Болгарда Мәүлид бәйрәме узды

29 декабрь 2015 ел 10:10

Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган Мәүлид бәйрәме Болгарда өченче ел рәттән оештырыла. Болгар Татарстанның ислам тарихы гына түгел, тиздән Россиянең ислам белеме үзәгенә дә әвереләчәк. Мәгълүм булганча, быел Татарстан Президенты Болгарда ислам академиясен төзү турында Указга кул куйды. Бу проект Россия Президенты тарафыннан да хупланды. Киләсе елда академиянең беренче нигез ташы салыныр дип көтелә. Мәүлид ән-Нәби җыенына килгән ТР Дәүләт киңәшчесе, Болгар музей-тыюлыгын торгызу белән шөгыльләнүче «Яңарыш» фонды җитәкчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдинов, Россия Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир хәзрәт Мөхетдинов булачак академия бинасы төзелеше турында фикер алышты.

- Яңа уку йортын «Болгар ислам академиясе» дип атарга килештек, - дип сөйләде Минтимер Шәймиев Мәүлид кунакларына, чөнки дин әһелләре арасында бу сорау бәхәсләр дә уятырга өлгергән иде инде. Хәзер исә мөфтиләр Болгар ислам академиясен кыскартып әйтү-язудан тыелырга, ә «Болгар» сүзен татарча да, русча да «о» хәрефе белән язарга хәл итте.

- Академия урнашачак бинаның беренчел проекты белән таныштык, ул шәкертләр һәм мөгаллимнәр өчен укырга, эшләргә, яшәргә бөтен шартлар тудырылган, дөнья тәҗрибәсендә иң уңайлы бина булырга тиеш. Бу проектка 20 гыйнварга кадәр Диния нәзарәтләре үз теләкләрен җиткерер дип көтәбез. Имамнар, үз чиратында, монда укырга шәкертләр әзерли башласыннар. Болгар ислам академиясен төзү - XVII-XVIII гасырларда бөтен ислам дөньясына абруй казанган татар дин әһелләренең рухи мирасын торгызу. Бүген Татарстан мөселманнарының башка милләтләр, диннәр белән тынычлыкта-татулыкта яшәү тәҗрибәсен таныту мөһим, - диде Минтимер Шәймиев.

Тәлгать Таҗетдинов татар дин әһелләре белән бу очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинны Россиянең баш мөфтие вазифасына тәкъдим итәргә ниятләре белән дә уртаклашты. Россия мөселманнарының берләшүе нәтиҗәсе буларак Болгарда ислам академиясе ачылуы, Татарстанның Россиядә ислам белеме үзәге дәрәҗәсенә дәгъва итүе - әлеге мәсьәләнең актуальлеген тагын арттыра, дип исәпли Тәлгать хәзрәт.   

Мәүлид ай буе дәвам итәчәк

ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән Болгар җире - борынгы бабаларыбыз моннан берничә гасыр элек үз теләге белән ислам динен кабул иткән, Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) сәхабәсе Зөбәер бин Җәгъдә җирләнгән урын. Татарларда Пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үтү электән үк гадәтләнгән. Мәүлид - туу дигән мәгънәгә ия. Пәйгамбәр мөселман календаре буенча өченче ай - рәбигыльәүвәл аеның 12нче көнендә туган, быел ул милади календаренең 23 декабренә туры килә.

- Мәүлид көнен инкарь итүчеләр бар. Коръәндә Аллаһының рәхмәте - Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килүе диелгән. Безнең аның туган көнен бәйрәм итүебез шушы вакыйгага куануыбызны белдерә, - диде җыенда Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарны тәбрик итеп.

Ак мәчеттә Мәүлид бәйрәме имам-хатыйб Руслан хәзрәт Фәрхетдиновның Коръән укуы белән башланып китте. Дин әһелләре Мәүлид ән-Нәби турында сөйләде. Мөхәммәт пәйгамбәрне (с.г.в.) олылап, Дагыстаннан «Нәшидүл Ислам» төркеме, РИУ шәкертләре төркеме башкаруында гарәпчә һәм татарча нәшидләр, җырчы Раяз Фасыйхов башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады, кунаклар бергәләп салаватлар әйтте.

10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк Мәүлид ае буена Татарстанның барлык мәчетләрендә дә шушы вакыйга уңаеннан вәгазьләр сөйләнәчәк, авыл җирлекләрендә, мөселман гаиләләрендә мәҗлесләр үткәреләчәк, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү кебек изге гамәлләр кылуга зур игътибар биреләчәк.

- Бүгенге катлаулы-каршылыклы заманда ислам дине мөселманнарга карап бәяләнә. Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с.г.в.) әхлагын танытып, аның үрнәгендә ислам диненең асылын кешеләргә аңлатырга кирәк, - дип ассызыклый Татарстан баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Болгарда Мәүлид бәйрәме кояш баеп, кич җиткәч Ак мәчет янында урамда зур салют аттыру белән тәмамланды.

Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары 

intertat.ru

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана