string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7534.html"
01.07.2014 14:39

“...Аллаһы Тәгалә ул һәрнәрсәне белүче, савабын тар кылмас...” (“Бәкара (Сыер)” сүрәсе, 215 нче аять)

Авылыбыз тарихыннан

Ихлас, тәвәккәл өч мөселман гаиләсе, көчләп чукындырулардан качып, Казаннан Әби патша юлы буйлап Себергә таба юл тоткан. Кара урманнар кичкәндә, тыныч чишмәле аланнар, ярдәмчел мари, удмурт халкы яшәгән авыллар очрый. 1553 нче елның язы җитә. Торак урын әзерләргә, гаиләне ризык белән тәэмин итәргә кирәк. Белемле булганнар, укый-яза белгәннәр. Җирле халык белән дус-тату булып гаиләләр корганнар, ислам динен таратканнар, гарәпчә укырга-язарга өйрәткәннәр. “Тирә-як авылларда өркеп качкан өч кеше” дигән мәгънәне алып, авылның исеме Өркеш булып калган.

Тарихи вакыйгаларны 1960 нчы еллардагы укытучыбыз Зәкиҗан кызы Өммөһода апа дини вә дөньяви белемле Шәрәфетдин хәзрәтне мәктәпкә чакырып сөйләтә иде. (Йә, Раббым, аларга догаларыбыз ирешсә иде). Көчләп, кызыктырып чукындыру килгәнче бу якларда ислам дине ныгып өлгергән.

Ул елларның истәлеге булып, өч керәшен авылы бар иде, икесе хәзер юк инде. Пугачев восстаниесе вакытында Өркештән генә дә 200 ир чыгып китә.

ХIХ гасыр ахырында алпавыт Зайцев, авыл халкын яратып, мәчет салыр өчен төзү материаллары (такта, кадак, җиз, калай) бирә. Бу зур, матур мәчет Галәветдин бабай тыкрыгы каршында урнашкан була. Мәчет 1950 нче елга кадәр эшли. Мәчетне сүтүдә, манарасын төшерүдә катнашканнарның язмышы аяныч булды. Әлхәмдүлилләһ, аларның нәселләре килеп гафу үтенә, хәзерге мәчет төзелешендә катнаша. Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгалә – Рәхимле, Гафу кылучы. Ә Галәветдин бабайга килгәндә, ул ветеринария фельдшеры һәм мулла була. 1937 нче елда Казанда атыла. Репрессия корбаннары исемлегенә эләгә.

 

Беренче азан

2001 нче елда Өркештә мәдрәсә ачылды. Аның түбәсендә Галәветдин бабайның хәләл җефете Мәсрүрә әби яшереп саклап калган ай тора. Авылыбызда кабат азан тавышы яңгырый башлады, мөселман дине турында гыйлем тарату, әдәп-әхлак тәрбияләү учагы барлыкка килде. Бу мәхәллә 2003 нче елдан Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләренең практика үтү базасы булып тора. Мәдрәсәдә кышкы һәм җәйге каникуллар вакытында балалар һәм яшьләр өчен дин дәресләре оештырыла. Җомга намазлары, рамазан айларында тәравихлар укытыла, ифтар мәҗлесләре үткәрелә.

 

Җәйләү эшләре

Һәр җәйдә балалар өчен ике смена ислам җәйләве эшли. Ә 2005 нче елдан 1-16 нчы август көннәрендә дөньяви уку йортларында укучы туташлар

өчен махсус җәйләү оештырыла. Унбиш көн дәвамында алар Коръән гыйлеме, ислам дине нигезләре, шәригать кануннары буенча дәресләр ала. Быел, шулай ук, югары белемле, тәҗрибәле юристлар, журналистлар белән сорау-җавап кичәләре оештырылачак, табиблар практик дәресләр бирәчәк. Моннан тыш, көн дәвамында йога, цигун һәм башка системалар буенча күнегүләр ясау кертелгән.

Җәйләү эшчәнлегендә аерым урынны дәгъвәт эше алып тора. Ул үз эченә мөселман дине турында стенгазеталар чыгаруны, күрше авылларда исламга багышланган кичәләр уздыруны ала. Аларның төп темасы булып кешенең үз-үзенә карата әдәбе, сәламәтлек саклау, әдәп-әхлак тәрбияләү тора. Бу җәйләү эшендә Казан шәһәренең Гадел мәчете остазлары, Кукмара районы мөхтәсибәте, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе кызлары ярдәм итә. Мәдрәсәдә борынгы кулъязмалар; төрле илләрдә, төрле елларда язылган

һәм басылган Коръән китаплары күргәзмәсе; зур китапханә; тарихи-көнкүреш музее бар. 2011 нче елдан әниләр-бәбиләр җәйләве дә эшли башлады.

 

Мәхәллә оешу

Мәдрәсәне яратып, шәкертләр аны “Фәниябикә” мәдрәсәсе дип атады. Хәтта язучы-журналист Вәсилә Рәхимова шул исем язылган такта да кайтарып элде. Хәзерге вакытта кулланылышта шул исем йөри. Әмма бу рәсми атама түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләм яшәгән, беренче ислам дәүләте мәркәзе Мәдинә шәһәре һәм бу якларда ислам динен тараткан остазларга хөрмәт йөзеннән, 2009 нчы елда рәсми рәвештә Мәдинә мәхәлләсе оешты. Әлегәчә мәчет юк иде. Бары 2012 нче елда гына мәчет нигезе салынды. Бүгенге көндә төзелеш эшләре кайный.

 

Мөселманнар җыены

Һәр елны җәйләүнең соңгы көнендә зурлап яшьләр җыены үткәрелә. Бәйрәм кысаларында спорт ярышлары, балалар һәм яшүсмерләр өчен уеннар, концерт программасы, дәрәҗәле кунаклар белән очрашу, сату-алу сәүдәсе оештырыла. Шулай ук борынгы китаплар, кулъязмалар, тегү-чигү мирасына караган әйберләр, авыл тарихына багышланган күргәзмәләр эшли. Мөселманнарның әлеге бәйрәмендә Кукмара мөхтәсибәте, күрше авыллардан имамнар, абыстайлар, җирле авыл җитәкчеләре, мәктәп укытучылары, башкалабызның Гадел мәчете остаз-мөгаллимнәре катнаша.

 

Кайту юлы

Һәр елны 1 нче августта, сәгать иртәнге тугызынчы яртыда җәйләүгә баручыларны Казан шәһәренең Гадел мәчете янында автобус көтә. (Адресы: 420059 Казан шәһәре, Оренбург тракты, 193 нче йорт, “Южная” тукталышы. Тел.: +7 (843) 269-50-37; +7 (84364) 3-05-83.) Алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 269-03-05; +7-909-309-71-35; +7 (84364) 3-05-83.

Фәния ҖӘЛӘЛИЕВА,

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, Гадел мәчете мөгаллим

"Дин вә мәгыйшәт"