string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7549.html"
27.05.2014 13:03

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия мөселман яшьләре берлеге “Мөселман ышаныч телефоны”н эшләтеп җибәрде. (843) 202-4-202 номерын җыеп, шәригать буенча экспертка, мөселман психологы һәм юристка үзеңне борчыган сорауны бирергә мөмкин.  “Мөселман ышаныч телефоны”на халык күбесенчә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итә? Татарстанның баш казые ярдәмчесе Рөстәм хәзрәт ВӘЛИУЛЛИН белән шул сораудан башланган әңгәмәбез ислам диненә мөнәсәбәт, рухи үсеш, гомумән, яшәешебез турында килеп чыкты. 

         - Шалтыратулар бик күп, намазга барып килгән арада да йөзәр шалтырату кабул ителми калган була. Кайберләре озаклап сорау бирәләр дә башкаларга вакыт җитми. Сезгә чыгып булмый, дип зарланучылар да бар.  Бөтен Татарстанга бер телефон бит ул! Техник яктан килгәндә, безнең күбрәк кешегә җавап бирергә мөмкинчелек бар, тик белгечләр җитми. Ник дисәң, бу бит гади генә аралашу түгел, су астындагы ташларны кузгатып, бик күп факторларны исәпкә ала торгач, дин ягыннан гади генә күренгән вакыйганың да хөкеме үзгәреп китә. Кайбер кешеләр бездә соңгы инстанция күрә. Олы яшьтәге кешеләр, минем яшисем килми, дип шалтырата. Аны аңларга, күңелендә уңай хис, өмет тудырырга тырышасың...

        Өлкән яшьтәге кеше күп очракта балалары аркасында тынычлыгын югалта. Бервакыт мәчеткә килгән бер апа “балакаем” дип өзгәләнеп елый инде. Балакаегызга ничә яшь соң, дим. 45, ди. Шул яшькә җитеп, һаман әнисенең муенында утыра икән теге. Ир башың белән әниеңнең пенсиясенә кредит рәсмиләштереп, аннан түләттер инде. Кызганычка, бу бит хәзер гадәти хәлгә әйләнеп бара. Ә табигатьтә ничек? Фәлән көнгә җиткәч, кошлар балаларын оядан бәреп төшерә. Очып китә алса – маладис, егылып төшсә – үзе гаепле. Ә безнең “кошлар” инде йоннары чаларган, үзләре әниләрен “оядан” куып чыгаралар. Бервакытны картлар йортыннан бер автобус әбиләрне мәчеткә ифтар ашына алып барган идем. Барысының да балалары үлеп беткән микәнни, дип аптырадым башта. “Юк. Үзебез тинтәк, - ди арадан берсе. - Үз вакытында артык үчтекиләдек. Үсеп җиткәч әнә хатыны кирәк булды, без арттык”. Вакытында ярдәмнән өзә белергә кирәк баланы. Мин бер вакыйганы беләм. Хәзер хәтеремдә түгел - әллә Чаллыда, әллә Түбән Камада бер атаның өч улы булган. Ата кәсеп иткән күрәмсең, балалар җитеш тормышта көчле булып үсеп киләләр икән. Боларның көчен дөрес юнәлдермәсә, харап булачакларын аңлый ата кеше. Балаларын җыеп ала да болай ди: “18 яшьтән сезгә минем өйдә йокларга урын һәм кичкырын кайтуыгызга бер тәлинкә аш. Калганын үзегез уйлагыз”.  Тиздән кесә акчасы бетәсен белсәң, син аны ничек тотасың? Әлбәттә, сабырлык белән. Олы улы уйлый, кымшана башлый, унсигезе тулгач, югалып калмый, әкренләп аякка баса. Икенчесенә, өченчесенә дә шул ук кагыйдә. Хәзер әнә әтиләрен кулларында гына йөртмиләр! Шулай итмәсә, без бозылып киткән булыр идек, диләр.

        - Хәзрәт, ә яшьләр нинди сорау белән шалтырата?

        - Күбесенчә җавапсыз мәхәббәттән бәргәләнеп, яшисе килми, дип шалтыраталар. Кеше ул вакытта артык хисле була, илһамланган шагыйрь кебек әллә нишли. Кеше хәлен белмәгән кеше булсам, бу акылдан язгандыр, дип уйлар идем. Андыйларга болай дип аңлатам: бердән, мәхәббәтең төшкән кеше аңа лаек булырга тиеш. Икенчедән, чиксез мәхәббәткә – гашыйк булуга Аллаһы Тәгалә генә лаек (гәрчә бездә ул сүзне кешегә карата кулланалар). Гыйшык белән берәр мәхлукны яратсаң һәлак буласың. Нигә? Чөнки аңа кирәк дәрәҗәдән артык ярату сәбәпле ул сиңа лаеклы җавап кайтара алмый. Ә менә кеше Аллаһны, дөньяви мәшәкатьләрне дә сизмичә, үзенең, әйтик, хәрабә йортта яшәгәнен дә күрмичә, шулкадәр нык яратса, Ул бу дөньяда булмаса, теге дөньяда хакын кайтара (әле бу дөньяда да яхшы йортка күчерергә мөмкин).   

        - Кешегә карата булган андый хистән ничек арынырга?

-         Ураза тотарга, энергия бирә торган ризыкны азрак ашарга, күбрәк су эчәргә кирәк. Бу тәҗрибәдән чыккан гына җавап, хәдискә таянып әйтүем түгел. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез (с.г.в.) аша тормышта безгә бәла китерә торган әйберләрдән котылу юлын күрсәткән. Ул (с.г.в.) балаларын да, хатыннарын, дусларын, туганнарын да яраткан. Әмма Аллаһы Тәгаләгә гыйшкын башка беркемне ярату белән дә чагыштырырлык булмаган. Аллаһ: “Котылмас, уңышка ирешмәс шул, кемнең күңелендә әти-әнисенә, балаларына һәм туганнарына Пәйгамбәргә (с.г.в.) караганда хисе якынрак булса; ул югалту кичерә”, - ди. Ул Рәсүлебезне менә нәрсә белән сөендерә! Ә кеше нигә югалту кичерә соң? Ничек инде әти-әниең, балаларыңа караганда Пәйгамбәрне (с.г.в.) ныграк яратырга мөмкин? Чөнки Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Аллаһы Тәгаләгә гыйшкы көчле булган һәм ул (с.г.в.) безне әти-әниебезне, балаларыбызны яратырга, хисебезне дөрес өлешләргә бүләргә өйрәтте.

-          Моны акыл белән аңлап була, ә күңелгә ничек салырга?

-          Акылың күңелеңне җиңә алмый икән, янә ураза тот. Күңелең акыл артыннан барып җитә алмый икән, намаз укы. Иртәнге, төшке, кичке ашны ашамаган кеше белән нәрсә була? Гастрит, ашказаны җәрәхәте, яман шеш, үлеп китәргә дә мөмкин. Җанның да “ашказаны” бар, аңа да ризык кирәк.  Күп кешенең җаны җитлекмичә, җиде яшендә кала. Җиде яшьлек сабыйның, физик яктан хәтта иң зәгыйфенең дә, иптәшләре арасында тигезлекне саклар өчен рухи көче җитә. Җиде яшьтә кеше физик яктан камилләшә башлый, ә җан шул урында кала. Менә ни өчен Пәйгамбәребез (с.г.в.) җиде яшьтә намазга басарга куша. Кайчакта аптырап китәсең – әңгәмәдәшеңә 40-50 яшь, ә җаны җиде яшьтәге баланыкы. Рухи үсеш өчен Аллаһ безгә биш вакыт намаз биргән. Бар шундыйлар да: үзе утыз яшендә, җаны алтмышта. Димәк, сабый чактан ук намаз укый...

-          Күбрәк мәхәббәт турында шалтыраталар, димәк...

-         Хис турында дияр идем. Тормышына нәфрәтләнеп шалтыратучылар да байтак. Биредә сүз, мин дөрес яшәдем, дип санаган, ләкин дөрес яшәмәгән кешеләр турында бара. Гаеп хатында, балаларда, әти-әнидә, җитәкчедә, президентта – барысында да! Ул гына гаепсез! Монда җайлап кына рухи бөлгенлектән чыгу юлын күрсәтәсең  инде.

-         “Ышаныч телефоны”на мөселманнар гына мөрәҗәгать итәме?

-         Төрле кеше бар. Беркөнне бер христиан шалтыратты, бездә кайчан ислам банкы ачыла, дип сорый. Нәрсәгә кирәк ул сезгә, дим. Гайсә пәйгамбәр безнең тормышыбызда яшәсә, мөселманнарның икътисад системасы - бүгенге көн өчен иң кулае, дигән булыр иде, ди. Бик укымышлы кешегә охшаган...

-         Хәзрәт, бу аралашуга үзегез ничек әзерләнәсез? Төрле сорауларга җавап бирергә туры килә бит.

-         Монда бөтен потенциалыңны кулланасың инде. Дин әһелләре гомер буе гыйлем алырга, шәхси үсештә булырга тиеш. Туктаса, ул шәригать кануннарын бүгенге яшәешебездә куллана алмый башлый. Мисал өчен, әгәр кеше сиксәненче елдан бүгенге көнгә кадәр бернәрсә укымаса, безнең компьютерда эшләүне күреп шаккатыр иде. Туксанынчы елларда ислам галимнәре, элек ничек уктан ату, атта йөри белү кирәк булган, бүгенге мөселман машина йөртә, компьютер куллана белергә тиеш, дигән фәтва чыгарды (фәтвага таянып эшләсә - әҗерле була, үз теләге белән генә эшләсә - нәрсәгәдер ирешер өчен эшләгән була). Машина йөртергә тиеш, дигәне, әлбәттә, җаны-тәне сау-сәламәт булган кешегә кагыла. Мәсәлән, күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән кешегә машина йөртергә ярамый. Хәтта кешенең бер күзе генә күрмәсә дә, ул ераклык-якынлыкны аера алмый бит. Бер генә колагы ишетсә, тавышның каян килгәнен белми. Өч колак булса да - мәшәкать. Компьютерга бер күз белән генә дә карап утырырга була анысы. Һәр әгъзаны Аллаһ безгә бер хикмәт белән бүләк иткән. “Ул – Аллаһ колак, күзләр вә күңел бирде сезгә, ләкин сезнең шөкер иткәнегез бик аздыр”, - диелә “Мөэминнәр” сүрәсендә (78 нче аять).

-         Әңгәмәдәшегезне исламга килергә өндисезме?

-         Ул мәсьәләдә бик сак булырга кирәк. Исламга хәзер күпләп киләләр, шөкер. Әмма шул яңа гына намазга басканнар арасында калганнарны тар фикерле, аңсыз дип санаучылар байтак. Бүгенге мөселманнарның хәле белән санлашмыйлар, дин исеменнән үз фәлсәфәләрен тарата башлыйлар. Алар бик актив, әмма диндә озак тормыйлар. Башкалардан таләп итәсең икән, иң әүвәл үзең шул нәтиҗәгә иреш син. Гайбәттән, мал-дан яратудан арынмаган килеш нигә башкаларны тәнкыйтьлисең? Иң яратмаганым – этник мөселман дигән төшенчә. Ул сүзгә хәдистә дә, Коръәндә дә дәлил юк. Бу бит, ул мөселман гаиләсендә туган, ләкин мөселман түгел, дип әйтү. Әле яңа гына ислам белән таныша башлаган кеше, иң аз дигәндә, алты-җиде буын әби-бабасы мөселман булган, ләкин намаз укымаучыны шулай дип атый. Иман китерү өчен Аллаһы Тәгаләгә һәм Аның Рәсүленә ышану җитә. Намаз укымаган мөселман гөнаһкяр була, әмма ул синең кашыңда гөнаһкяр түгел. Ул бит сиңа түгел, Аллаһ каршында үзенә зыян салды. Вәгазьли алсаң вәгазьлә, әмма иманына тимә син аның!

        Ләкин бу - намаз укымаган кешеләрне яклап әйтелгән сүз түгел. Мин аларны тәнкыйтьлим. Юкса, намаз укыр өчен хәзер бөтен шартлар да бар. Безнең мөселманнар намаз укымаулары белән бик күпне югалта.   

                                    Әңгәмәдәш – Нәүбәһар КӘБИРОВА