Саба мәчетендә дин сабагы алучы балалар Изге Болгарда узган республикакүләм бәйгегә барды

22 май 2014 ел 09:38

Узган шимбә һәм  якшәмбе көннәрендә Саба мәчетенә йөреп дин сабагы алучы малайларны һәм кызларны Изге Болгар  җиренә республика буенча уздырыла торган бәйгегә алып бардылар. Отсазлары Тәнзилә хаҗия Йосыпова һәм Алмаз хәзрәт Гаянов алар белән алдан хәзерлек чаралары күргәннәр иде. Балалар белән  әниләргә бару мөмкинлеге бирү безнең  өчен олы бүләк булды. Кояш чыгу белән  сәфәр намазларыбызны укып юлга кузгалдык. Кояшлы матур иртәдә юлда барганда да сорауларга  җавапларны  табуда остазларның ярдәмен күрдек. Үтемле  вәгазьләр тыңлап бардык.

Викторина  һәм Коръән уку бәйгеләреннән торган  ярышны Болгарда балалар белән  әле беренче тапкыр гына  үткәрүләре икән. Әзерлек чаралары бик  яхшы күрелгән.Катнашучыларның  исем-фамилияләре язылган беджиклар эшләнгән. Килүчеләрне “Ак мәчеттә” иртәнге аш белән каршы алдылар. Дин  әһелләренең  кыскача вәгазьләреннән соң балаларны ике группага бүлеп бәйге башланып китте. Коръән укучыларны мәдрәсә өлешенә аерым  җыйдылар, викторина өлеше  “Ак мәчет”нең намаз уку бүлмәсендә узды. Ике йөздән артык сораудан торган  бәйгедә сорауларның төрлесе бар иде. Җавап биргән  һәр балага  медальләр формасында билгеләр әзерләнгән. Нәтижәләрне дә шушы медальләр санына карап ясадылар. Авыр сорауларга берьюлы икешәр медаль бирү очраклары да булды. Унбиш урынга кадәр бүләкләр бирелде.

    Коръән уку өлеше дә икегә бүленеп бүләкләнде. Ярты  җүз белүчеләр һәм  бер  җүз белүчеләр (бер  җүз - 20 битне яттан белү).Беренче  һәм икенче урыннарны алучы балалар  үзләренең макамле, матур укуларын барлык халык алдында да күрсәттеләр.

 Без бу бәйгедә иң мөһиме  җиңү түгел, катнашып белемнәрне тагын да ныгыту икәненә төшендек.Үзебез өчен бик күп мәгълүмат җыйнап,иманнарыбызны ныгытып, рухи байлык алып кайттык без  Изге Болгар  җиреннән.

Гүзәлия Ганиева,

Байлар Сабасы.

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана