Казан Халыкара мөселман кино фестиваленең конкурс программасына Татарстаннан бер генә фильмның сайланып алынуы шау-шу кузгатты бугай. Кемнәрдер кырык иләктән үткәрүче жюри төркеме татар мохитен, аның яшәешен аңламый дигән фикер үткәрде, кемнәрдер акча капчыгының сай булуына сылтап калдырды. Кайберәүләр, “Бибинур”ны кабатларлык башка татар фильмы тумаячак, дип фаразлады.
Ни өчен нәфис фильмнарны быел конкурстан тыш программада гына карыйбыз соң? Ә документаль һәм нәфис фильмнар төшерелгән ләбаса. Салават Юзеев, Рамил Төхфәтуллин, Дмитрий Тарханов, Дамир Барышевларның иҗат җимешләре туган бит әнә! Аларны тамашачы “Татарстанда төшерелгән фильмнар” дигән исем астында билгеле бер көндә карый алачак. Шулай ук Үзбәкстанда төшерелгән фильмнарга да билгеле бер вакыт каралган.
Режиссёр Рамил Төхфәтуллинның Казан халыкара мөселман кино фестивалендә беренче генә катнашуы түгел инде. Быел тамашачы аның “Алтын шимбә”сен карый алачак, әмма конкурстан тыш программада. Фильмның ни өчен сайлап алу комиссиясе аша үтмәвен ул үзе дә аңлый алмый.
– Минемчә, фильмнар жюри рәисенең зәвыгына карап сайлап алына, – ди Рамил әфәнде. – Ә мөселман кино фестиваленең жюри рәисе, һичшиксез, мөселман кешесе булырга тиеш. Конкурска үтмәгән фильм хакында кызыксынгач, төшерелгән фильмыгыз фестиваль кысаларына туры килмәде, диделәр. Күрәсең, фильм дини, милли темаларны үз эченә алмагандыр. Бәлки...
“Ә заманында дини, милли темаларны киң яктырткан “Зөләйха”ны фестивальгә алмадылар түгелме?” – дип сорыйм режиссёрдан.
– Әйе, ул вакытта бу фильмны караганнан соң үзара низаг чыгарга мөмкин, диделәр.
Артык дини темага бирелергә дә, шул ук вакытта фәлсәфә куертмыйча даими яшәешне дә чагылдырырга ярамый, ә фәкать алтын урталыкны гына таба белергә кирәк. Күрәсең, безнең мохиттә кино тудыру өчен ниндидер мөгез чыгарырга кирәктер. Рамил Төхфәтуллин күптән инде Мәхмүт Галәүнең “Мөһаҗирләр” әсәре буенча фильм төшерергә тели икән. “Ә аны җиренә җиткереп башкару өчен дәүләт ярдәменнән башка булмый”, – ди ул.
Дәүләтнең кинематографиягә бүлеп биргән акча янчыгы исә ел саен саега бара. “Кызык инде бездә: фестивалебез бар, ә кинобыз юк”, – ди Рамил Төхфәтуллин.
Тагын шунысы да бар: бездә үзең теләгән теләсә нинди темага фильм төшереп булмый. Цензура башыңа баса. Ни өчен мөселман илләренең гадәти яшәеше, көнкүреше турындагы фильмнары конкурс программасына кертелә соң, дигән сорауга менә шуннан чыгып җавап бирергә кирәктер, мөгаен. Мөстәкыйль илнең кинематография өлкәсенә җаваплы һәм төшереләчәк фильмга чын сәнгать әсәре итеп каравы да бик мөһим роль уйный.
Юк, Татарстан режиссёрларын мактарга да, акларга да җыенмыйм. Безгә Иран, Төркия, Америка, Германия илләре кебек гадәти яшәештән менә дигән фильм төшерү өчен кырык тапкыр казанда кайнап чыгарга кирәк. Алай дисәң, күрше Башкортстанда да менә дигән фильмнар туып ята икән ләбаса. Фестивальнең беренче көнендә Булат Йосыповның “13 нче раунд” фильмын карарга туры килде. Режиссёр әйтүенчә, фильмның премьерасын Башкортстанда 26 августта күрсәткәннәр. Режиссёр конкурстан тыш программада Казан тамашачысына әлеге фильмын күрсәтергә дә өлгерде. “Миңа бит конкурста катнашу иң мөһиме түгел, ә сезнең тәэсирне күрү, сезнең фикерне ишетү бик кирәк”, – диде ул.
Күрше республикадагы режиссёрның фикере күпләргә ошады. Ул кайберәүләргә киноның ниндидер бәйгеләрдә урын яулау өчен төшерелмәвен ассызыклап китте.
Кичә фестивальнең конкурстан тыш программасында тамашачы шулай ук Иран, Үзбәкстан, Казахстан, Әзәрбайҗан фильмнарын да карады. Алай гына да түгел, ике көн дәвамында яшь режиссёрларыбыз да көч сынашты әле. Фестиваль кысаларында инде өченче тапкыр Казан халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале уздырылып килә. Элек катнашучылар Россиядән генә булса, быел Украина һәм Казахстан да килеп кушылган. Гран-при иясенә 50 мең сум күләмендә акча бирелә. Фестивальнең иң яшь режиссёры исә IV сыйныфта гына укый икән. Режиссёрларыбыз, үз операторларыбыз юк, шуңа күрә читтәгеләрне чакырырга мәҗбүрбез, дип зарлана идек, димәк, әкренләп кадрлар әзерли башладык кына әле. Алдагысы, кем әйтмешли, Аллаһы Тәгалә кулында.
Алсу ХӘСӘНОВА.
vatantat.ru сайтыннан алынды