string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7516.html"
08.08.2014 08:00

Хәлле мөселманнар елына бер тапкыр ярлы дин кардәшләре файдасына үзләренең мал-мөлкәтләреннән 2,5% куләмендә зәкят түләргә тиеш. “Зәкят” “чистарыну” дигәнне аңлата һәм ул исламда үзенчәлекле салым булып тора.

Зәкят түләү исламда фарыз санала, ягъни ирекле рәвештә түләнелә торган сәдака (хәер генә түгел). Бездә булган бар нәрсәнең чын хуҗасы - Аллаһы Тәгалә. Ул сезгә башка мөселманнарга караганда күбрәк өлеш чыгарган икән, димәк, сез үзегездән арткан малыгызны мохтаҗлыктагы кешеләр белән бүлешергә тиеш.

Зәкят кеше көндәлек тормышында файдалана торган милектән – торак, транспорт, кием-салым яки хуҗалык кирәк-яракларыннан түләнми. Зәкятне бары ел дәвамында тотылмыйча сакланган акчасы, алтын-көмешләре, йорт хайваннары, сатыласы милке һ.б. булган кеше генә түли.

Матди яктан хәлсезрәк мөселманнар баераклардан хәер сорарга тиеш түгел, чөнки алар зәкят алырга хокуклы, ә хәллерәкләр исә, аларга милекләреннән өлеш чыгарып, үзләренең дини бурычларын үтиләр.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә зәкят алырга хокуклы кешеләрне билгеләгән. Зәкят бернинди милке булмаган һәм үзләрен туендырырлык акча эшли алмаган фәкыйрьләргә, ярлыларга, үз әҗәтләрен үзләре түли алмаган кешеләргә, күптән түгел генә исламны кабул иткән һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарга, сатып алганнан соң азат ителә торган колларга, үзләрен ислам диненә хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә һәм сәфәрдә мохтаҗлыкка очраган юлчыларга түләнә.

Милектән зәкят түләгәннән тыш, мөселманнар елга бер тапкыр, рамазан ае тәмамланганнан соң, чистарыну сәдакасы да (фитыр зәкяте) түлиләр. Мөселманның әлеге хәерне ярлылар файдасына түләве мәҗбүри булсын өчен, һиҗри ел дәвамында билгеле күләмдә мал-мөлкәте булу шарт итеп куелмый. Шушы төр зәкят түләнә торган бәйрәм көнне генә милегең булу да җитә.

Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәсәлләм мөселманнарны саранлыктан һәм мал җыюга хирысланудан сакланырга өндәгән. Милек җыеп та аннан тиешле зәкятен түләмәгән кешене үлеменнән соң җәза көтә. Зәкят фәкыйрьләрне көнләшүдән, байларны саранлыктан арындырырга һәм җәмгыятьтә ярлылар белән хәлле кешеләр арасында уңай мөнәсәбәтләр булдырырга ярдәм итә.

“Ислам турында сөйләшик” энциклопедиясеннән