15 апрельдә Кытайга эш визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов Синьцзян-Уйгур автономияле районы үзәге Өремче шәһәренең иң эре һәм иске мәчетләренең берсендә булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Өремче - уйгурлар, татарлар, гомумән, мөселманнарның традицион яшәү урыны ул. Татар мәчете Өремчедә иң олы тарихлысы санала. Ул ХIX гасырда, 1897 елда, татар диаспорасы акчасына салынган. XX гасыр башында мәчет 3 мең квадрат метр мәйданны биләгән дини комплекска әйләнгән. Бу шәһәрдәге иң зур мәчетләрнең берсе, һәм анда меңнән артык кеше сыя ала.
Мәчеттә Рөстәм Миңнеханов Өремчедә яшәүче татарлар белән очрашты. Аңа шәһәрдә ислам йолалары ничек саклануы һәм дәвам итүе турында сөйләделәр.
"Безгә монда булу, сезнең белән очрашу, бу мәчетне күрү - зур шатлык", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Өремче татарларына, дип яза "Татар-информ".