Чирмешәндә мөселман Сабан туе үтте

30 июль 2014 ел 12:35

Түбән Чегодай авылы имамы Әхәт Рамазанов Сабантуйда чүлмәкне оста ватып, истәлек бүләге алды. Заманында К-700не дә тыңлаткан механизатор шул. Башка кайбер бабайлар тоткан таяк кына, күзләр бәйләгән булгач, кыен сукты.

Бүген муллалардан көлсәгез дә ярый, бәйрәмебез шундый бит,- дип шаяртты вакытлыча комментаторга “әверелгән“ Чирмешән мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов.

       Инде өченче ел рәттән үткәрелүче мөселман Сабан туена килгән мең ярымлап кешенең дистәләбе спорт бәйгеләрендә бик теләп катнаштылар. Аллаһыбызның да булышасына, куәт өстисенә ышанып мәйданга чыгарга шикләнмәгән егәрле кардәшләргә әби-бабайлар, дин юлына баскан яшь егетләр һәм кызлар да теләктәшлек белдерде.

Түбән Камада яшәсә дә, әтисенең туган ягында (Кара Чишмә) быелгы мөселман Сабан туе батыры булып калган көрәшче Азат Фәсхетдиновка, Лашман егетләре: Фаил Миңлекәевка (икенче урын), Зөлфәт Зиннуровка (өченче урын) Аллаһы тәгаләгә сыену, ышану да көч өстәгәндер. Фаил белән Зөлфәт Рамазан аенда көн дә диярлек мәчеткә, тәравих намазына йөргәннәр, ураза да тотканнар. Азатның җилкәсенә тәкә салдылар. Көрәштә, башка бәйгеләрдә җиңүчеләргә дә затлы истәлек бүләкләре әзерләгәннәр.

-Сабан туе чыгымнарын районның барлык мәхәлләләре бергәләп күтәрделәр,- ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин. - Бүген аш-су да күмәк көч белән пешерелде, бу эштә катнашучыларга, хәстәрен күрүчеләргә, имамнарга Алланың рәхмәте яусын.

Әйе, бәйрәмгә килүчеләрне яңа пешкән пылау, коймак, самавыр чәе белән дә сыйладылар. Балаларның да күңелен күрделәр, уеннарда катнаштырдылар, бүләкләр белән үсендерделәр.

Бәйгеләр җиңүчеләрен язмый калдырмыйк. 16 килограммлы герне бер кул белән 67 тапкыр һавага чөйгән Фәнил Гыйззәтуллин Свердловскида, гадәттән тыш хәлләр системасы югары уку йортында укый икән. "Сабан туен бик сагынып кайттым",- ди бу төрдә беренче урынны алган Чирмешән егете.

        Нефтьче, Утыз Имән егете Алмаз Сәйфетдинов кул көрәштерүдә алга чыкты. Беләге таза, ә менә аягын нык авырттырган булган.

      Лашманнан студент егет Айнур Сәлахов район Сабан туе мәйданы буйлап өч тапкыр һәм бик тиз йөгереп узды, башкаларны күпкә еракта, артта калдырды. Арканчылар Кара Чишмәдә инде алар. Быел да бу авыл командасына тиңнәр юк иде. Биш катнашучы да электр чәйнеге белән бүләкләнде. Начар бүләк түгел.

      -Мин Кара Чишмәдә практика уздым, - ди Россия Ислам университетыннан килеп, ураза аенда биредә вәгазь сөйләгән, Коръән аятьләре укыган Ильяс Сабиров. - Халык бик динле, кунакчыл, булдыклы монда. Чирмешәндәге кебек мөселман Сабан туен да беренче генә күрүем.

 

-Быел ураза вакытында тәравих намазына яшьләрнең күп килүенә бик сөендем, - ди Утыз Имән мәчете имамы Җәүдәт Шәймарданов. - Ифтар мәҗлесләре бик матур узды. Аның берсенә аеруча күп, йөздән артык кеше килде. Сыйлы табынны юмарт якташыбыз Хадит Кашапов ярдәме белән оештырдык.

Бүген Чирмешән янәшәсендәге стадионда узган Сабан туенда катнашучыларга район җитәкчесе Наил Зарипов та тәбрикләү юллаган. Аны киңәшчесе, ярдәмчесе Әмир Могыйзов җиткерде. Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең Көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат Мәрданшинның вәгазе дә үтемле булды, халык аны йотлыгып тыңлады.

Рамазан гаете көнне район мөселманнары менә шулай да бәйрәм иттеләр. Вакытның кадерен белергә, башкаларга карата игелек кылырга, сабырлыкка өйрәтүче, моңа мөмкинлек бирүче ураза ае дәвамлы, дөньялар тыныч булсын иде.

Кадыйр Гомәров

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана