string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7517.html"
07.08.2014 12:44

Мамадышка икенче ел инде, Рамазан аенда Төркиядән Коръән-хафиз килде, шәһәребездә үзенчәлекле азан тавышы, Коръән аятьләре яңгырады. Узган ел ике төрек килгән иде.

Кемдер сәләтне еллар буе туплый, кайберәүләргә ул кинәт килеп төшә. Ә кемгәдер тумыштан бирелә күрәсең. Хафиз булу өчен бик күп имтиханнарны үтәргә кирәк. Шул сынауларны үтсәң генә Аллаһ сиңа Коръәнне бирә. Гөнаһ гамәлләр күбрәк кылган саен, Коръән истә калмый. Никадәр сөннәт гамәлләрне күбрәк үтисең, шулкадәр хәтерләү сәләте яхшыра. Быелгы Төркия кунагы җиде яшьтән алып унике яшькә кадәр мәктәптә укыган, аннары имам-хатыйблар әзерли торган көллияттә белем алган,  Анатолла университетының иләһият факультетында укыган. Үткән ел рамазан аен Мәккә шәһәрендә үткәргән. Тумышы белән Анкара шәһәреннән. Хатыны Әминә, кызы Сөмия, улы Ясир. Биш ел Анкарадагы Сары Яр шәһәрендә Бараҗ мәчетендә имам-хатыйб булып эшләгән, хәзерге вакытта Кырык Калә шәһәрендә мөәзин вазыйфасын башкара. Шунысы сөенечле, моннан китәр алдыннан аны имам-хатыйб итеп күтәргәннәр иде.

Без, бер төркем мөслимәләр, аның белән үзәк мәчетебездән тәравих намазыннан кайтканда очраша идек. Бик кешелекле, гадел, кеше белән аралашырга ярата, бик тиз уртак тел таба, кайвакыт шаяртып та ала. Башта аңышмыйча азапландык. Күп җөмләләрен чамаларга була. “Әлхәм” сүрәсен башта ул укый. Аннан без кычкырып артыннан кабатлый идек. Китер алдыннан: без укыган “Әлхәм”не гүзәл дип әйтә башлады. Мин күбрәк кабатлаттыру ысулын кулланам ди. Намазда укый торган сүрәләрне дөрес итеп әйтергә өйрәнегез дип әйтте. Сез, татарлар да, без, төрекләр дә инсаннар. Биредә шуңа игътибар иттем, һәрберебез елмаеп, ачык йөз белән аралашабыз диде. Мамадышта мине җылы каршыладылар, яхшы кабул иттеләр, халык ачык. Мамадыш – гүзәл, тыныч, яшел шәһәр.

Сөйләве буенча төрекләр - бик тә кунакчыл халык икән. Ә Рамазан аенда кафеларда урамда үткән-сүткән кешеләрне ифтар мәҗлесендә ашату - гадәти күренеш санала.

“Татарстанда бик майлы итеп ашау әзерлиләр. Татарлар белән төрекләр ризыклары арасында аерма бик күп. Ә бездәге ризыкларны кемдер бик баллы, кемдер бик ачы дияр. Без бик дөрес тукланабыз. Күбрәк яшелчәгә өстенлек бирәбез. Ногыт борчагының бик күп төрләреннән телне йотарлык ризыклар әзерлибез. Инжир, йөзем, мандарин, лимон, зәйтүн агачлары һәркемнең бакчасында диярлек бар. Помидор, кыяр үстереп торуның кирәге юк дип саныйбыз”, – ди ул.

Безнең кебек кисәге-кисәге белән ит, майлы ашлар ашамыйлар икән.

Халык акчасына төзелгән дин йортларын дәүләт тота, имамнарга хезмәт хакы түлиләр. Безнең акчага күчереп исәпләгәндә 40 мең сум хезмәт хакы ала. Мәчеткә җыелган сәдакә акчалары мохтаҗларга бирелә, дип сөйләде.

 

Фирая Мингалиева, Мамадыш