string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7518.html"
30.07.2014 16:59

ТЫШКЫ РИТУАЛЛЫК

        Соңгы елларда Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, төрле рухи турларга мода башланды. Кешеләр дини традицияләре белән танылган Непалга, Тибетка һәм башка экзотик илләргә юл тоталар. Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Зур шәһәрләрдә яшәүчеләрнең, бертуктаусыз уңыш артыннан куудан арып, бетмәс мәшәкатьтән арынасылары килә. Ләкин моның өчен туроператорларга мөрәҗәгать итәргә кирәк микән?

        Моның белән бәйле рәвештә узган ел Корбан бәйрәмендә корбан итеп чалу өчен республикабызга дөяләр алып кайтучы эшкуарны искә төшерми мөмкин түгел. Дини тәгълимат буенча дөяләрне корбан итеп чалырга була анысы. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә нәкъ менә дөя чала торган булган. Ләкин бу очракта бер мөһим нәрсә бар. Аллаһы Тәгалә Илчесенең (с.г.в.) гамәле ул яшәгән җирлек өчен килешкән. Безнең очракта болай эшләү  корбан чалуның төп мәгънәсен – кешеләргә булышуны югалтуга китерергә мөмкин. Корбан ите мохтаҗлар һәм ризыкка тилмерүчеләр өчен бит. Шуңа күрә 200 мең сумга бер дөя сатып алганчы, берничә сыер сатып алу хәерлерәк. Күбрәк кешегә җитә, мәшәкате дә азрак. 

       Непал яки Тибетта рухи тынычлык эзләү, минемчә, алда язылганнарга охшаш нәрсә инде. Бу очракта тышкы ритуаллык бик зур. Теләсә кайсы Тибет ламасы сезгә рухи юлда эзләгәнебез кайдадыр еракта түгел, ә үзебездә, җаныбызда булуын раслаячак. Әлеге билгеле хакыйкатьне ишетү өчен шулкадәр еракка бару кирәк микән?

КЫЙММӘТЛЕ ТАБЫШ

         Ислам диненең кешегә дөнья артыннан кууны туктатырга, күңелеңдә тәртип урнаштырырга, тормыш ориентирларын карарга булышучы үз тәҗрибәсе бар. Шуларның берсе – игътикяф. Ул рамазан ае белән бәйле. Игътикяф изге айның соңгы ун көнендә уза. Ир-атлар аны мәчетнең намаз укый торган өлешендә, хатын-кызлар өйдәге намаз укый торган бүлмәләрендә үткәрәләр. Игътикяф дәвамында кеше үзен Алаһы Тәгаләгә зикер итүгә, дога, Коръән укуга  багышлый. Дини китапларны укырга ярый, ләкин дөнья хәлләре турында сөйләшергә һәм күңел ачарга ярамый. Игътикяф кылу урыныннан ул бары тик физиологик хаҗәтләрне һәм гигиена таләпләрен  үтәү өчен генә чыгарга мөмкин.

        Бүгенге заман кешесе өчен кешеләрдән читләшеп тору гамәле – бәяләп бетергесез табыш. Бертуктаусыз дөнья артыннан куу, һәрвакыт башкалар белән бәйләнештә тору кешенең эчке дөньясы бушауга китерә. Безнең чор кешесенең күктәге йолдызларга карау һәм, бер мизгелгә булса да туктап калып, күңеле халәтенә колак салу өчен вакыты юк. Якын кешеләре белән  җылы аралашуны бергәләп телевизор каршында яки компьютер артында утыру алыштырды.

        Безнең чор кешесе үзенә үзе хуҗа түгел. Ирек мәсьәләсенә килгәндә, ул яланаяклы борынгы Мисыр колларына караганда да начаррак хәлдә. Чөнки һәрвакыт уйлары белән эштә, интернеттагы дуслары янында. Аның мондалыгын бары тик гәүдәсе генә белдереп тора. Башкача әйткәндә, аның иң кадерле нәрсәсен – тормышын “урлаганнар”.

ИКЕ ЯКНЫ ДА ТИГЕЗ ТОТАРГА КИРӘК

        Эштә  бертуктаусыз уңыш артыннан куудан арыган замандашларның кайберләре хәзер протест белдерә башлады. Шулай итеп, дауншифтерлар агымы барлыкка килде. Бу кешеләр аңлы рәвештә “уеннан” чыгалар, “чабудан туктыйлар” һәм: “Җитәр! Көпчәктәге тиен кебек бүтән йөгерәсебез килми. Безнең яшисебез килә: иҗат итәсебез, гаиләбез, күңелебезгә яткан шөгыль белән шөгыльләнәсебез килә”,- дип белдерәләр. Соңгы чиктә дауншифтерлар барысын да ташлап, дөнья буйлап автостоп белән сәяхәт итә башлыйлар. Дауншифтерлар - бүгенге заманның авыруы билгесе. Бу - агрессив, кешегә каршы юнәтелгән тормыш кысаларына җавап. Ләкин үзеңне бу хәлгә җиткермәскә дә була бит.

        Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллыһы Тәгаләгә ышана торган кешене ике канатлы кош белән чагыштыра. “Аның бер канаты - бу дөньяда, икенчесе - ахирәттә”, - ди ул. Башкача әйткәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) кешеләрне гармониядә яшәргә өйрәтә. Дөнья эшләре, карьера һ.б. белән шөгыльләнү дә мөһим, ләкин рухи хаҗәтләр, эчке дөнья турында да онытмаска кирәк. Шул ук вакытта, рухи як белән шөгыльләнеп, дөнья турында онытырга, дәрвиш булып китәргә дә ярамый. Дөнья эшләренә дә вакыт һәм илһам табарга кирәк. Без ике якны да тигез тотарга омтылырга тиеш.

        Үз юлыңның  тигезлеген саклап калу өчен, ислам кешегә гамәлләрнең тулы бер җыелмасын тәкъдим итә. Мәсәлән, көндәлек мәшәкатьләрдән арындырып тора торган биш вакыт намаз бар. Шуның өстенә намаз үз эченә төрле хәрәкәтләр комплексын да ала. Безнең тыныч халәттә булуыбыз өчен бу да бик мөһим.

        Игътикяф – психологик яктан янудан тирән һәм озак вакытка сузылган профилактика булып тора. Әлбәттә, мөселманнар игътикяфта күңелне ял иттерүне генә түгел, ә тирәнрәк мәгънә күрәләр. Бу Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт итүнең бер төре. Игътикяф практикасы әкренләп Татарстан мәчетләренең дә рухи тормышына кайта башлады.

 “СИН – ЧЫГАНАК”

        Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) һәр рамазан аеның соңгы 10 көнен кешеләрдән читкә китеп үткәрә, ә үлгән елында 20 көн игътикяфта була. Шуңа күрә бу Пәйгамбәр (с.г.в.) нигез салган мөһим традициягә (сөннәткә) әйләнеп китә. Кыямәт көнендә өммәтебез Пәйгамбәребез (с.г.в.) яклавыннан мәхрүм калмасын өчен бөтен мөселман өммәтеннән аны бер кеше булса да башкарырга тиеш.

        Әлбәттә, беркем дә кешегә рухи тынычлык, зирәклек эзләп, Тибетка яки башка бер җиргә баруны тыя алмый. Туристлык бизнесы бу яңа модага шат кынадыр, дип уйлыйм. Югыйсә акчаны җилгә очыруның башка юлларын да табып була, мәсәлән, үзеңә бриллиант дисбе ясатасың. Ләкин төп мәгънәне аңлаган кеше тышкы ясалма ялтыравыкка кызыкмый, чит илләрдә хакыйкать эзләми. Ул үз динен тирәнрәк өйрәнә һәм гыйбадәт кыла, һәм шулай ук Җәләледдин Руми сүзләрен еш исенә төшерә: “Син үзең – сөт чыганагы, башкаларны савудан тукта”.

Рөстәм БАТЫР, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары,

"Дин вә мәгыйшәт"