string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7547.html"
29.05.2014 10:33

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Сәламне  бирү  үз эченә  үзара дуслыкны, тынычлык таратуны алган. Моннан тыш сәламләү белән мөрәҗәгать итү исламда аерым кагыйдәләрне үтәүне таләп итә. Динебездә яшәеш рәвеше ислам дине тарафыннан канунлаштырылган һәм ул барлык мөселманнар өчен бер.         

        Мөселманга хас сыйфат - башка мөселман кешесе белән сәламләшү, сәлам бирү турында  Коръәни-Кәримдә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әй, мөэминнәр! Үзегезнең өйләрегездән башка өйләргә рөхсәт алмыйча кермәгез һәм өйдә булган кешеләргә сәлам бирегез...” (“Нур” сүрәсе, 27 нче аять).  

        Мөселманнарның бер-берсе белән очрашып сәлам бирешүләре сөннәт гамәл  булып санала. Ике як та бергәләп сәлам бирсә, сөннәт гамәл үтәлгән була.  Бер тараф (як) соңга калса, аның эше сәлам алуга, сәлам кайтаруга, җавап бирүгә кайтып кала. Әлеге гамәл фарыз хөкеменә керә.

        “Әл- Ислам” дигән сүз Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгаләнең күпсанлы исемнәреннән берсе.  Сәлам бирү “Аллаһы Тәгалә исеме сезнең белән, сез Аллаһының саклавында” дигән сүзләрне аңлата. Мөхәммәд Пәйгамбәребез галәйһиссәлам дә сәламләшү хакында безгә күп нәсыйхәтләр калдырган. Бер хәдисендә Рәсүлебез  әйткән: “Аллаһ исеме белән ант итәм, камил мөэмин булмыйча җәннәткә керә алмассыз. Ә мөэмин булмассыз бер-берегезне яратканчыга кадәр. Әйтимме, сезне үзара дуслыкка, мәхәббәткә сәбәп булган бер сыйфатны - арагызда сәлам таратыгыз”.

        “Сәлам”  сүзе “сәламәт”  дигән сүздән алынган һәм  сәлам бирүнең  мәгънәсе дә  “сезгә сәламәтлек телим,   безнең тарафтан сезгә зарар булмас” дип әйтү.  Һәрхәлдә, сәлам бирешү  ул хәвеф вә хәтәрнең юклыгын аңлатудан һәм хәерлелекне  белдерүдән гыйбарәт булган бер бик гүзәл мәгънәле гамәлдер.

        Дин кардәшләрем, сәлам бирешүдә зур хикмәтләр бар. Чыннан да, бер кеше безгә елмаеп: “Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ”, - дип сәлам бирсә, безнең күңелләребездә аңа карата җылылык, мәхәббәт туа. Без дә аңа шулай ук елмаеп: “Үә галәйкүм әссәлам үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ”, - дип якты чырай белән җавап кайтарсак, аның күңелендә дә безгә карата ярату, җылылык барлыкка килер. Әгәр без шулай эшләсәк, бу эшләребез йөрәкләребезне начар сыйфатлардан пакьләр, җаннарыбызны уятыр, иманнарыбызны куәтләр. Телебез белән башкаларга хәер-дога кылу, сәламәтлек, тынычлык теләү - телебезнең юмартлыгыннан, күңелебез сафлыгыннан килгән матур сыйфаттыр.
        Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, сәламләшү мәсьәләсендә бездә зур кимчелекләр бар. Безнең арабызда сәламләшүгә бик җиңел, игътибарсыз караучылар да очрый. Кайсыларыбыз авырсынабыз, онытабыз, кайберәүләребез дәрәҗәләребез белән масаеп, тәкәбберләнеп башкаларга сәлам бирмибез. Ә бит: “Күңелендә бер тамчы тәкәбберлек булган бәндә җәннәткә кермәс”, - ди Аллаһының Рәсүле.

        Кардәшләрем, без бит мөселманнар,  Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа  салләллаһу галәйһиссәлам өммәтеннән, без аның сөннәтләрен шатланып үтәргә тиешбез. Хәзрәти Рәсүл Әкрам үзен ничек тоткан соң? Очраган кешегә үзе беренче сәлам биргән, күрешергә теләп кул суза торган булган... Ә без ничек? Теләгән кешегә сәлам бирәбез, теләмәгән, яратмаган кешеләр белән сәламләшмибез, икенче якка борылып узабыз, бу мөселманлык түгел инде. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам безгә үзебезне ничек тотарга куша соң? Бер хәдистә әйтелә: “Бер ир кеше Рәсүл галәйһиссәламнән: “Исламда иң яхшы эшләрдән ни санала?” - дип сораган. “Иң яхшысы - мохтаҗларны сыйлау һәм белгән вә белмәгән кешеләргә сәлам бирү”, - дип җавап кайтарган Пәйгамбәребез галәйһиссәлам.

        Сәлам хакында шундый сөенечле хәбәрләр булганга күрә сәламләшүгә бик игътибар итәргә кирәк. Сәлам бирер өчен көч-куәт, байлык-мал, зур белемле булу кирәкми, күңелебезнең эчкерсезлеге, пакьлеге генә кирәк. Аллаһының Рәсүле:  “ Сүздән элек сәлам  булсын”, -  дигән.

        Сәлам бирү - сөннәт гамәл, ә аңа җавап кайтару, сәлам алу - бу инде ваҗиб хөкеменә керә, дидек. Коръәни-Кәримдә: “...Сезгә сәлам бирелсә - яхшырак яки шулай ук җавап кайтарыгыз”, - ди Аллаһ Раббыбыз. Шуның өчен без сәлам бирелгәнне ишетсәк, аңа җавап кайтарырга тиеш булабыз.
        Сәламләшүнең тәртибенә килгән вакытта, кечеләр - олыларга, үтеп баручылар - туктап торучыларга, транспортта баручылар - җәяүлеләргә, азлар күпләргә башлап сәлам бирергә тиешле. Күп халык арасында бер кешенең сәламе бар кеше өчен дә җитә, әмма һәрберсе белән сәламләшсә тагын да яхшырак була. Намаз, Коръән, вәгазь укылган вакытта сәлам бирелмәс. Сәламләшкәндә елмаеп, кул бирешеп күрешергә кирәк, баш ияргә кирәкми.

        Кайчакта шундый очракка тап булабыз, мәҗлестә Коръән укыла, вәгазь сөйләнә һәм ризыклана торган  вакытта  соңга калып килгән кеше кул биреп күрешә башлый.  Мондый гадәт мәҗлесне бизәми.  Соңга калган кешегә тыныч кына кереп утыру хәерле яисә  сәламне артык тавыш чыгармый гына биргән очракта, җәмәгатьтән бер кешенең   җавап кайтаруы җитә.

        Ир яисә  хатын  булсын, аңа сәламнең яхшысы: “Әссәләәмү галәйкүм”, - дип әйтүдер. Әгәр дә  “Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәтүһ”, -  дип сәламләсәк, бу тагын да  тулырак һәм әҗерлерәк булачак.  

        Бер кеше аркылы җибәрелгән сәламгә дә: “Үә галәйкүм әссәләәм”, - дип җавап бирергә кирәк.  Кем дә булса берәр кешегә сәлам җибәрсә,  ул сәламне иясенә тапшырырга кирәк, чөнки сәлам - бер әманәттер.

        Ирләрнең - ирләргә, хатыннарның - хатын- кызларга, мәхрәмнәрнең мәхрәмнәргә сәлам  бирүләре сөннәт булса да, кызганычка, бүгенге көндә әлеге гамәлебез артта калган. Аллаһының рәхмәте белән имамнарыбыз, мөгаллимнәребез үз мәхәлләребездә, мәдрәсәләребездә  шушы гамәлне халыкка җиткерә алсак, таратсак, бу Аллаһының Рәсүленең бер сөннәтен ныгыту, торгызу булыр иде, иншә Аллаһ. Өй әһелләребезне - әти-әниләрне, әби-бабайларны, ир-хатыннарны, бала-чагаларны да сәламләргә онытмыйк, чөнки сәлам бирешү гаиләдәге мәхәббәтне, тынычлыкны арттыра.

        Әгәр ике мөселман бәндәсе бергә очрашканда кул бирешеп күрешсәләр, бер-берсеннән аерылганчы ук гөнаһлары  ярлыканыр. Очрашканда гына түгел, ә саубуллашканда да сәламләшергә кирәк, моңа Пәйгамбәребез галәйһиссәлам сүзләре дәлил булып тора: “Әгәр бер кеше башкаларга кушылса - сәлам бирсен, әгәр аларны ташларга теләсә - сәлам бирсен, чөнки икенчесенең кирәклеге беренчесеннән ким түгел”.

        Мөселман кардәшләребез  белән елмаеп сәламләшсәк - моны Коръәни-Кәрим һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушкан нәсыйхәтләрне истә тотып үтәсәк, Аллаһы Тәгалә безгә әҗер-савапларын бирер, арабызда җылылык, мәхәббәт хисләре артыр, иншә Аллаһ. Динебезнең хөрмәтле булуын, яшьләребезнең дингә тартылуларын теләсәк, сәламләшү кагыйдәләрен яхшы белеп һәм көндәлек тормышыбызда кулланыйк!
        Аллаһы Тәгалә барчабызның күңелләренә  динебезне чын мәхәббәт илә һәм дә булган күркәм гореф-гадәтләрне  саклап, яратып тотарга,  мөселман булып яшәргә насыйп әйләсен!

        Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

                                                               Ильяс хәзрәт ҖИҺАНШИН,

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры

"Дин вә мәгыйшәт"

 

                                   Хәдисләр

        “Сәлам” дигән сүз Аллаһы Тәгаләнең бер исеме. Бу сүзне Аллаһы Тәгалә җир йөзенә чыгарган иде, сез аны үз арагызда таратыгыз. Бер мөселман кешеләр яныннан узып бара, аларга сәлам бирә, һәм алар да аңа сәлам кайтаралар икән, шул сүз белән әлеге кеше олы дәрәҗә барлыгын аларның исенә төшергән булыр. Сәламне кайтармый    калдырган булсалар да, алар урынына изге, пакь затлар сәламгә каршы җавап кайтарган булырлар иде.

        Пәйгамбәр (с.г.в.) балалар яныннан узып бара торган булса, аларга сәлам бирә иде.

        Кем сүзен сәлам бирүдән башлый, шул Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә иң якын кеше.

        Атта баручы - җәяүлегә, җәяүле - утырып торучыга, азчылык күпчелеккә сәлам бирсен, сәлам кайтарганга - савап, кайтармаганга берни юк.

       Сәламләшү күрешү белән тәмам.

       Сүзләрен сәлам бирүдән башламаганнарга юл куймагыз.

        Ике мөселман очрашкач та, Аллаһка хәмедләр әйтешеп, үзара кул биреп күрешсәләр һәм бер-берләренә ярлыкану теләсәләр, аларның һәр икесе ярлыканыр.