Актанышта рамазан ае ничек уза?

23 июль 2014 ел 11:55

Изге рамазан ае күңелләребезне сафландыра, җаныбызга тынычлык иңдерә. Тоткан уразаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез кабуллардан булсын. Амин. 

8 июль көнне ТР мөселманнары Диния Нәзарәте икенче республикакүләм ифтар үткәрде. Чара “Казан-Арена” стадионы янындагы мәйданда узды. Башта стадионга куелган мөнбәр янына басып, республика районнары һәм шәһәрләре казыйлары, имам-хатыйблары, бер-берсен алыштырып, Коръән сүрәләре укып, халыкка  вәгазьләр сөйләде, ислам дине кыйммәтләрен төшендерде. 
 
Ахшам намазын җәмәгать белән урам якка чыгып укыганнан соң, килүчеләр табынга рәхим итте. 
 
Республика ифтарында Татарстан Республикасы җитәкчелегеннән Президент Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Илдар Халиков һәм башка рәсми даирәләр, төрле төбәкләрдән кунаклар, ислам дине әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, күп балалы гаиләләр, инвалидлар, сукыр һәм начар ишетүче, ягъни ярдәмгә мохтаҗлар катнашты. 
 
Актанышыбызда да авылларда да, район үзәгендә дә мәчетләребездә ифтар мәҗлесләре үтә; ахшам, тәравих намазлары укыла. 
 
Җәмигъ мәчетендә дә мөселман кардәшләребез өчен көн аралаш авыз ачу мәҗлесе үтә. 9 июльдә үзем дә катнаштым. Ураза тотучы дин кардәшләрем белән аралашып, Төркиянең Мәрсин шәһәреннән килгән мөхтәрәм кунак – Музаффар хәзрәт Босташ белән таныштым. Азан да әйтте ул, җәмәгать намазын башлап укыды, вәгазь дә сөйләде.
 
Мәчеттә авыз ачтыруларны үткәрүдә, оештыруда мөслимәләребезнең ихлас хезмәте, тырышлыгы бик зур. Бу хакта һәммәсе исеменнән Сумия Гарифуллина сөйләде: 
– Ураза башланырга 10 көн кала, кызлар алдан җыелып сөйләшеп, ике көнлек меню төзеп куйдык. Һәр елны ифтар мәҗлесләрен башлап җибәргәндә кызлар белән акча җыябыз. Быел 1500әр сумнан җыелдык. Без шул акчаларга ризыклар сатып алабыз.Кемнең вакыты бар – шул бара базарга, күпләп сату кибетенә. Аш-суны да бергәләп әзерлибез. Эшебез тәмамлангач, икенче көнгә меню төзибез. Райондашларыбызга бик зур рәхмәтлебез. Мәчеткә килгән апа-абыйларның һәркайсы да акча калдырып чыгып китәләр. Аларга Аллаһның рәхмәте яусын. Минем исемемне, күпме суммада акча биргәнемне әйтмәделәр, дип үкенә күрмәсеннәр. Аллаһы Тәгалә белүче, Аллаһы Тәгалә күрүче, Аллаһы Тәгалә ишетүче. Аллаһ ризалыгы өчен дип биргәч, ул күпме савап! Кешегә күрсәтер өчен эшләмибез без гамәлне, Аллаһ ризалыгы өчен дип эшлибез. Әлхәмделиллаһ, алар ярдәме белән бүгенге көндә тагын дүрт-биш тапкыр авыз ачтырырлык мөмкинлегебез бар.
 
Кызларның ихлас хезмәте – табында салатлар да, кайнар шулпа да, ит белән бәрәңге дә, камыр ашлары, чәй тәмнәре, җиләк-җимеш тә төрлесеннән әзерләнгән һәм ир-атлар, хатын-кызлар өчен аерым табын корылган. Авыз ачып, җәмәгать белән ахшам намазы укылганнан соң, халык шул нигъмәтләрдән авыз итте. Аннан тәравих намазына хәтле Музаффар хәзрәтнең вәгазен яшьләр дә, өлкәннәр дә дикъкать белән тыңлады. 
 
– Табынны әзерләгән кешеләргә бик зур рәхмәт, – дип башлады ул сүзен. – Пәйгамбәребез с.г.в.дан сораганнар: ”Нәрсә ул дин?”– дип. “Дин ул – ихласлылык, дин ул – ихласлылык, дин ул – ихласлылык”, – дип, өч тапкыр басым ясап әйткән ул. Кемгә карата ихлас булырга? Иң беренче чиратта,  Аллаһы Тәгаләгә, аннан, ул иңдергән китапка, аның рәсүленә, безгә кадәр булган кавемгә. Аллаһы Тәгалә кешеләрне өстенлекле итеп, акыл белән яралтты, ихтыяр көче бирде. Һәм мөселманнар да өстенлеккә ия. Бу – җаваплылык хисе. Чөнки мөселманнар җаваплылык ягыннан бик нык аерылып торалар. Кешене дөньяга китергән вакытта Аллаһы Тәгалә: ”Сезнең раббыгыз мин түгелмени?” – дип сорап; “Я, раббым, сине үзебезнең раббыбыз итеп таныйбыз!” –дигән җавап белән тудыра. Бу хакта кешеләр дә, имамнар да онытырга тиеш түгелләр. Үзенең җаваплылыгы, җавап тотачагы турында һәркем белеп торырга тиеш. Әгәр кешедә җаваплылык хисе юк икән, ул хайван кебек булыр. “Бәкара” сүрәсендә дә Аллаһы Тәгалә кешегә үзе җиңеп чыга алмастай авырлык бирми, диелә. Кешенең кылган изгелеге үзе өчен, кылган начар гамәлләре дә үзенә кире әйләнеп кайта. Начарлыкны һәрвакыт яхшы гамәл җиңеп чыксын. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез с.г.в.га әйтә: ”Мин аларның һәммәсенә якын, сорасалар, мин аларны ишетәм,” – ди. Пәйгамбәребез с.г.в. иңдерелгән аятьләр буенча яшәгән, шуларны аңлатып та калдырган. Бервакыт хут сугышы алдыннан җыелган мәйданда халыкка, минем сезнең кардәшләрегезне күрәсем килә, ди ул. Кардәшләр – киләчәктә мине күрмичә дә кушканнарымны үтәп, мин күрсәткән юлдан баручылар. Дин юлында ул бик күп авырлыклар кичерә. 20 елга якын вакыты бик авырлык белән үтә. Соңында Аллаһы Тәгалә үзенә аның юлыннан баручы 100 меңнән артык сәхабә бирә. Соңгы хаҗ кылуы вакытында ул алардан сорый: “Әгәр дә Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә, Мөхәммәт с.г.в. үзенең бурычын җиренә җиткереп үтәдеме, дип сораса, сез нәрсә дип җавап бирәчәксез?“ –  “Син бурычыңны җиренә җиткереп үтәдең, без моңа шаһит“, – диләр. Пәйгамбәребез шуннан соң, шәһадәт бармагын күтәреп, өч тапкыр әйтә: “Йә, рәсулуллаһ, син бу сүзләргә шаһит бул!“
 
Рәсүлебез бер хәдисендә әйтә: “Сез көтүче кебек, үзегезгә җаваплылык алучылар“, – ди. Мәсәлән, ир-ат гаиләсе каршында җаваплы. Хатын-кыз ире тапкан малга карата, балаларга биргән тәрбиягә карата җаваплы. Эш-гамәлләребезне кешегә күрсәтү өчен түгел, ихласлылык белән башкарырга тиешбез. Акчасыз, үксез, ятим хәлендә яшәүчеләр турында уйлау кирәк. Телевизор аша да мөселман илләрендә нәрсә барганын белеп торабыз. Фәләстин җирләре булсынмы, Сирияме?!.  Андагы хәлләргә җаныбыз әрни. Матди яктан һәммә кешегә ярдәм күрсәтә алмасак та, иң кимендә, алар өчен дога кылырга тиешбез. 
 
Һәммәбез дә белгән хәдис. Әгәр мөселман кешесе начар гамәл күрә икән, иң беренче чиратта, ул аны кул белән төзәтергә тиеш. Кулы белән төзәтә алмаса, сүзе белән әйтсен. Сүзе белән әйтергә дә көче җитмәсә, ин кимендә, йөрәге белән шуңа карата нәфрәт хисе уятсын. Соңгысы рөхсәт ителсә дә, инкарь  ителә. Безнең янәшәбездә азан тавышы ишетмәгән, дин турында белмәгән, гомумән, исламның нәрсә икәнен белмәгән кешеләр бар. Аларга карата без ихласлылык белән динне аңлатырга тырышырга тиешбез. Бу безнең ихласлылыгыбызны күрсәтүче бер чаткы булсын. 
Әгәр без, чыннан да, әйтеп кителгән тойгылар белән яшәсәк, Аллаһы Тәгалә каршында булган җаваплы эшебезне җиренә җиткергән булып торачакбыз, иншаллаһ. Һәм Аллаһы Тәгалә безгә аның өчен савабын да бирер.
 
Музаффар хәзрәт истәлеккә фотога төшкәндә Татарстанда беренче тапкыр гына булуы, Актаныш, аның кешеләре белән танышып кына килүе, табигатенең бик матур икәнлеге хакында да күркәм фикерләр әйтте. 
 
"Актаныш таңнары"
 

Ләйсән ТИМЕРОВА

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы