Идел буе халыкларын һәм Россиянең башка төбәкләрендәге рус булмаган халыкларны көчләп чукындыруда төп рольне уйный. Әлеге теманы өйрәнеп, шушы монографияне бастырганчыга кадәр, бу миссионерлык оешмасының тарихы бик аз яктыртылган иде. Сәбәбе – Русия тарихындагы динара мөнәсәбәтләрне беркатлы, дәүләтне һәм православ чиркәвен иделлаштырып күрсәтү теләге. Бу патша заманына да, совет чорына да хас әйбер.  Шуңа да карамастан, әлеге тема Россиядә актуальлеген аз гына да югалтмый. Тарихны белмәү халыклар арасындагы дуслык-татулык мөнәсәбәтләренә нигез була алмый.

–   Төгәлрәк итеп әйткәндә, әлеге хезмәттә нинди проблемалар тикшерелде?

–   Төрле чыганакларга нигезләнеп язылган бу хезмәттә әлеге “Новокрещёнская контора”ның утыз өч еллык (1731-1764) тарихы өйрәнелде. Мин игътибар үзәгенә татар һәм Идел буенда яшәүче башка халыкларны чукындыруның төрледән-төрле ысуллары, “инородцы” дип аталган халыкларның бу афәткә, рухи көчләүгә актив каршылык күрсәтүен алдым. Китапның аерым бүлекләре “Контора”ның мәгълүм идарәчеләренә (Дмитрий Сеченов, Сильвестр Гловацкий, Евгений Скаловский, Лука Канашевич – Аксак Каратун), Батыршаның баш күтәрүенә багышланды. Әлеге китап киң катлам укучыларга атап язылды, ул марилар, чувашлар, татарлар һәм руслар өчен дә кызыклы. Китап тарихыбыздагы билгесез күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итәчәк.

–  Татар дөньясында күптәннән бер бәхәс бара: керәшен кардәшләр “без үзебез теләп чукындык, бу Явыз Иван заманына кадәр үк булган хәлләр”, диләр. Сез әлеге мәсьәләдә нинди дә булса чор идеологиясе тәэсирен күрмисезме?

–  Идеология – ул шундый көчле корал ки, ул кеше аңына кереп урнаштымы, аннан котылу искиткеч авыр. Христиан миссионерлары “сезнең ата-бабаларыгыз православие динен бик күптән кабул иткән” дигән ялган фикерне керәшен кардәшләр аңына нык сеңдергәннәр, гәрчә моны раслаучы бер генә факт та юк. Мин әлеге чор идеологиясе мәсьәләләрен 2001 елда Казан дәүләт университеты нәшриятында дөнья күргән “Ислам и православие в Поволжье XVIII столетия: от конфронтации к терпимости” дигән аталган китабымда яктырттым. Кызыксынучылар өчен әлеге хезмәттәге бүлек исемнәрен дә санап узуны кирәк дип саныйм: “Ислам и православие в России в первой трети XVIII столетия”, “Время новокрещёнской конторы”, “Движение сопротивления против духовного насилия”, “Религиозная политика государства во второй половине XVIII века”.

– XVIII йөз патшаларының, шул исәптән реформатор Пётр I шул чордагы милли һәм дини сәясәткә мөнәсәбәтләре ничек булган?

–  Беркемгә дә сер түгел: Явыз Иван һәм аннан соң тәхеттә утырган рус патшалары үзләренең төп дошманы, шул исәптән дин дошманы итеп татарларны санаган. Бу хакта шул заманның Европа тарихчылары гына түгел, прогрессив карашлы рус кешеләре дә язып калдырганнар. Шундыйларга профессорлар В.А.Ключевскийны, С.М.Соловьёвны да кертергә була. Татарларны көчләп чукындыру эше Пётр I патшалык иткән заманда аеруча көчәя. Әле генә сез телгә алган китабымда моны тормышка ашыруның төрле формалары күрсәтелгән. Бу – морзаларның, йомышчы татарларның (служилые татары) җирләрен тартып алу, салым салу, православие динен кабул итүчеләрне армия хезмәтеннән азат итү; бүләкләр бирү, акча түләү һ.б. Пётр I дә, синод та “тимер куллар белән” мөселманнарны һәм мәҗүсиләрне чукынырга мәҗбүр иткәннәр.

–  Пётр I үлгәннән соң эшләр ничек бара?

– Бу эш Пётр I үлгәч, патшабикә Анна Иоанновна, аның кызы Елизавета Петровна патшалык иткәндә дә тукталмый, шушы елларда Идел буенда яшәгән халыкларны күпләп чукындыру оештырыла. “Прәннек һәм чыбыркы” алымыннан тыш, агарту-аңлату эшләре дә киң җәелдерелә. Дөрес, моның нәтиҗәсе зур булмый, бигрәк тә сыйфаты ягыннан. Мәсәлән, Казан митрополиты Сильвестр болай яза: “Чукындырылган татарлар мөселман туганнары белән йөрешәләр, шуңа күрә чиркәүгә барырга вакытлары калмый. Мөселман сәүдәгәрләре православие динен кабул иткән татарларны үзләре белән товарга йөртә. Казанның Татар бистәсендә дүрт мәчет бар, алар да христианнарга кире йогынты ясый”.

– Патша властьлары белән синод бергә Идел буе мөселманнарын чукындыру өчен нинди алымнар уйлап таба?

– Мисал өчен, 1731 елның 23 августында, синод указы нигезендә, Казан губернасындагы халыкларны чукындыру эше белән шөгыльләнәчәк комиссия төзелә. Комиссиянең эш урыны итеп 1556 елда Успенский монастыре салынган Зөя (Свияжск) шәһәре сайлана. Соңыннанрак бу комиссияне “Новокрещёнская контора” дип атыйлар. Бу контора 1731-1764 елларда эшли һәм мөселманнар, мәҗүсиләр арасында иң яман эз калдырган дини оешма итеп хәтердә кала. Бу контора бик зур уңышларга ирешә. Башта, әлбәттә, православ динен кабул итүчеләр саны бик күп булмый. Мәсәлән, 1731 елда нибары 108 кеше чукындырыла, моның өчен аларга акча, кием-салым бирелә. 1732 елда христиан динен 201 кеше кабул итә. Әле генә чукындырылган кешеләр кире үз диннәренә кайтмасыннар өчен алар христианнар күпләп яши торган урыннарга күчереләләр. 1747 елда христиан динен кабул итүчеләр саны 107 меңнән артып китә. Бу искиткеч зур сан. Барлыгы шушы контора эшләгән елларда православ динен кабул итүчеләр саны 400 мең тирәсе, шулар арасында татарлар саны 12 меңнән артыграк.

– Монографиянең өченче бүлегендә (“Движение сопротивления против духовного насилия”) ниләр турында сүз бара?

– Әлеге бүлек, югарыда әйтелгәнчә, көчләп чукындыруга каршы мәҗүсиләрнең (удмурт, мари, мордва, чуваш) генә түгел, мөселманнарның да баш күтәрүләренә багышланган. Миссионерларга каршы тору башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Шулардан берничә мисал. 1747 елда Казандагы Татар бистәсе, Кама аръягындагы 17 авыл, көчләп чукындыруга, христиан динен кабул итүчеләр өчен өстәмә чамасыз артык салымнарга, лашманчылыкка каршы восстание әзерли башлый. Тик халык ризасызлыгын сизгән җирле администрация Татар бистәсенә, авылларга гаскәриләр урнаштырып восстаниене кичектерә алалар. Мөселманнар арасындагы көчле ризасызлык 1755 елгы Батырша мулла җитәкчелегендәге восстаниегә китерә. Восстаниенең үзәге – хәзерге Башкортстан республикасы һәм Пермь краеның көньяк районнарындагы татар һәм башкорт авыллары. Әлбәттә, мондый чыгышлар уңышлы тәмамланмый һәм моның объектив сәбәпләре бар. Шулай да алар эзсез генә үтми. Батырша восстаниесе нәтиҗәсендә өстәмә салымнар юкка чыгарыла, мәчетләр төзергә рөхсәт ителә, ә иң данлыклы миссионерлардан Лука Канашевич һәм Сильвестр Гловацкий эшләреннән алына. Моңа Пугачёв чуалышлары да өстәлә. Әби патша халыкны тынычландыру өчен кайбер ташламалар ясарга мәҗбүр була. Мәсәлән, Уфада мөфтият оештырыла. 1783 елның 28 гыйнвар фәрманы белән Екатерина II татарларга үз арасыннан ахуннар сайларга рөхсәт итә. Лука Канашевич боерыгы белән бик күп мәчетләр җимерелсә, Екатерина II исә мәчетләр салырга рөхсәт бирә. Ә мөфтият бер генә мәчет тә булмаган Уфа шәһәрендә (1789 елның 4 декабрендә) ачыла. Әлбәттә, мондый ташламалар патшабикә мөселманнарга мәрхәмәтле булган, дип уйларга җирлек тудырмый. Шулай да Екатерина Икенчене татарлар Әби патша дип юкка гына атамаган. Шул уңайдан В.Ключевскийның: “Екатерина II вакытында хөкүмәтнең тырнаклары бүре тырнаклары булудан туктамады, әмма хөкүмәт халык тиресен кулның арт ягы белән сыйпый, ә беркатлы халык моны ананың яратып сыйпавы дип кабул итә”, – дигән сүзләрен искә төшерү урынлы булыр.          

– Сез 2005 елда КДУда (хәзерге Казан (Идел буе) федераль университеты) “Россия дәүләтенең дини сәясәте һәм Идел-Урал төбәгендә аның тормышка ашырылуы (XVIII гасыр)” дип исемләнгән темага докторлык диссертациясе яклаган идегез.

– Бу – совет заманында телгә алырга да ярамаган, мөселманнарны чукындыру мәсьәләләренә багышланган гыйльми хезмәт. Мин әлеге хезмәтемдә күп кенә чыганакларны беренче тапкыр әйләнешкә кертеп, дәүләт тарафыннан якланган миссионерлык эшенең асылын ачтым. Тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров минем фәнни киңәшчем булды. Аңа һәм башка коллегаларга мин бик рәхмәтле, чөнки мондый хезмәтне диссертация итеп яклау өчен батырлык кына җитми, галимнәрнең уңай бәяләве дә бик мөһим.

–  Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! 

Әңгәмәдәш – Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Батыр: Бездә үзара тынычлык дию ул, бер шигарь генә түгел, ә көндәлек тормышыбыз

«Милли яки дини каршылыклар кухнядагы шовинистик анекдотлардан башлана»

14 октябрь 2014 ел 09:17

Дин – бәхеткә илтүче юл

08 август 2014 ел 11:16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана