Безнең туристларыбыз гарәп иленә баргач, асфальтта урнашкан җир асты юлының капкачын (люк)ны әйләнеп үткән. Шунда бер гарәп кешесе: «Һай, сез бигрәк куркак икән, татарлар! Шул капкачны да әйләнеп үтәсез?!» – диеп көләргә уйлаган. Ә беләсезме, безнең татар кешесе ни дигән! «Мин курыкмыйм! Капкачка гарәп хәрефләре белән язылган, Коръән китабында да шул ук хәрефләр бит. Мин бу язманы хөрмәт иткәнгә күрә әйләнеп үтәм», – дигән. Шуннан соң бу гарәп кешесе: «Менә кемнәр динне хөрмәт итә икән», – дип, елап гафу үтенгән.
Тагын бер күңелсезлеккә тап булдым мин. Автобуста барганда бер егет исенә төшеп кечкенә дога китабын (аятьләр) алып укып бара һәм бу китапчыкны арт ягына кыстырып куеп, ике кулын күтәреп дога кыла, үзенчә теләк тели һәм автобуста баруын дәвам итә. Мин аның бу эшенең дөрес түгеллеген юл буе раслап килдем, ул аңламады: «Сез мине өйрәтмәгез, мин үзем беләм», – дип тукталышта төшеп калды.
Әле язылган күренешләр динебезне аңлауга, тормышыбызны матурлауга төбәп язылды. Кулга дини китаплар тотып, яулык – түбәтәйләр киеп кенә син мөселман була алмыйсың. Күңелең саф, эшләрең, уйларың изге булса гына син – чын кеше. Бу тормышта каты күңелле булып кеше рәнҗетеп, ни уйласаң, шуны эшләп йөреп кенә уңышка ирешеп булмый. Түрәләр, байлар да бер елый, уйламыйча эшләгән эшләре, кирәксез гамәлләре, кичерелмәс эшләре елата аларны. Бер – беребезнең сүзен тыңлап, күңелләрен аңлап, хөрмәт белән яшәргә өйрәнсәк иде.
Мин баш-аягым белән дингә бирелгән кеше түгел, бары тик күңелемдәге уйларны гына җиткерәсем килде, бәлки бу язма кемнеңдер динебезгә һәм бер – беребезгә булган уйларын яхшы якка үзгәртер.
Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.
Мамадыш шәһәре.