string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7552.html"
13.05.2014 14:33

Белгәнебезчә, хәзер Татарстаныбызда мәчетләр салу тәмамланып килә. Ә алда үз-үзеңне аямыйча хезмәт кую, бер-береңә хөрмәт күрсәтеп, үзара ярдәмләшү аша бара торган гыйлемгә омтылу, үзләштергәннәреңне-ятлаганнарыңны дөресләү, белгәннәреңне башкаларга да дәрес итү бурычы тора. Мин аны мәчетләр салуга караганда да авыррак, катлаулырак, җаваплырак, зур көч куюны сорый, дияр идем. Дөрес, без үзебез булганны саклау, халыкны мәчеткә тарту, җомга вәгазьләрен үтемле итеп сөйләү, Ислам динен халыкка аңлатып кына китү түгел, ул йөрәкләргә дә барып җитсен өчен, бар көчебезне куеп тырышабыз шикелле. Бу өлкәдә мөфтият, бердәм эш алып бару белән бергә, үзенең барлык мөмкинлекләрен эшкә җигә дисәм дә, ялгыш булмас. Кайсы гына мәчеткә керсәң дә, имамнарның шатлыклы йөзен күрәсең, мөфтияткә рәхмәт әйтүләрен күреп шатланасың. «Хәзер инде җомга вәгазендә нәрсә сөйлим икән, дип тормыйбыз, Аллага шөкер. Кулыбызда «Шура» журналы бар. Мөфтияткә рәхмәт инде», - ди алар. Шул ук вакытта мөфтият мәчетләрдә имамнарның сөйләгән вәгазьләренең эчтәлегенә дә игътибар итә икән. Күп мәчетләрдә вәгазь темасын теркәп бару да гадәткә кереп бара. «Мөфтияттән килгән тикшерүчеләргә дәфтәр, журналларыбызны күрсәтәбез. Кирәк урында ярдәм дә итәләр. Кыскасы, эшлисе эшләребез бик күп әле», - ди имамнар.

Шул ук вакытта: «Мәчетләребез, шөкер, бар, әмма халык - өйдә, телевизор карый. Халыкка тәрбия бирә торган тапшыру булса, карасыннар, ул да кирәк», - дип уфтанган дин әһелләре белән дә еш очрашырга туры килә. Заманында Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Мөштәри безне сабыр булырга, су агымына ага белергә, тормышыбызны дин белән бәйләп барырга, илгә хезмәт итәргә өйрәтсә, Исхак хәзрәт Лотфуллин гыйлемгә омтылырга, вакытны исраф итмәскә, тәвәккәл булырга, илебезнең тынычлыгын саклау, аның дәрәҗәсен күтәрү, туган туфракны хөрмәтләү, гореф-гадәтләрне, әхлакый тәрбияләрне халкыбызга кайтару турында да дәрес бирер иде. Бу таләпләр миңа бала вакытта ук таныш, чөнки әтиебез безгә: «Имам, абыстайларның вазифасы бәлеш ашау гына түгел, балалар, илгә туган туфракка хезмәт итү, ана телен, гореф-гадәтләрне саклауга, фәнне үстерүгә өлеш кертү. Алар барысы бергә - олы йомгак кебек, бер очын гына югалтсак та, йомгак чуала, димәк, барысы да зәгыйфьләнә», - дип өйрәтеп килде. Менә бу таләпләр 1889 елда туган әти-әниебезнең, ягъни шул заман кешеләренең тормыш таләбе булган, икенче төрле әйткәндә, татар милләтенең 1000 еллык тарихының нигезен тәшкил иткән, дияр идем.

Хәзер исә, театр, концерт залларында, бигрәк тә үзешчән сәнгатькярләрнең чыгышларын тамаша кылганда, халык еш кына көлеп утыра. Ә нәрсәдән көлә тамашачы? Үзеннән, милләтеннән, тарихыннан көлә түгелме ул? Әйтик, сәхнәдә бер кыз бала, кулындагы кәнфитен күрсәтеп, аны әбисенә суза. Әби, атна буе ризык күрмәгән кеше кебек, шуңа ташлана. Нигә? Без шулкадәр ачмыни? Соңгы 5 ел эчендә өч зур корылык булды. Шуңа карамастан, бер вакытта да, әлхәмдүлилләһ, өстәлебездән икмәк өзелмәде. Илгә рәхмәт әйтәсе урында, без, ач бүредәй кыланып, кеше көлдерәбез, күңелләре күтәрелсен, янәсе. Бу мәгънәсезлектән гаҗизләнеп, елыйсы килә.

Әтиебез ягыннан 13 буын бабаларым мулла, мәзин булган. Безнең гаилә Мәрҗани мәчетендә хезмәт иткән 17 имам белән аралашып яшәде. Аларның ничек итеп илебез, динебез, дип җан атып гомер иткәнен күреп үстек.

Аллаһ сүзен әйтергә ярамаган елларда да, бездә, кача-поса, дигәндәй, 30-40ар мулла җыелышып, берсе-берсенә Коръән укуларын тыңлатыр, киңәшер иде. Бервакыт арадан берсе: «Фәесхан, тиздән яз җитә. Кешеләрне җыеп, өмә ясап, колхоз кырларына ашлама тараттыруны онытма! Көл, тирес, кош тизәкләрен хәзердән үк барлый торыгыз!» - диде. Алар шулай, Казаннан авылга барып, киләчәк ел ашлыгы турында да кайгырта иде.

Үз гомеремдә мин бер генә мулла хатыны, яисә кызының да ямьсез гамәлен күрмәдем. Әтиләр Мәрҗани мәчетендә хезмәт иткән 17 имам белән йөрешсә, мин дә аларның 13ен яхшы белә идем, барысының да җәмәгатьләрен, ул-кызларын хәтерлим диярлек. Берсе генә дә аякларын, тезләрен ияккә кадәр күтәреп биемәде, әйләнгәндә кендекләре дә күренмәде. Гореф-гадәтләребезне нигә шулкадәр начар итеп күрсәтергә? Киеме татарча-борынгыча. Ә идәнгә аягын бәреп биюе - гел урысча... Кайбер пьеса язучылар да үз милләтеннән, диненнән көлгән кебек тоела миңа. Берничә йөз имамны юк иткән чорларда, бәлки, хөкүмәткә аларның гаиләләрен, чыннан да дивана итеп күрсәтү кирәк булгандыр.

Динсез генә яшәп карадык бит инде. Ә нәрсәгә ирештек? Тормышны эчкечелеккә, наркоманлыкка, бозыклыкка китереп терәдек ич. Хәзерге вакытта халыкны әдәп-тәртипкә, рухи байлыкка, үз гореф-гадәтендә, үз телендә, үз динендә яшәргә өнди торган, нигездә, әхлакый тәрбияне алга куеп язылган әсәрләр, китаплар кирәк безгә. Халык шуны таләп итәргә дә тиеш, дип уйлыйм.

«Кыю кызлар» спектаклен карап чыккач, янымдагы ханымнарга: «Сезнең фикерегез ничегрәк? Ошадымы? Нинди гыйбрәтләр, нинди хисләр белән кайтасыз?»  - дип сорау бирдем. Алар, хор белән әйткәндәй, уйлап та тормастан:

- Әллә тагын? Карадык та, оныттык та инде, - диде. Ә шуны сәхнәгә куярга күпме көч сарыф ителгән!

Кино-театр сәнгате - халыкны тәрбияләү чарасы булырга тиеш ул. Аларда сурәтләнгән тормышны, тарихны үз күзләрең белән күреп: «Менә шулай булырга тиеш икән», - дип фикер йөртеп, күргәнеңне тормышыңда да куллана алырлык, хезмәткә, гыйлемгә, динеңә, әдәп-тәртипкә, әхлакый тәрбиягә юнәлеш биреп, никахыңның гомерен озайтуга ярдәм итәрлек спектакльләр кирәк хәзер безгә.

Сәнгати белем бирә торган уку йортларында укучылар: булачак артистлар, җырчылар, биючеләр, режессерлар, драматурглар, шулай ук язучылар, шагыйрьләр дә, бу турыда дәрес алырга һәм имтихан бирергә тиешле, дияр идем. Чөнки бүгенге көндә безнең телевидение  тапшыруларын да, спектакльләребезне дә бөтен дөнья карый.

Ана теле, гореф-гадәт, фән һәм дин тарихка нигез сала. Ә тарихыбызны үзгәртергә беребезнең дә хакы юк. Үз чиратында тиешле дәүләт учреждениеләре бу мәсьәләләрне күз уңында  тотарга тиештер, һәм моның шулай булачагына да, булдыра алачагына да ышанабыз без.

 

 


Сәйдә абыстай АППАКОВА