string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7545.html"
09.06.2014 12:42

Соңгы елларда балалар өчен мөселман лагерьлары популярлашты. 1990 елларда Казан шәһәрендә генә оешкан мөселман балалар ялы, инде бөтен Татарстан буйлап эшчәнлеген җәелдерде. Авыл мәчетләренең күпчелегендә дә җәйге айларда балалар тавышы тынып тормый.

Узган елда мөселман лагерьларында 6 мең ярым тирәсе бала ял иткән. Бу сан ел саен арта бара. Мөселман ялының өстенлекле яклары нәрсәдә соң? Язмада әнә шул сорауга җавап эзлибез.


Җәй чорында күпчелек ата-аналар балаларын урнаштырырга урын таба алмый интегә. Шәһәр яны лагерьларына теләсә кем йөрәге җитеп баласын чыгарып җибәрә алмый бит. Мәчетләр каршында эшләп килүче лагерьларга балаларны йөртү ата-аналар өчен, чыннан да, кулай. Чөнки биредә газиз балаң иптәшләре белән тәмәке тартып та карый алмый, сөйләмен әшәке сүзләр белән баетмас дигән гарантия дә бар дигән сүз.

Казанның “Гаилә” мәчетендә мөселман лагере 1 июнь көнне балалар бәйрәме белән башланып китте. Мәхәллә булып яңа гына оешуларына да карамастан, лагерьлар ачып, балалар белән эшләүдә инде матур тәҗрибәләре дә бар аларның. “Безнең кышкы, язгы лагерьларга 140ар бала йөрде. Җәйгесен ата-аналар да, балалар да көтеп алды. Без исәп тоткан исемлекләр инде күптән тулды, шулай да килгән кешене борып җибәрергә кыен, берәрсе килми калса, резервта торырсыз дип, теркәп барабыз” - ди мәчетнең имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин.

“Азино балалары җәйләрен теләсә кайда йөреп, файдасызга уздырмасын дип кенә башлаган идек, инде хәзер бөтен шәһәрдән киләләр. Кызганычка, без артыгын ала алмыйбыз, урын таррак, класс бүлмәләре җитенкерәми. Шунлыктан, кыз балаларны аерым, малайларны аерым, алтмышар кешелек төркемнәр оештырдык. Беренчесе – кызлар сменасы 1 июньнән 10сына кадәр дәвам итә. Икенче смена (малайлар төркеме) - 12-22 июньдә эшли. Кайбер ата-аналар, алыгыз инде дип, 2-3 яшьлек балаларын да җитәкләп киләләр. Бала монда булса, сүз дә юк, күңелләре тыныч инде: мәчетебез яңа, уңайлы, экологик яктан чиста җиргә урнашкан, иң мөһиме – биредә әдәп-әхлакка, исламга өйрәтәләр. Әмма без андый сабыйларны алып кала алмыйбыз, чөнки алар өчен аерым шартлар булдырырга кирәк. Безгә алты яшьтән алып унбиш яшькә кадәрге балалар йөри. Лагерь Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте раслаган программа буенча эшли, дин, әдәп-әхлак дәресләре, экскурсияләр планлаштырабыз, осталык дәресләре уздырачакбыз, иншә Алла. Хәзерге балалар төрле яктан үсеш алган, шуңа күрә аларны аңлый белә торган, гыйлемле белгечләр эшләргә тиеш. Бу эштә безгә моңа кадәр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре булыша иде, инде бу юлы Россия ислам институты шәкертләрен дә чакырдык. Бу кадәрле баланы ачлы-туклы тотып булмый, акча каян аласыз дип кызыксынучылар да бар. Аерым спонсорларыбыз юк югын, Алла ярдәменнән ташламас, бу мәсьәләне дә хәл итәрбез, иншә Алла. Шушы лагерьга йөргән балаларыбыз начар юлга басмыйча, әби-бабаларыбыз тоткан динебездә тәрбияләнеп, тормышта туры юлны сайласалар, без шуңа бик шат булыр идек. Алла разый булсын!”- дип үз фикерләре белән уртаклашты Рөстәм хәзрәт.

Татарстан Диния нәзарәтенең Фән һәм уку-укыту бүлеге җитәкчесе Руслан Таһировның фикере дә шундыйрак: “Заманында мөселман лагерьларын гарәпләр килеп ачып җибәрде. Аннары аларга карап, үзебезнекеләр дә оештыра башлады. Әти-әниләрдән еш кына, биредә әллә ни артык белем бирелмәсә дә, балалар төрле бозыклардан ерак торалар, мөселманнар тирәсендә яманлыкка урын юк бит, дигән фикердә тора. Чыннан да, хәзерге дөньяви лагерьларда төрле очраклар булгалый. Ә бездә бит кыз балалар аерым, ир балалар аерым йөри. Бу алым аша да милли тәрбия, милли рух тәрбияләнә. Мөселман лагерьлары иганәчеләр акчасына оештырыла. Көндезге лагерьлар, гадәттә, өйлә намазыныннан соң таралалар. Чөнки күп мәчетләрдә баланы көне буе тоту яки аларны йокларга калдыру мөмкинлеге юк”.

Хәер, хәзер замана таләпләренә туры килердәй гыйбадәтханәләребез дә калкып чыкты. Мисалга “Ярдәм” тернәкләндерү үзәген алыйк. Былтыр ишекләрен ачкан ике катлы мәчеткә балалар шәхсән үзләре дә бик яратып йөри. Башка гыйбадәтханәләрдән аермалы буларак, биредә ир балалар өчен мөселман лагерьлары ел дәвамында эшли. “Җәй айларында, әлбәттә, балалар күбрәк килә. Каникулга чыккач, балалар саны иллегә җитте. Мәгълүм булганча, заманында “Сөләйман” мәчетендә Россиядә беренче мөселман лагерьлары эшли башлаган иде. “Ярдәм”дә дә шул традицияләребезне дәвам итәбез. Безнең “Коръән хафизлар” лагерена хәттаМәскәүдән дә балаларын китергә телиләр. Россиянең башка төбәкләреннән дә кабул итәбез. Чөнки бездә тирән белемле, тәҗрибәле остазлар күп. Коръән хафизлар, педагогик белеме булган дин белгечләре белән эшлибез”, - дип сөйләде мөфти урынбасары, “Ярдәм” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов.

“Ярдәм”дә исә балалар иртәнге тугыздан, кичке тугызга кадәр вакытларын уздыра. Биредә Коръән укырга гына өйрәтеп калмыйча, инсаннар өчен махсус спорт ярышлары, табигатькә сәяхәтләр оештырыла, Казанның төрле истәлекле урыннарына, театр, концерт һәм башка мәдәни чараларга йөртәләр. Коръән хафизлар әзерләүче лагерьлар хәтта Рамазан аенда да эшчәнлеген дәвам итә икән. Ә август аенда кыз балалар өчен лагерь тулысынча шунда яшәү белән планлаштырыла, диде имам. Башка мөселман лагерьларыннан аермалы буларак, “Ярдәм”дә инвалид балалар да кабул ителә.

Мөселман ялы нинди була икән дигән сорауга җавап эзләгәндә, хәләл ял дигән төшенчәне дә өстәргә кирәктер. Чөнки мондый балалар лагерьларының төп максаты – яшь мөселманнарның дингә ышанычын, Ислам кануннары буенча яшәргә теләген арттыру, аларның әхлагын үстерү һәм Ислам дине турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү. Лагерьлар аша бала ислам дөньясында яши, үзе кебек үк Ислам буенча яшәүче яшьтәшләре белән таныша, төрле лекция һәм дәресләр аша Ислам дине турындагы белемнәрен тагын да камилләштерә ала. Башка яллардан аермалы буларак, мөселман лагерьлары бушлай икәнне дә өстәп куярга кирәктер. Балаларны дини китаплар белән Татарстан Диния нәзарәте тәэмин итә.

“Мондый лагерьларга балаларын, гадәттә, үзләре диннән хәбәрдар булган, мәчеткә йөри торган ата-аналар китерә. Лагерьларга кабул иткәндә аерым таләпләр юк, фәкать баланың яше генә туры килергә тиеш. Гадәттә 7-14 яшьлекләрне кабул итәбез”, - диде безгә Татарстан Диния нәзарәтенең Фән һәм уку-укыту бүлеге баш белгече Айдар Карибуллин.

Мәчет каршында эшләгән лагерьларда тәртип ягы да тиешле дәрәҗәдә куелган. ХХI гасыр инсанын йөгәнләү җиңел хезмәтләрдән саналмый. Шулай да, тәртипсез балаларның колакларын борырга ашыкмыйлар биредә, барысына да үгет, нәсыйхәт аша ирешелә. Кыямәт көне, җәһәнәм турында фикер алышулар үзләре үк уңай нәтиҗәләр китерә икән. Без уйлаганча, балалар тирәсендә мәчет мулласы яки абыстае гына йөрми, ә күпмедер дәрәҗәдә педагогик тәҗрибәсе булган республикабызның Казан ислам көллияте, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, “Ак өмет” пансионаты, Россия ислам институты кебек дини уку йортларыннан шәкертләр дә җәлеп ителә икән бу лагерьларга.

 


Мөршидә КЫЯМОВА