string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7548.html"
27.05.2014 13:01

Гаиләдәге гыйлем бәйрәме

        Бу Гыйлем бәйрәме мәхәллә мөселманнары күңелендә иң беренчесе булганы өчен генә түгел, куанычлы нәтиҗәләре белән дә истә калыр, мөгаен. Быелгы уку елында Гаилә мәчете каршындагы курсларда өлкәннәр һәм балалар - барлыгы 180 гә якын кеше белем алды. Аларны 16 мөгаллим - югары белемле абыстайлар, хәзрәтләр, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре укытты. Уку елының уңышлы тәмамлануын алар зурдан кубып үткәрергә булды - махсус пешекчеләр яллап әзерләнгән табынга ул көнне 250 дән артык кеше җыелган иде.

        Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, шәкертләрне һәм мөгаллимнәрне Гыйлем бәйрәме белән котлап, аларга рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. “Сез биргән белем ул - әманәт. Аллаһы Раббыбыз сездән разый булсын, савапларын язсын!- дип ул укытучыларга мөрәҗәгать итте. - Монда бар да сәдака, укыту өчен кирәк булган әсбаплар: тактадыр, партадыр, башкасыдыр - иганәчеләребез бүләге. Аларга да әҗер-саваплары язылсын”. Аннары хәзрәт, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләренә нигезләп, гыйлем алуның һәр мөселман өчен мөһимлеге турында вәгазь сөйләде.

        Соңыннан мәчет каршындагы курсларга йөргән барча шәкертләргә “Ислам нигезләре” гыйлеме буенча 260 сәгатьлек курслар үтүләре турындагы сертификат тапшырылды.

        Бәйрәмгә бик күп кунаклар да чакырылган иде. Казан шәһәре башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Ирек Арсланов та мәхәллә халкын бәйрәм белән котлады. Казанның 59 мәчетендә бүгенге көндә җомга намазлары укыла һәм дини эшчәнлек алып барыла икән бу - безнең өчен зур горурлык. Гаилә мәчете әле узган ел гына ачылса да, мәхәллә булып оешып, инде шәһәребезнең иң күренекле рухи үсеш үзәкләренең берсенә әверелде. Сезнең эшчәнлектән башка моны күз алдына да китереп булмый. Намазга кеше йөрмәсә,  мәчетнең ни кадере булыр? - диде ул, хәзрәтләрнең югары дәрәҗәдә эшчәнлек алып баруларын ассызыклап. 

        Аннары балалар ел дәвамында биредә алган белемнәрен күрсәттеләр, Коръән аятьләре укыдылар. Мөнәҗәтләр әйттеләр, кызыклы викторина сорауларына җаваплар бирделәр.        

        Бәйрәм тәм-томнардан сыгылып торган мул табын артында әле озак дәвам итте. Шәкертләр төркем-төркем булып истәлеккә фотога төште, мөгаллимнәр киләсе уку елына уй-ниятләре белән уртаклашты. Без исә Татарстан мөфтие урынбасары, Гаилә мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИНнан коллектив алдына куелган максатлар турында сораштык.

                Мәчетебез районның “йөрәге”нә әверелсен, дибез

        - Яшь кешеме ул, әби-бабаймы, әллә бала-чагамы - бирегә нәрсә эзләп килгән булса, шуны тапсын иде. Аллага шөкер, балага исем кушу, никах уку залы эшләп тора. Никах мәҗлесен әти-әниләре, туганнары белән килеп уздырырлык уңайлыклар тудырырга тырышабыз. Хәзерге яшьләр бер ел торалар да, холыкларыбыз туры килмәде, дип аерылышалар. Сәбәбе әти-әниләренең рөхсәтләрен алмыйча яши башлау. Шуңа күрә дәрәҗәле урында - түр башында әти-әниләре утырсын, дибез.

        Без диннәр, гореф-гадәтләргә уңай караш булган дөньяви дәүләттә яшибез. Шуңа күрә дәгъвәт бүлеге булдырып, шушы бүлек дөньяви бәйрәмнәргә багышлап аерым чаралар уздырса, әле намазга  басмаган, мәчеткә йөрергә ояла торган, нәрсәнедер дөрес эшләмәм, дөрес әйтмәм, дигән кешеләр дә курыкмыйча, оялмыйча мәчетебезгә йөри башларлар, иншә Алла. Атна саен кечерәк чаралар булса, айга бер тапкыр кунаклар чакырып, вәгазь белән, дәгъвәт белән зуррак бәйрәмнәр үткәрергә дигән теләк бар.  

        Гаилә ул балалардан башлана. Аллаһы Тәгалә разый булсын, без аларны һәрдаим кайгыртып торабыз. Менә хәзер дә архитекторлар белән сөйләшүләр бара, мәчет ишегалдында балалар мәйданчыгы ясарга ниятләдек.  Турникларын, таучыкларын, урындыкларын куеп, юлларын ясасак, олылар да, яшьләр дә рәхәтләнеп мәчет янында ял итәрләр иде. Нинди милләттән, диннән булуларына карамастан, районыбыз халкы биредә рәхәтләнеп ял итәчәк, Алла теләсә.

        Мәчеткә шатлык белән дә, кайгы белән дә киләләр. Кайгылы вакытларында да кардәшләребезгә ярдәм итәргә насыйп булсын иде. Үзем дә әти-әниемне җирләдем, беләм, ул чакта бик авыр була, нишләргә дә белмисең. Кайгылы вакытында мәчетебезгә керәләр икән, кәфенлекләре дә, ләхет такталары да, юа торган әби-бабайлары да, җеназа укучы мулласы да әзер булып торсын. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә, кайгылы вакытында бер кешегә ярдәм күрсәтсәк, Аллаһы Тәгалә аның теләгәнен үтәр, диелә. 

        Киләчәккә планнар бар инде ул, мин аларны куркып кына әйтәм. Без мәетләрне юу өчен тугызынчы катларга менгезәбез. Хәтта бастырып күтәрәбез, чөнки лифтлар да, баскыч мәйданчыклары да бәләкәй. Болай да кайгылы вакытта тагын шундый уңайсызлыклар өстәлә. Европада, гарәп илләрендә, Төркиядә әнә зур мәчетләр янында мәетләрне юа торган җеназаханәләр бар. Аллаһы Тәгалә ярдәмен салып, менә шуларын да булдырсак иде. Юып, кәфенләп, җеназасын укып, шушыннан, иншә Алла, мөселман зиратына озата торган булсак иде.

        Әлхәмдүлилләһ, мәчеткә йөрүчеләр көннән-көн күбәя. Хәзерге вакытта җомгада ике зал тула, хатын-кызлар да үз залларын тутыра. Җәйгелеккә, рамазан аена кадәр залга сыймый калган кардәшләребез өчен төзтүбәме, чатырлармы - нәрсәдер уйларга кирәк. Рамазан аенда мәчетебездә көн саен ифтар ашлары уздырырга ниятләп торабыз. Кардәшләребез инде ифтар ашын үткәрергә чиратка да языла башладылар, хәзрәт, миңа бер көнне калдырыгыз, ике гаиләгә бер көн калдырыгыз, дип мөрәҗәгать итәләр. Без моны бик хуплап, урын бирәбез, чөнки Пәйгамбәребезнең (с.г.в.), кем ураза тотучыны ашатса, аңа ураза тоткан савап булыр, дигән сүзе бар.

        Табиблар никадәр генә саваплы димәсен, хәзерге заманда халык җәяү йөрми. Җомга көнне машиналар куярга урын юк. Шәһәр башлыклары белән уйлашып, мәчеткә йөрүчеләр өчен парковкалар булдырырга кирәк, дип уйлыйбыз.

        Балаларны мәчеткә җәлеп итү максатыннан без мәктәпләр, балалар бакчалары, ишегалды клублары белән дә эшлибез. Хәзерге вакытта  дус, бердәм мөгаллимнәр коллективы тупланды. Әмма бу эштә дә заманадан артта калырга ярамый. Диния нәзарәте тарафыннан расланган дәреслекләрне электрон телгә күчереп, шуларны да кулланырга Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен иде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме ачарга теләк бар, әти-әниләр дә бик сорый. Әмма сыйныф бүлмәләре җитми, кайсы почмакта ясарга дип баш ватабыз.

        Мөселман кем ул дигәндә, озын сакаллы кыска ыштанлы, кулына автомат тоткан кешене күз алдына китерүчеләр бар, монысы өчен телевизорга “рәхмәт” инде. Мөселман ул - Раббыбыз Аллага буйсынучы, Аллаһ әйткәнне үтәүче кеше. Янәшәбездә яшәүче башка дин, башка милләт кешеләре мөселманны телевизор күрсәткән сюжетлар буенча түгел, ә безнең мәчетебезгә йөрүчеләргә карап танысыннар иде. Гаилә мәчете районыбызның “йөрәге” булып, шушында килгән һәр кеше үзен гаиләсенә кайткан шикелле  хис итсен иде.

 

Нәүбәһар КӘБИРОВА