Йокы әдәбе

29 декабрь 2015 ел 10:04

“Соңгы вакытта начар төшләр еш күрәм. Иртән торгач, шомлы, авыр уйлардан кәефем кырылган була, аннары көне буе борчылып йөрим. Бу мәсьәлә буенча дин әһелләре берәр киңәш бирмәсләр микән? Эльвира”.

Йокы ул – Аллаһының кешегә ял итү өчен биргән бер зур нигъмәте. Кешенең йоклаган вакытта төрле төшләр күрүендә без белеп бетерә алмаган ниндидер мәгънә - хикмәт бар. Бер мөбарәк хәдисендә Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм төшләр турында әйтеп, мондый аңлатма бирә: “Төшләр өч төрле була: “Рахмәни” (Аллаһтан), “нәфсәни” (кешенең көн дәвамында уйлаган гадәти нәрсәләрне күрүе) һәм “шәйтани” (шайтаннан). Әгәр кемдер яхшы, күңеленә хуш килгән төш күрсә, дөреслектә, бу төш Аллаһтандыр. Мондый төшне күргән кеше Раббысына хәмед-сәнә (мактау сүзләре) әйтсен һәм күргәне турында кемгә тели - сөйләсен. Әгәр кеше начар, куркыныч төш күрсә, дөреслектә, бу төш шайтаннандыр. Бу очракта төшнең яманлыгыннан Аллаһка сыенып, Аннан ярдәм сорарга һәм күргәнең турында беркемгә дә сөйләмәскә кирәк. Шулай эшләнсә, төшнең зарары кешегә тимәс”. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм начар төш күрүчеләргә шулай ук “Әгузү-бисмилләһ”не әйтеп, икенче якка борылып ятарга киңәш итә.

Начар төшне инде күргән кеше өчен әлеге хәдис бер киңәш-нәсыйхәт булып тора. Әмма начар төшләр күрмичә тыныч йокларга теләсәк, шәригатьтә каралган “йокы әдәпләре” дип атала торган кагыйдәләрне үтәү мәслихәт. Шушы әдәпләрнең беренчесе - иртәрәк йокларга яту (медицина галимнәре раславынча, организмны ял иттерә торган иң файдалы булган тирән йокы вакыты - ул төннең беренче өлеше (бигрәк тә төнге уникегә кадәрге вакыт аралыгы). Икенче мөһим әдәп - йоклар алдыннан күп ашамау. Тулы карынга йоклау нәтиҗәсендә организм тиешенчә ял итә алмый, шулай ук бу начар төшләр күрүгә дә сәбәп булырга мөмкин. Моннан тыш үзенең бер хәдисендә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу хакта болай ди: “Тулы карынга йоклау күңелнең катылануына, кансызлануына китерә”. Ә хәзрәти Гали ибне Әбү Талиб үз улы Хәсәнгә мондый киңәш биргән булган: “Әгәр шушы 4 нәрсәне онытмыйча тормышыңда куллансаң, авырмассың һәм табибларга мохтаҗ булмассың:

- тамагың ачмыйча табын алдына утырма;

- ашарга утырсаң, өстәл яныннан тукланганчы торып кит;

- ашаганда ризыкны яхшылап чәйнә;

- йокларга ятар алдыннан бәдрәфкә кереп чыгарга тырыш.

Мөһим йокы әдәпләренең тагын берсе - йокларга ятар алдыннан тәһарәт алу (имам Җәгъфар Садыйк билгеләп үткәнчә, тәһарәтле килеш йоклаган кеше өчен аның ятагы мәсҗид хөкемендә булыр, ягъни йокысы гыйбадәт булып саналыр). Төн җитеп йокларга җыенган кеше өй ишеген бикләп, ризык өстен капларга һәм утларны сүндерергә тиеш. Болардан тыш юрганны җиңелчә селкергә, урын-җирне сыпырып алырга да киңәш ителә.

Сөннәт буенча уң як янга ятып, уң кулны яңак астына куеп йоклау дөрес санала. Шулай ятканда йөзең кыйбла тарафына юнәлгән булырга тиеш (шушы рәвешле йоклау мөэминнәр йокысы дип атала). Башың белән кыйблага таба ятып йоклау да дөрес, әмма аякларны кыйблага таба сузып яту дөрес түгел. Шуңа да игътибар итәргә кирәктер: шәригать буенча йөзтүбән (эчкә) капланып йоклау ярамый (моның да начар төшләр керүгә сәбәп булуы ихтимал). Йокы вакытында тәннең ябулы булуын, гаурәт җирләрнең ачылып китмәвен дә кайгыртырга кирәк.

Сөннәткә туры китереп яткач, “Аятел-көрси”не уку бик файдалы. Хәдисләрдә хәбәр ителгәнчә, йоклап китәр алдыннан “Аятел-көрси” укыган кешене фәрештәләр төне буе саклый, җен-шайтаннар исә бернинди зыян сала алмый.

Шунысы да мөһим: йокларга яткач, көн дәвамында башкарылган эш-гамәлләреңне барлап, хата-кимчелекләрең, гөнаһларың өчен тәүбә итеп, Аллаһтан ярлыкауны сорарга, аннары исә сиңа ниндидер начарлык эшләгән, нинди дә булса зыян салган кешеләрне ихластан гафу итәргә кирәк. Бу чиста йөрәк вә тыныч күңел белән йоклап китәргә, төн дәвамында яхшы йокларга һәм ял итәргә ярдәм итәчәк.

Иртән торгач, битеңне кул учлары белән ышкып алырга һәм “Әлхәмдү лилләһ!” дип Аллаһны искә төшерергә кирәк. Торып утыргач, шушы доганы уку сөннәт булып санала: “Әлхәмдү лилләһилләзии әхйәәнәә бәгдә мәә әмәәтәнәә үә иләйһиннүшүүр” (үлем биргәннән соң безне яңадан терелткән Аллаһка мактау булсын, без барыбыз да Аңа кайтачакбыз).

Менә шулай ислам әдәбе буенча йокласаң, иртән торып догасын укып, тәһарәтләр алып яңа көнне каршыласаң, шул көн дәвамында күңелең шат, күтәренке һәм тыныч булыр. Әлбәттә, моның нигез-максаты Аллаһ ризалыгын алу булырга тиеш.

Ришат хәзрәт КУРАМШИН,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана