string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7519.html"
30.07.2014 16:44

Бала – Аллаһның безгә биргән иң зур бүләге, нигъмәте. Әмма кайбер кешеләр сау-сәламәт бала туганга канәгатьләнәсе урында, мин бит Аллаһтан угыл сораган идем, ул миңа кыз бала бирде, дип ризасызлык белдерәләр. Димәк, бу кешеләр Аллаһ тәкъдиренә каршы килә булып чыга. Кыз баласы туганга улы туганга сөенгән кебек сөенү ата-ананың иң мөкатдәс хисе һәм бурычы булырга тиеш. Чөнки кемгә ир бала, ә кемгә кыз бала бирүне бары  Аллаһы Тәгалә генә хәл итә. Кеше Ул биргәнгә рәхмәтле булырга, Ул биргәнне аның нигъмәте итеп кабул итәргә тиеш. Изге Коръән безне шуңа өйрәтә.

        Җаһилият чорында йөкле хатын-кызлар кем туасы билгеле булганчы кешедән качып йөргәннәр. Ир бала туса, алар моны кешеләргә шатланып хәбәр иткән, кыз баласы туса, кара кайгыга баткан. Кайбер кабиләләрдә фәрештәләр Аллаһның кызлары булып исәпләнгән, хатын-кызларны да фәрештәләр дип атаганнар. Кыз бала тугач, алар: “Кызлар кызлар янына китсен”, - дип, сабыйларын тереләй күмгәннәр, таш кыядан ташлаганнар, суга батырганнар. Мондый мөнәсәбәт фәкыйрьлектән һәм кыз бала үскәч, аларны оятлы итә торган гамәлләр кылыр; сугышлар чыгып, аларны коллыкта сатарлар, дип куркудан килеп чыккан булса кирәк.  Бу хакта “Нәхел (Умарта кортлары)” сүрәсендә болай диелгән: “Дәхи Аллаһның кызлары бар, дип ифтира кылалар, мондый кимчелектән Аллаһны пакь дип белегез! Алар фикеренчә, үзләре сөйгән ир балалар аларга була, әмма алар сөймәгән кыз балалар Аллаһка була, имеш. Әгәр ул мөшрикләрнең берсенә кыз балаң туган, дип сөенеч бирелсә, хатынына ачуланып, дусларыннан оялып, йөзе каралып китәдер. Кыз белән сөенеч бирелгәнлектән хурланып кавеменнән качадыр, уйлап торадыр: бу кызны хурланып кына асрыйм микән, яки тереләтә туфракка күмеп таптыйм микән, дип. Әгаһ булсыннар, кылган эшләре нинди яман кабахәт эштер!” (57,58,59 нчы аятьләр).

        Ислам дине таралгач, кыз балаларга мөнәсәбәт тамырдан үзгәргән. Исламда ата-ана кыз баланы күз карасы кебек саклап тәрбияләргә, аның бәхете өчен зур җаваплылык хисе тоярга, балигъ булгач, иманлы хәерле кешегә никахлап кияүгә бирүне кайгыртырга тиеш.

        Ә кыз баланы тәрбияле тәкъва итеп үстерүнең әҗеренә килгәндә исә аны санап бетергесез, бу хакта бик күп хәдисләр бар. Әнәс ибне Мәлик (радыйаллаһу ганһү) тапшыруынча, Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кем ике кыз баланы балигълыкка җиткәнче үстерә, шул кеше Кыямәт көнендә минем белән янәшә барыр”, - дигән һәм ике бармагын бергә куйган.

        

                         Исемең матур кемнәр куйган 

        Балага куша торган исемнәрнең кайберләре хәрәм булып санала. Шуларның берсе – Аллаһы Тәгалә исемнәре.  Аның исемнәре бик күп, безгә билгеле булганнары 99. Әгәр кеше ялгыш Аллаһ исемен кушса, тәүбә кыла, башка хәләл булган исемгә алыштыра. Әгәр алыштырмаса, олы гөнаһлы була һәм аның өчен аңа дөньяда да газап, тәүбә кылмыйча үлеп китсә, җәһәннәм газабы була. Балаларыбызга, хәрәмгә керешмичә генә, күркәм исемнәр сайлыйк.

        Ир-ат исемнәре                                         

Алдан (борынгы төрки-татар) – гаиләдә беренче булып туган

Аллаһияр (гарәп-фарсы) – Аллаһ дусты

Алмаз (г.-грек) – асылташ

Алмас (бор.төр.-т; йола исем) – яман көчләр бу баланы алмас

Алмаш (бор.төр.-т.) – алмашка килүче

Аманулла (г.) – Аллаһның сау-сәламәт кешесе

Ансар (г.) – ярдәмчеләр

Апанай (бор.төр.-т.) – аба-апа (өлкән туган) сүзенә -най кушымчасы ялганып ясалган

Арслан (төр.-т.) - арыслан

Аршак (бор.иран) кыю, гайрәтле ир

        Хатын-кыз исемнәре

Алтаң (т.; неологизм) – таң кебек алсу

Алтынчәч (бол.-т.) – алтын төсле сары чәчле

Алчәчәк (т.; неол.) – ал чәчәк кебек

Ансария (г.) – ярдәмчеләр

Анфиса (Әнфисә) (гр.; неол.) – чәчәк атучы

Асия (г.) – тынычландыручы, дәвалаучы, юатучы

Аслия (г.) – төп, асыл, чын

Асыл (г.) – иң затлы

Асылъяр (г.-ф.) – асыл яр (дус, иптәш)

Афтаб (ф.) кояш кебек матур кыз бала

         Гомәр Саттарның “Исемең матур, кемнәр куйган?” китабыннан