string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7560.html"
21.04.2014 08:45

«Мисс мира», «Россия гүзәле», «Нечкәбил»... Гүзәллек конкурсларының ниндие генә юк бүген! Төз, сылу гәүдә, озын аяк, матур тән – җиңүче нәкъ шушы сыйфатларга ия булырга тиеш анда. Ә Татарстан Мөслимәләр берлеге тарафыннан оештырылачак гүзәллек бәйгесендә җиңү яулау өчен, чибәр булу гына аз, иң мөһиме – гаиләдә үрнәк хатын булу.

«Хатын-кызның бөтен гүзәллеге – иренә яхшы хатын, өйдә оста бикә булуда», – ди Татарстан Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина. Шуңа да бәйгегә исемне озак уйлап тормаганнар – «Остабикә» дип атаганнар.

Остабикә... Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң? Җиңүчене нинди таләпләргә карап билгеләячәкләр? Әлеге бәйгенең үзенчәлекләре турында Наилә ханым белән әңгәмә кордык.
– Наилә ханым, бәйгене үткәрү уе каян килде?
– Республикабызда мондый бәйгеләр күбесенчә яшь кызлар арасында үткәрелә, ә без нәкъ менә хатыннарга мөрәҗәгать итәргә уйладык: Татарстан Мөселманнарының Диния нәзарәте белән берлектә республикакүләм «Остабикә» конкурсы игълан иттек. Максатыбыз – хатын-кызлар хәрәкәтен җанландырып җибәрү. Бу конкурста районнарда үткәрелеп килә торган «Зирәк хатын» бәйгесендә җиңүчеләр көч сынашачак.
«Зирәк хатын» республикабызның 30 районында үткәрелә. Бу зур эшкә башлангыч салынды инде: Яшел Үзән һәм Әлмәт районнарында уңышлы гына үткәреп кайттык. Районнардагы бәйгеләргә нәтиҗәләр чыгаргач, иншә аллаһ, Казанда, зурлап, «Остабикә» конкурсын оештырачакбыз. Дөрес, әлегә төгәл датасы билгеле түгел: зур проект, барысына да җитешеп булмый. Ләкин җәйгә кадәр үткәрербез, дип уйлыйм. Әлеге чара ике көн дәвам итәчәк. Беренче көнне корылтай үткәрергә уйладык –Татарстан мөселман хатын-кызлары корылтае булачак ул. Күп кенә хатын-кыз оешмалары безнең белән берләшергә теләк белдерде. Пленар утырышта шушы оешмаларны кабул итү булачак: тәҗрибә уртаклашу, киләчәккә планнар һәм программа белән таныштыру һ.б. Корылтайдан соң секцияләр оештырылачак: мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау министрлыкларыннан килгән вәкилләр белән бергәләп җәмгыятькә файдалы эшләрне башкару, әлеге проектларны тормышка ашыру турында фикер алышачакбыз. Ә «Остабикә» конкурсын икенче көнгә калдырырга уйладык.
– Бәйгедә кемнәр катнаша ала соң?
– Хатын-кыз ул – иренә хатын да, баласына әни дә, оныгына әби дә. Шуңа да яшь буенча чикләү куймадык. Катнашырга теләк белдерүчеләр арасында иң өлкәненә 65 яшь, ә аннан да өлкәнрәкләрнең үз-үзләренә ышанычы җитеп бетми, ахрысы.
Әлбәттә, катнашучыларның динне яхшы белүе зарур, чөнки бәйгенең бер мөһим шарты – Коръәнне укый белү, көйләп уку.
– Димәк, әлеге конкурста бары тик мөселман хатыны гына катнаша ала?
– Әйе, татар, мөселман хатыны. Күпләр: «Яулык бәйләү мөһим түгел, кешенең эчке дөньясы диндә булырга тиеш», – дип әйтәләр. Яулык япмаганнарны: «Вакытың җитәр, ябарсың», – дип тынычландырабыз. Ләкин бит Аллаһ Раббыбызның кушкан кануннары бар, яулык – шуларның берсе. Без моңа берничек тә күз йома алмыйбыз. Хатын-кызларыбыз аңласын иде: киемендә дөрес төсләр кулланса, үзенә туры килә торган стильне тапса, яулыгын килешле бәйләсә – нинди генә яшьтә булмасын, ул һәрвакыт яшь күренәчәк. Чөнки яулык хатын-кызларга нур, гүзәллек өсти.
– Бәйгенең бер шарты – Коръән уку, дидегез. Ә калган таләпләргә килсәк...
– Иң беренчесе – һәр катнашучы үз районы белән таныштыра. Моны без презентация рәвешендә ясарга уйладык. Әйтик, конкурсант Мамадыш районыннан килгән ди. Ул Мамадыштагы хатын-кызларның активлыгы нинди дәрәҗәдә икәнен күрсәтергә тиеш була. Әлеге оешмалар кирәкме анда, алар нинди эш алып бара, уңышларга ирешә алганнармы?
Әлбәттә, хатын-кызның шәхесенә дә игътибар бирмичә кала алмыйбыз. ул безне эшендә уңышлар казанган шәхес буларак түгел, ә нәкъ менә гаиләдәге хатын буларак кызыксындыра. Иренең мәхәббәтен ничек яулап ала ул? Бу берникадәр серләр белән уртаклашу дисәк тә була, чөнки һәр хатын-кызның үз гаилә «рецепт»ы бар: бер-береңне ничек аңлап яшәргә, ничек гармония булдырырга? Бу серләрне киң аудиториягә җиткерсәк, тәҗрибәсез яшь кызларыбызга күпкә җиңелрәк булыр иде.
Ир хатыны булгач, ул тәмле итеп пешерә дә белергә тиеш. Шуңа да конкурсның тагын бер шарты – милли ризык пешереп килү. Аны тәкъдим иткәндә, конкурсант пешерү үзенчәлеге турында да сөйләп үтәчәк. Чөнки, әйтик, гади генә бәлешне дә һәр хатын-кыз үзенчә пешерә. Нинди районга барсак та, кайсы гына өйгә керсәк тә, бәлешнең тәме төрле була бит. Шуңа, жюри әгъзалары ризыкны ашап карап, иң-иң тәмлесен генә сайлап алачак.
Хатын-кызларыбыз инде онытып бара торган кул эшләренә осталык та бәяләнәчәк, чөнки әбиләребездән калган бу гадәтне яңартырга кирәк, дип саныйм. Бәйләү, чигү аша хатын-кызның холкын күрергә була: сабырмы ул, фантазиягә баймы, тырышлыгы зурмы... Яшел Үзәндә, мәсәлән, хатын-кызлар хәтта келәм дә тукыйлар. Келәм! Без инде бу һөнәр турында күптән оныткан идек, баксаң, ул һаман яши икән.
– Районнарда үткәрелә торган «Зирәк хатын» бәйгесе Казан «Остабикә»сеннән нәрсә белән аерылачак?
– Конкурсантлар күп булып, вакытыбыз чикле булганга, бәйгенең кайбер өлешләрен төшереп калдырырга туры килер – аерма шунда гына. Катнашучыларга борчылырга кирәкми, «сюрприз»лар булмаячак.
– Конкурс берничә районда үткәрелде инде. Күргәннәрегездән нәтиҗә чыгарып әйтә аласызмы: зирәк татар хатыны нинди ул?
– Юлында авырлыклар килеп чыкса да, тормышында кыенлыклар башланса да, безнең хатын-кызлар төшенкелеккә бирелми, аларны җиңеп чыгарга көч-куәтләре бар. Тагын шуны күрдем: алар, дөрестән дә, киләчәк өчен борчылучы затлар икән. Татар хатын-кызларында битарафлык юк. Тәннәрендә сәламәтлек бармы, юкмы – алар тырышалар, нәрсәгә дә булса омтылалар, балалары һәм оныкларының киләчәге өчен күп көч куялар. Тырышлык татар хатын-кызының канына сеңгән инде ул. Татарстаннан читкә генә чыгып китик: иң беренче булып буялмаган, җимерелгән йортлар күзгә ташлана. «Бу татар хатыны яшәгән йорт түгел инде», – дип уйлыйсың. Безнең бит хатын-кызлар эштән курыкмыйлар: ирләр эшенә дә оста алар, төзиләр дә, бизиләр дә. Конкурста катнашучылар да нәкъ шушындый татар хатын-кызлары.
– Бу бәйгенең киләсе елларда дәвамы булачакмы?
– «Остабикә»не уңышлы гына үткәреп җибәрә алсак, ихтыяҗ һәм сорау булса, нишләп дәвам итмәскә?! Диния нәзарәте хатын-кызларга кагылышлы барлык проектларны да хуплап бара, Аллага шөкер. Мөфтиебезгә Аллаһ Раббыбызның рәхмәте булсын! Яшь булуына да карамастан, Камил хәзрәт Самигуллин – тырыш һәм ихлас кеше, ул хатын-кызларны шәхес буларак үстерү яклы. Моңа кадәр ничә мөфти белән эшләргә туры килде, ләкин берсеннән дә андый игътибар күрмәдек. Бервакыт Вәлиулла хәзрәт Якупов: «Наилә ханым, Сез нигә болай борчыласыз? Гел чабасыз, тырышасыз, ләкин муллалар арасында барыбер шовинизм бар. Килер вакыт, әгәр Сез дөрес, ихлас ният белән эшлисез икән, Аллаһы Тәгалә Сезне ярдәменнән ташламас, шуңа күрә, бер дә борчылмагыз», – дигән иде. Шушы сүзләрнең дөрес булуына мин бүген, ниһаять, инандым. Аллаһы Тәгалә безгә хатын-кызларны хөрмәт итә торган, аларның бәясен белгән мөфти бирде, Аллага шөкер.
– Мөселман хатын-кызлары белән эш алып барыла, ә менә ирләр читтә кала түгелме?
– Әгәр ир-атлар арасына кысылырга ышаныч белдерсәләр, ирләр белән дә актив эшләргә тотыныр идек. Мөфтиебезгә «Кияүләр мәктәбе» ачарга тәкъдим ясадым инде. Чөнки безнең ирләр, күбесенчә, хатын-кызны өйрәтергә яраталар: «Син иргә буйсынырга тиеш, болай эшләргә тиеш түгел...» Алар хәдисләрне укыганда да хатын-кызның ире алдындагы бурычлары турында гына укыйлар. Ә ирләр нинди булырга тиеш соң? Моны ир-атлар үзләре дә белмиләр, чөнки өйрәтүче юк.

 

 


Мәрьям  Абдуллина, "Шәһри Казан"