Казанда төзекләндерүдән соң тарихи Галиев мәчете ачылды

28 декабрь 2015 ел 10:44

22 декабрьдә Казаныбызның Г. Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә зур тантана булып узды. Мәүлид аена туры китереп борынгы мәчет кабат үз ишекләрен ачты.Татар ислам архитектурасының XVIII гасыр азагы-XIX гасырдагы күркәм үрнәге булып саналган бина ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.

Бөек октябрь революциясенә кадәрге Казанның иң зур мәчетләренең берсе булып торган гыйбадәтханә янәдән төзекләндерелеп мөселманнарны кабул итә башлый. Мәгълүм булганча, мәчет 1798 елда төзе башлый, тарихи ядкарьләребездән санала. Совет чоры вакытында гыйбадәтханә буларак эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр ителгән. Бина җимерек хәлгә килгән иде.

2014 елда Татарстан Президенты карары буенча биредә төзекләндерү-реставрация эшләре башланды. Ел ярым эчендә борынгы бина беренчел кыяфәтенә керде. Стеналар ныгытылды, түбә алыштырылды, инженерлык коммуникацияләре тәртипкә китерелде. Моннан ике гасыр элек калкып чыккан мәчеткә быел җәй аенда  яңа манараларына ай да куелган иде.


Рөстәм Миңнеханов башкарылган хезмәтләр белән тулысынча танышып чыкты. Мәчет территориясен һәм эчке бизәлешне дә карады. Президент җыелган мөселманнарны, кунакларны тантаналы чара белән ихлас котлады. 200 ел тарихка ия булган гыйбадәтханәнең кабат ачылуын Татарстан өчен зур вакыйга дип билделәде. “Мәчет халык, республика һәм динебез өчен хезмәт итәр”, - диде ул. Шулай ук якын арада күршедәге Галиев йорты да яңа сулыш белән яши башлаячагын белдерде.

Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чыгышында мәчетне төзергә ярдәм иткән җитәкчелеккә, Президентка олы рәхмәтен җиткерде.

– Аллаһы Тәгалә безгә бабаларыбыз салган һәм имамлык иткән мәчетне яңадан ачарга насыйп итте. Берара мәчет шактый тузган һәм ташландык хәлдә торды. 2014 елда дәүләт ярдәмендә реставрация эшләре башланды. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы бу эштә зур ярдәм күрсәтте. Пәйгамбәребез салләәаһү гәләйһи вә сәлләм бер хәдисендә әйтә: “Кем Аллаһының ризалыгын өмет итеп мәчет кора, Аллаһы ул бәндәсенең урынын җәннәттә итәр”. Аллаһы Тәгалә мәчет төзүчеләргә үзенең әҗер-савапларын мулдан бирсен. Ике дөнья рәхәтен күрергә насыйп итсен! Мөхтәрәм җәмәгать, без Галиев мәчетенең халкыбызга иман һәм гыйлем нуры биреп торучы бер үзәк булуын телибез. Традицион рухи мирасыбызны, традицион ислам кыйммәтләрен саклап, яклап торучы шушындый тарихи мәчетләр кабат торгызылуга шатланабыз, шөкерләр кылабыз, - диде Татарстан мөфтие.

Соңыннан Галиев мәчетендә бәйрәм намазы укылды.

Галиев мәчете үзенең исемен Галиев фамилияле гаиләдән ала. 1892-1917 елларда имам-хатыйб булып хезмәт иткән Галимҗан Галиев биредә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә нигез сала. Бу мәдрәсә татар, башкорт, казах һәм башка мөселманнар өчен дини һәм дөньяви белем үзәге була.


Муса Мәмәшев акчасына 1798 елда төзелә башланган мәчет 1801 елда гына төзелеп бетә. Халык аны башта «Муса бай» мәчете дип атап йөртә. Ләкин XIX гасырда инде мәчет меценант исеме белән түгел, ә дин әһелләре Сәгыйтовлар нәселенә бәйләп күзаллана. Аларның беренчесе 1810 елда мәхәллә мәдрәсәсе ачкан Сәгыйть бин Әхмәт була. Монда аның уллары да хезмәт иткәннәр.

Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, 1882 елда икенче гильдияле сәүдәгәр Ибраһим Сәгыйть улы Уразаев акчасына мәчет бинасы киңәйтелә: аның көньягында янкорма төзелә. 1897 елда исә икенче гильдияле сәүдәгәрләр Мөхәммәтҗан Ибнамин улы Галиев (1832-1908) һәм Исмәгыйль Гобәйдулла улы Иманкулов (1834-1899) акчаларына мәчет тагын киңәйтелә: бу юлы төньягында да, көньягында да. Шуннан тыш мәчет күп кыеклы түбә белән каплана, өч яруслы манарасы бераз үзгәртелә, ә көньяк янкормасында чатыр белән очланган зур булмаган сигезкырлы башня куела. Янкормалар фасадлары мәчетнең әүвәлге бина фасадлары белән бер стильдә эшләнгән. 1930 елларда манара белән башня җимерелә, этажларны яңадан планлаштырып ясыйлар, интерьерлар сакланмый.


Әмма аның композициясендә классицизм архитектурасының стиль үзенчәлекләре сакланган. Мәчетнең ике катлы таш бинасы бер участокта, урам сызыгына почмак белән урнашкан. Участок киртәсе XIX гасырда чүкеп ясалган һәм биек цокольле таш баганаларга куелган ажур коймадан гыйбарәт. Ике заллы мәчетнең манарасы түбәдә куелган. XVIII гасыр азагында мәчетнең урта өлеше төзелә, аның ике гыйбадәт залы һәм төньягыннан орынган таррак бер вестибюль бинасы була. Залара калын диварга чатыр астындагы сигез кырлы, өч яруслы манара терәлеп күтәрелгән. Вестибюль белән төп бина ике кыеклы түбәләр белән капланган.

"Интертат.ру"


 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана