Дүшәмбе көнне Болгар дәүләт тарих-архитектура тыюлыгы территориясендә урнашкан Ак мәчеттә изге Рамазан ае тәмамлануга багышланган Гает намазы укылды.
Мәчет имамы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов иман йортына килүчеләрне ихластан бәйрәм белән котлады, вәгазь сөйләде һәм изге Коръәннән сүрәләр укыды. Бәйрәмгә махсус килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның да диндәшләребезгә җиткерер котлау сүзләре күп булды.
— Рамазан – мөселманнар өчен изге ай, — дип ассызыклады Марат Готыф улы. – Бу айда кеше үзенең изге эш-гамәлләре белән күңелен чистартып Ходайга тагын да якыная. Бу безнең һәркайсыбыз өчен бик мөһим. Җәмгыятебездә чын йөрәктән игелек һәм шәфкать кылырга теләүчеләрнең саны артса, тормышның яме тагын да артыр иде. Кылган һәр саваплы гамәлнең үзеңә яхшылык булып кайтачагын беркайчан онытмагыз. Шунысы да мөһим: син тегене яки моны эшләргә тиеш, дип кешене үгетләүнең файдасы юк. Җан, йөрәк кушуы буенча кылган гамәл генә башкаларның йөрәгенә барып җитә.
Игелекләрне никадәр күбрәк кылсак, киләчәгебез дә шулкадәр үк өметле булыр иде. Ураза бәйрәме кебек зур, якты бәйрәм кешеләр күңеленә нур өсти, тормышның ямен тагын да арттыра…
Ураза бәйрәмендә шулай ук җиденче Бөтенроссия фольклор фестиваленә килүчеләр дә катнашты. Өч көн дәвамында илебезнең унҗиделәп төбәгеннән, аерым алганда, Әстерхан, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Мәскәү, Пермь, Екатеринбург, Самара, Башкортостан, Мордовия, Удмуртиядән килгән коллективлар борынгы татар җырлары һәм биюләрен, буыннан-буынга тапшырылып килүче төрле күркәм йолаларны башкару осталыкларын күрсәтәчәк.
Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, ТРның Бөтендөнья татар конгрессы, традицион мәдәниятны үстерү буенча республика үзәге оештырган әлеге бәйрәмдә 600гә якын кеше катнаша. Мондый фольклор бәйрәме беренче тапкыр Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында моннан җиде ел элек уздырылган булган. Анда Болгардан да делегация катнашкан.
Фестивальне ачу тантанасында иң әүвәл Эдуард Ганиевны сәхнәгә чакырып рәхмәт әйттеләр. Иске Кулаткада туган һәм бүген Саратовта яшәүче Эдуард Әнвәр улы моңа лаек кеше. Чөнки фестивальне оештыруны ул үз җилкәсенә алган.
— Кешеләр үзләренең гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен онытмасыннар иде, — ди ул. – Зал тулы халыкны күргәч, күңелемә җылы хисләр тулды. Аеруча монда яшьләрнең күп булуына нык сөендем…
Фестивальнең тантаналы өлешеннән соң Эдуард Әнвәр улы барысын да ифтар ашына чакырды.
Өченче көнне “Түгәрәк уен” фестивалендә катнашучылар Көек, Тукай һәм Иске Рәҗәп авылларында чыгыш ясадылар. Программага вокаль коллективлар башкаруында җырлар, фольклор-этнографик композицияләр, төрле биюләр, борынгы уеннар һәм халкыбызның йолалары кертелгән иде. Тамашачылар һәр коллективның чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
Сишәмбедә район Мәдәният йортында татар хореографиясе, бәет һәм мөнәҗәтләрне башкару традицияләре, традицион музыка уен кораллары, балалар фольклоры, үзешчән фольклор коллективлар өчен музыка репертуарын сайлау нигезләре буенча мастер-класслар үткәрелде.
Бүген музей-тыюлык комплексында фестивальнең гала-концерты уза. Кичә исә район Мәдәният йортында “Татар фольклоры: үсеш тенденциясе” темасына “түгәрәк өстәл” янында җанлы сөйләшү үткәрелде.