Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН: “Болгар ислам академиясе – Россия өчен стратегик проект, ул белем бирүдән тыш, гражданлык позициясен ныгытуны да күз уңында тота”

30 октябрь 2015 ел 16:42

Сентябрь аенда Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасында ясаган чыгышында РФ Президенты Владимир Путин бүген Россиядә традицион ислам нигезләренә таянган дини һәм фәнни-агарту үзәкләрен булдыру заруриятен ассызыклаган иде. Алай гына да түгел, ул дәүләтнең алга таба да илебез традицион ислам динен өйрәнү мәктәбен торгызуда, дини белем бирү системасын формалаштыруда ярдәм итәчәген ышандырды һәм фикеренең дәлиле буларак Татарстан җитәкчелегенең Болгар ислам академиясен булдыру тәкъдимен хуплавын китерде. Октябрь башында Татарстанда дини белем бирү өлкәсенә караган тагын берничә мөһим вакыйга булды. Аерым алганда, Болгарда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелде. Конференция кысаларында ачылган “Изге Коръәнне дөрес уку” яртыеллык һөнәри әзерлек курслары исә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан Болгар ислам академиясен ачуга беренче адым буларак бәяләнде.

Әлеге академиянең төп максатлары, белем бирү юнәлешләре турында Россия ислам институты ректоры, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтша улы Мөхәммәтшин белән әңгәмә кордык.

Рәфыйк әфәнде, Болгар ислам академиясен булдыру идеясе ничек туды, аңа ихтыяҗ бар идеме? Татарстанда югары дини белем бирүгә юнәлтелгән Россия ислам институты, Казан ислам университеты, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бар, югыйсә.

Р.М.: Болгар академиясен булдыру турында сүз чыккач, без аны чираттагы югары уку йорты дип күзалламадык. Бүген дини югары уку йортлары студентларга, нигездә, бакалавр программасы буенча белем бирә. Дөрес, РИИда, мисалга, магистр программасы буенча да әзерлибез, шулай да, чит илләрдәге дини вузларга көндәш булырлык дәрәҗәдә белем бирә алмыйбыз әле. Шуңа бәйле рәвештә, бүген безнең җирлектә югары уку йортларын тәмамлаган студентлар белем алуын кайда дәвам итәргә тиеш, дигән сорау актуаль. Әлеге мәсьәләне хәл итүнең бер ысулы – аларны Индонезия, Малайзия, Төркия, Марокко кебек мөселман илләренә магистр программасы буенча укырга җибәрү гамәлдә. Әмма бу, үз чиратында, көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә, әйтик, студентлар чит илләрдәге төрле дини агымнарга керешеп китәргә, радикаль фикерләр ияртеп кайтырга мөмкин. Дөрес, бу төр идея иярү чит илгә чыгу белән генә бәйле түгел – традицион исламга хас булмаган фикерләр интернет челтәрендә дә киң таралган. Бердәнбер юл – студентларга Россия җирлегендә белем алуга, магистрлык, докторлык диссертацияләре әзерләп яклауга мөмкинлек булдыру. Болгар ислам академиясенең төп максатларыннан берсе шуннан гыйбарәт.

Бу урында тагын бер аспектка игътибар итәргә кирәк. Дөресен әйтик: бүген илебездә мөселманнар арасында бердәмлек юк. Мәгариф өлкәсе исә – мөнәсәбәтләр ачыклаудан югарырак тора торган өлкә. Шул сәбәпле, Бөтенроссия ислам белеме бирү советына кергән югары уку йортлары үзара бердәм. Бүген нәкъ менә Болгар белем бирү һәм Россия мөселманнарын берләштерү үзәге буларак сайланды. Бу бик мөһим дип саныйм.

Димәк, ул академиядә безнең җирлектәге югары дини уку йортларын тәмамлаучылар белем эстәячәк. Ә менә аларны кемнәр укытыр, кадрлар мәсьәләсе ничек хәл ителер?

Р.М.: Башлангыч этапта Болгар ислам академиясендә чит илләрдән килгән мөселман югары уку йортлары галимнәре вахта ысулы белән укытыр дип планлаштырыла. Бу урында шуны билгеләп үтү кирәк: үз илендә эшләгән мөгаллимнәр безгә озакка килә алмый, күп дигәндә, бер атнага килергә мөмкин. Шуңа күрә бер галимне икенчесе алыштырачак. Алар магистрларга лекцияләр укырга, фәнни җитәкче буларак академиядә белем алучылар белән даими элемтәдә торырга һәм хезмәтләрен язуда ярдәм итәргә тиеш булачак. Моннан тыш, чил ил дини уку йортлары белән килешү төзеп, икеләтә диплом программасын булдыру да ниятләнә.

Болгар ислам академиясендә чит ил галимнәре белем бирәчәк, дидегез. Димәк, илебездә мөселман мәгарифе өлкәсендә академия дәрәҗәсендә белем бирерлек әзерлекле кадрлар юк?

Р.М.: Әлбәттә, юк. Бу бик авыр һәм катлаулы процесс. Хәтта Кувәйт, Согуд Гарәбстаны, Катар кебек мөселман илләрендә дә дини мәгариф өлкәсендә докторлар корпусы моннан бары ике дистә ел элек формалашып эшли башлады. Аңарчы аларның барысында да Сирия, Мисырдан килгән докторлар белем бирде. Бүген исә Россиядә дә үзебезнең галимнәр корпусын формалаштыруга ихтыяҗ бар. Моның өчен бөтен дөнья тәҗрибәсен файдалану зарур.

Болгар ислам академиясенең кайда урнашачагы билгелеме?

Р.М.: Әйе, академия “Ак мәчет”тән ярты чакрым ераклыкта бик матур урында урнашачак. Бинаны әлеге мәчет янында ук төзү мөмкинлеге юк, чөнки бу – “ЮНЕСКО” тарафыннан чикләнгән зона. Әлегә аның кайчан төзелә башлаячагы төгәл билгеле түгел. Шушы арада академия бинасы проектына конкурс игълан ителәчәк.

Академия проектын гамәлгә ашыру вакыты тәгаенләнгәнме инде?

Р.М.: Болгар ислам академиясенең юл картасы әлегә тулысынча әзер түгел. Шулай да, бүген Болгарда белем бирү процессын башлар өчен билгеле бер мөмкинлекләр бар. Коръәнне тирәнтен өйрәнүгә багышланган курсларны ачып җибәрүебез дә шуңа бәйле. “Ак мәчет” комплексы янында кимендә 30 шәкертне укытырлык мәдрәсә, шулай ук административ корпус бар. Нинди генә зур дини вузларны алсак та, аларда әзерләнә торган магистрлар, докторлар санаулы. Болгар ислам академиясендә дә бик зур төркем укыр дип күзалламыйбыз – күп булса, 50-60 кешелек төркем булыр. Шул ук вакытта анда фәнни конференцияләр, Россия мөселманнары галимнәре берлеге сессияләре утырышлары, төрле курслар уздыру ниятләнә. Академия бер үк вакытта иң кимендә 200 кеше торып, белем ала торган үзәк булыр, проект эшләре 2016 елдан гамәлгә ашырыла башлар дип көтелә.

Агымдагы уку елыннан Татарстанда урта һөнәри дини уку йортлары бердәм стандартлар нигезендә белем бирә. Болгар ислам академиясе өчен шундый укыту стандарты әзерләү күздә тотыламы?

Р.М.: Бүген югары уку йортларының көндәшлеккә сәләтле булуы турында сүз йөрткәндә, аларда бирелә торган белем дәрәҗәсенең кабул ителгән стандартлардан түбән булмаска тиешлеген аңлыйбыз. Хәзерге вакытта Россия ислам институтында да югары белем бирү буенча стандартлар булдыру өстендә эш алып барыла. Аны әзерләгәндә, иң беренче чиратта, чит ил вузларында кулланыла торган стандартларны, әйтик, Мисырның Әл-Әзһәр, Марокконың шактый борынгы VIII гасырда ук нигез салынган Әл-Карауин университетларындагы укыту программаларын өйрәнәбез, чөнки ансыз көндәшлеккә сәләтле булу, югарыда телгә алынган дини уку йортлары дәрәҗәсенә күтәрелү мөмкин түгел. Болгарда да безнең җирлек шартларына туры килерлек стандартлар буенча эшләрбез дип уйлыйм. Беренчедән, әлеге стандартлар Хәнәфи мәзһәбенә нигезләнергә тиеш. Бу безнең өчен бик мөһим. Ник дигәндә, Россия Президенты тарафыннан үзебезнең ил илаһият мәктәбен торгызу бурычы куелды. Безнең җирлектә элек-электән Абу-Хәнифә мәзһәбенә нигезләнгән мәктәп гамәлдә булган. Болгар ислам академиясе кысаларында да бу традицияләрне дәвам итү күздә тотыла. Дөрес, минемчә, магистрлык, докторлык диссертацияләре темаларының нәкъ менә әлеге мәзһәб кысаларында гына чикләнүе дөрес түгел, чөнки студентлар бакалавриат программасы буенча белем алганда Хәнәфи мәзһәбенең нигезен үзләштерә һәм алга таба ул аны башка мәзһәбләр белән чагыштыру мөмкинлегенә ия булырга тиеш.

Октябрь башында Болгарда ачылган курслар РИИда даими үткәрелә торганнарыннан кайсы ягы белән аерыла?

Р.М.: Хәзерге вакытта Татарстанның 1,5 меңләп мәчетендә хезмәт куючы 3-4 мең имам өчен РИИда даими рәвештә оештырыла торган курслар бик мөһим. Болгарда үткәрелә торган курслар исә авыл имамнарының белемен күтәрү дәрәҗәсендә генә булмавы белән аерыла. Әйтик, Коръәнне тирәнтен өйрәнүгә юнәлтелгән курсларга кабул иткәндә, кешенең махсус дини белеме булуы шарт итеп куелды, ягъни әлеге курсларда мәдрәсәләр, дини уку йортларын тәмамлаучылар укый. Шулай да, мәчетләр каршындагы курслар, мәдрәсә мөгаллимнәрен, имамнарны укыту РИИ, югары дини белеме булганнарны укыту исә академия эше булачак. Шуңа күрә биредә, кабатланмас өчен, вазифаларны бик төгәл һәм ачык итеп бүлү кирәк.

Якын арада Болгарда тагын нинди курслар уздыру ниятләнә?

Р.М.: Октябрьдә башланган курслар киләсе елның мартында төгәлләнәчәк. Аннан соң гарәп телен тирәнтен өйрәнү, шулай ук Диния нәзарәтләренең югары җитәкчелеге өчен менеджмент курслары, дини белем бирү өлкәсенә багышланган берничә конференция уздыру күздә тотыла.

Болгар ислам академиясенең гамәлгә куючылары кем?

Р.М.: Академияне Россия мөселманнарын берләштерә торган 3 үзәк, аерым алганда, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнарының үзәкләштерелгән Диния нәзарәте һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Үз чиратында, әлеге уку йорты аларның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерергә тиеш дип күзаллана.

Проектның бюджет чыгынаклары нинди?

Р.М.: Бүгенгә академиянең бюджет чыгынаклары тәгаен билгеләнмәгән. Россия Президенты тарафыннан Болгар академиясен булдыру фикере хуплангач, төрле фондлар, химаячылар ярдәмендә проектны гамәлгә ашыруга акча табу авыр булмас дип уйлыйм. Хәзерге вакытта Сүриядә барган вакыйгаларны исәпкә алсак, Болгар ислам академиясе – Россия өчен стратегик проект. Ник дигәндә, академия, белем бирүдән тыш, гражданлык позициясен ныгытуны да күз уңында тота. Шуңа аны финанслау юнәлешендә зур авырлыкларга юлыкмабыз дип саныйм.

Икеләтә диплом программасы булдыру турында әйттегез. Аның максаты нинди, кайсы чит ил уку йортлары белән хезмәттәшлек итү күздә тотыла?

Р.М.: Нинди генә күренекле чит ил галимен чакырып, курслар үткәрмик, икеләтә диплом программасыннан башка, Болгар ислам академиясен дөньяда танытуга ирешә алмаячакбыз. Шуңа бүгенгә төп максатларның берсе – безнең белән хезмәттәшлек итәргә әзер чит ил дини университетлары, әйтик, Мисырның Әл-Әзһәр, Марокконың Әл-Карауин, шулай ук Иорданиядәге университетлар белән килешү төзү. Бу бик катлаулы мәсьәлә. Кайбер уку йортларында икеләтә диплом программасы бөтенләй юк. Шуңа хәзер мониторинг уздырып, хокукый яктан килешү төзү җиңелрәк булган вузларны сайлау бурычы тора. Икеләтә диплом программасын булдыру мәсьәләсен хәл итсәк, академиядә студентларны гына түгел, үзебезнең дини югары уку йортларында белем бирүче мөгаллимнәребезне дә бик теләп укытыр идек, чөнки бүген чит илдә магистрлык һәм докторлык программалары буенча белем эстәп кайткан мөгаллимнәр бик аз, классик гарәп вузларында укыган магистрларга һәм докторларга ихтыяҗ гаять зур. Россиядә шәригать фәннәре докторы берәү генә. Алар исә күп булырга тиеш.

Болгар ислам академиясендә кайсы юнәлешләрдә белем бирү планлаштырыла?

Р.М.: Академиядә ислам диненең төрле юнәлешләре – ислам хокукы, хәдис, тәфсир, Коръән, гакыйдә һәм башкалар буенча укыту алып барылачак.

Яңадан төзелгән Мәскәү җәмигъ мәчетен ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин, Болгар ислам академиясе алдына куелган бурычларның берсе – радикаль агымнарның яшьләргә йогынтысына каршы көрәш, дип билгеләп үтте. Бу юнәлештә эшчәнлек ни рәвешле алып барылачак?

Р.М.: Академия экстремизмга каршы турыдан-туры көрәшәчәк дип күз алдына китерү бик үк дөрес түгел. Аның бу юнәлештәге төп бурычы – Россия мөселманнары өчен абруйлы шәхесләр формалаштыру. Исламда остазыңа карата хөрмәт гаять мөһим – остазың сөйләгәннәрне кабул итәсең, тормышка ашырасың. Бу, үз чиратында, бик күп проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Хәзерге вакытта Россиядә яшьләрне “авызына каратып торырлык” авторитетлар юк. Матур итеп вәгазь сөйләүчеләр бар, вәгазь фәнни-популяр өлкәгә карый. Ул да бик кирәк, әмма бу гына җитми. Яшьләргә гыйлем бирүче, һәрбер әйткән сүзгә фәнни дәлил китерә белүчеләр кирәк. Әгәр андый авторитетлар булса, алар яшьләрне үзләренә тартыр һәм яшь буын арасында интернетта “остаз” эзләү очраклары кимер дип ышанабыз. Бу эстремизмга каршы көрәшнең нәтиҗәле чарасы булачак.

Әңгәмәне Ләйсән ИСХАКОВА әзерләде, "Татар-информ"

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана