string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7564.html"
14.04.2014 11:06

Бүгенге көндә авыл җирендә эшләргә атлыгып торучылар юк дәрәҗәсендә, шулай да авылларыбызга белемле муллаларның килүе бик зур сөенеч. Аның Алексеевск районының Зур Тигәнәле авылына килеп эшли башлавына да әле берничә ай гына. Бүгенге мәкаләбез шушы вакыт аралыгында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп өлгергән имам-хатыйп Җәмил хәзрәт Фәхертдинов турында.

Җәмил хәзрәт тумышы белән Буа районыннан. Әтисе Җәүдәт Толымбай авылыннан булса, әнисе Фәния – Түбән Наратбашныкы. Буа шәһәренең 6нчы лицеен уңышлы гына тәмамлаган егет, алдагы язмышын Ислам дине белән бәйләргә була. Бүген ул Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә III курста читтән торып белем ала. Узган елның августында Җәмил хәзрәт гаиләсе белән Зур Тигәнәлегә килеп урнаша. Бүген хатыны Рузалия белән дүрт айлык уллары Муслимне үстереп яткан көннәре.

 

– Мине намазга басарга беркем өндәмәде, беркем бернинди мәгълүмат бирмәде, ә ниндидер бер эчке дәшү көче күңелемне торган саен Ислам диненә тарта барды. Әлхәмдүлилләһ, хәзер минем юлдан сеңелем Зилә белән икетуган абыем Илсур да намазга бастылар, – ди яшь имам, шәригатькә беренче адымнарын хәтерендә яңартып.
 

Барлык татар муллалары шикелле үк, Җәмил хәзрәт тә дини укуларга зур әһәмият бирә.
 

– Мин бирегә килгәндә, Туган якны өйрәнү музеенда эшләп килүче “Илһам” хатын-кызлар оешмасына йөрүчеләр Ислам дине нигезләрен, шәригать кануннарын беләләр иде инде. Ә бүген олы яшьтәгеләр белән бергә авылдагы балалар да мәчеткә килеп дин сабаклары алалар, – ди хәзрәт.
 

Авылны бер мәхәллә итеп тату яшәтүдә имамнарның роле зур, әлбәттә. Ләкин моның өчен күп тырышырга, авыл халкының ышанычын яуларга, абруй казанырга кирәк. Авыл халкы мулласы булганга сөенеп торырга тиеш. Чөнки гаиләгә шатлык килсә, ул килеп изге догасын калдыра, балаларын никах белән тормышка озата, кайгы килсә дә изге сүз белән булыша.
 

– Яшь кеше буларак, бер үземә генә авыр булыр иде. Бигрәк тә чит-ят җирдә. Авылның кешеләре дә бик әйбәт. Имамлык елымның беренче көннәреннән үк ташламыйча, гел ярдәмгә киләләр. Аларның киңәшләре төрле мәсьәләләрне җиңеп чыгарга булыша, һәр эшне килешеп эшлибез, – ди Җәмил хәзрәт.
 

Шулай да республиканың кайбер авылларында динне саклау, халыкның рухи тәрбиясен үстерү түгел, кечкенә мәчетнең газын, утын да түләп тора алмыйлар. Ә биредә авылдан чыккан эшкуарлар: “Авылга мулла җибәрсәгез, берәр өй дә салып бирәбез”, – дигән максат белән бөтен уңайлыклары булган өй җиткергәннәр. Бу яктан да имамның фикере белән кызыксынмыйча булдыра алмадым.
 

– Аллага шөкер, торырга урыныбыз, эшләргә мәчетебез бар. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән бу эшкә алынганмын икән, димәк, мин биредә эшләвемне дәвам иттерергә һәм халыкка хезмәт итәргә тиеш, – дип сүзен йомгаклады имам-хатыйп.
 

Әйе, Аллаһы Тәгаләне беренче урынга куючы шундый яшьләр булганда, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклаган, мәчетләре гөрләп эшләп торган авылларыбыз беркайчан да юкка чыкмас, иншаллаһ.

Авыл кешеләре аның турында менә ниләр сөйли:

Рашат Зарипов, авыл җирлеге башлыгы:
– Олы юл өстендә зур мәчет булу, ә аның манарасыннан көненә биш тапкыр азан тавышын ишетү авылның яшәвен күрсәтә. Әлегә кадәр мәчет ишекләре бары өйлә намазына гына ачылып, азан яңгыраса, бүген авылыбызга Җәмил хәзрәт килү белән һәр намазга да чакыру ишетелә. Олы юлдан узучы юлчыларга да мәчет ишеге һәрвакыт ачык. Без, авыл җирлеге халкы, авылыбызга яшь имам килүгә чын күңелдән шатланабыз, аңа уңышлар телибез.

 

Илнар Сөниев, оешма җитәкчесе:
– Мин авылның дини тормышында Җәмилнең киләчәге бар, дип уйлыйм. Ул бик үзенчәлекле кеше. Аңарда дин юнәлешендә эшләү өчен Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт бар. Минем кебек Ислам дине сукмагына чагыштырмача яңа гына баскан яшьләр өчен авылда укымышлы имам булу бик отышлы, чөнки һәр яңалык күп сораулар тудыра. Ә Җәмил хәзрәт минем барлык сорауларыма да җавап таба. Ул үз үрнәге белән авыл халкына дин юлына олыгайгач кына түгел, яшьтән басарга кирәклеген күрсәтә. Мин мәчеттә еш булам, Җәмилгә һәрвакыт булышырга тырышам. Башкаларны да аена бер тапкыр булса да мәчеткә кереп, хәлдән килгәнчә сәдака биреп, яшь имам һәм мәчет картлары белән аралашып чыгарга чакырам.

 

Гөлсирә Хәмитшина, ветераннар Советы рәисе:
– Аллага шөкер, авылыбызга кемнеңдер кушуы буенча түгел, ә үзе Ислам диненең иң пакь, иң асыл дин икәнен аңлап, Аллаһ юлына баскан яшь хәзрәт Җәмил килде. Килүгә үк авыл картлары белән дә, дистә еллар инде Коръән укырга йөрүче әбиләр белән дә, яшь буын – балалар белән дә уртак тел тапты. Хәзерге заман афәтләреннән бары тик Аллаһка ышану, Коръәнгә инану гына саклап калачагын аңлатуны ул үзенә бурыч итеп куйды, ә халыкны саклау – бик олы һәм дә авыр эш.

 

Күптән түгел барыбыз бергәләп авылыбызның өлкәннәрен чакырып, кафеда Мәүлет бәйрәме үткәрдек. Җәмил хәзрәт бик матур итеп вәгазь сөйләде,  Коръән сүрәләре һәм аятьләре укып, дога кылды. Киләчәктә дә бергә-бергә эшләргә, динебезнең әһәмиятен барлык авыл халкына да җиткерергә иде дигән теләген дә җиткерде. Шуңа күрә дә без аның авылыбызда төпләнеп калуын һәм халкыбызга хезмәт итүен телибез.
 

Илдар Хәмитшин, 6 нчы сыйныф укучысы:
– Без Җәмил хәзрәт янына атнасына өч тапкыр дин сабаклары алырга йөрибез. Ул безне акыллы, тәртипле, итагатьле һәм инсафлы булырга, өлкәннәрне олыларга, кечеләргә ярдәм итәргә өйрәтә. Хәзер без намаз укырга өйрәндек инде. Шулай ук гарәп хәрефләрен өйрәнәбез, кыскарак сүрәләрне укыйбыз. “Киләсе елга Коръән укырга да өйрәнербез”, – ди Җәмил абый. Киләчәктә дин белемен өйрәнергә күбрәк балаларның йөрүен телим мин.

 

Люция Галимова, хуҗабикә:
– Җәмил хәзрәт безнең авылга килгәч, яшь буынга, авылыбыз балаларына гарәп графикасын өйрәтә башлады. Хәзрәт аларга намаз тәртипләрен, догалар өйрәтә. Ата-ана буларак, улыбыз Илназның мәчеткә укырга йөрүен, телевизор һәм компьютер янында утырганчы, динебезнең гореф-гадәтләрен, Ислам диненең нигезләрен өйрәнүен уңай күрәбез. Җәмил хәзрәтнең шундый эш башлап җибәрүен хуплыйбыз, аңа исәнлек- саулык, эшендә уңышлар телибез.

 

 


Алсу ШӘЙХУЛЛИНА

alekseyevsk.ru