string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7566.html"
07.04.2014 11:07

Соңгы елларда Татарстан Республикасы мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелүче төрле дини чаралар җәлеп итә. Мисалга Татарстанда һәм Русиянең төрле өлкәләрендә яшәүче милләттәшләребез, диндәшләребез катнашында үтә торган  Коръән укучылар бәйгесен, шактый нәтиҗәле, файдалы дип телгә алынган имамнарның квалификациясен күтәрү институты эшчәнлеген дә китереп була. Шушы язмада исә инде күркәм традициягә әверелеп баручы чара – “Ак мәчет” мәдрәсәсендә оештырыла торган “Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда ислам диненең әһәмияте” дип исемләнгән фәнни-гамәли Конференция турындагы тәэсирләрем белән уртаклашасым килә.

Дин әһелләрен генә түгел, мәртәбәле фән эшлеклеләрен дә җәлеп иткән әлеге чара март аенда үткәрелде. Коръән укылып, дога кылынганнан соң, тамашачылар игътибарына “Ак мәчет” мәхәлләсе һәм мәдрәсәсе тарихын яктыртучы видеоязма тәкъдим ителде. 1992 нче елдан үз эшчәнлеген башлап җибәргән мәхәллә шактый бай тарихка ия икән. Биредә хезмәт иткән ихласлы, олы күңелле шәхесләр үз төбәкләрендәге дин торгызылу процессына, ислам мәгарифе үсешенә саллы өлеш кертеп, бик күп файдалы эшләр башкарганнар. Мәхәлләдә яшәүче мөселманнарны бер җәмәгать итеп туплап, дини тормышны билгеле бер юнәлешкә салудан тыш, Ак мәчет хәзрәтләре халыкка дин белемен бирү эшен оештыруны да кайгыртканнар: мәчет каршында барлык теләүчеләр өчен ислам нигезләрен үзләштерергә ярдәм итүче якшәмбе мәктәпләреннән тыш, урта профессиональ дини белем бирүче көндезге мәдрәсә дә ачыла. Әүвәл анда берничә ел дәвамында хатын-кызлар гыйлем алса, соңрак (2000 нче елдан) биредә ир-егетләр генә укый башлый. Мәдрәсәнең кичке һәм читтән торып уку бүлекләрендә исә ир-атларга да, хатын-кызларга да белем алу мөмкинлеге тудырылган.

Шунысы әһәмиятле – мәчет-мәдрәсә җитәкчелеге безнең җирлеккә хас булмаган дини юнәлешләрнең зарарын, алардан ерак тору кирәклеген аңлатуны максатларның берсе итеп тәгаенләгән. Татарстан һәм Русиянең шактый күп төбәкләрендә дини оешмаларда хезмәт итүче “Ак мәчет” мәдрәсәсе шәкертләре шушы максатка бинаэн рәвештә үз эшчәнлекләрен хәнәфи мәзхәбе буенча алып бара. Бүген Татарстанда әлеге уку йортын тәмамлаган 3 казый, 4 район мөхтәсибе, 20ләп имам дин өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт итә.

Шулай итеп, республикабызның дини мәгариф системасында аерым, күренекле урын тоткан мәдрәсә җирле традицияләрне саклауга, бердәмлеккә омтылуга йөз тотып үз эшчәнлеген оештырырга тырыша. Халыкка дин белеме бирү максатын тормышка уңышлы ашыру өчен биредә бөтен мөмкинлекләр дә бар: яхшы бинасы, төпле матди җирлеге, ә иң мөһиме – яхшы әзерлекле, югары дини белемгә ия булган мөгаллимнәре.

Мәчет-мәдрәсә коллективы белән 20 елга якын күренекле дин әһеле Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли җитәкчелек итә. “Ак мәчет”нең имамы, мәдрәсәнең директоры булудан тыш, ул Кама төбәге казые, Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең Президиум әгъзасы вазыйфаларын да башкара. Әйтергә кирәк, быел март аенда үткән Конференцияне әзерләү-оештыру эшендә дә Рөстәм хәзрәт башлап йөрүчеләрнең берсе иде. Әлеге чара башында чыгыш ясап, хәзрәт күпләр динне йола-гыйбадәт рәвешендә генә күз алдына китерүләрен  әйтеп, фәнне дә өйрәнергә кирәклеген искәртеп узды. “Әгәр җәмгыятьтә фәнгә тиешле игътибар булмаса, ул җәмгыять таркалачак”, - диде ул, һәм фәннең дөньяви һәм дини төрләргә бүленүен билгеләп узганнан соң, шундый фикере белән дә уртаклашты: “Әгәр дөньяви фәннәргә генә игътибар бирелсә, әдәп-әхлак бетәр, дини фәннәрне генә өстен итсәк, Көнбатыш илләренә бәйлелек хасил булуы ихтимал...”.

Рөстәм хәзрәт фикерен куәтләп, Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һөнәри дини уку йортларының төп максат-бурычы имамнар, мөгаллимнәр тәрбияләп чыгару белән генә чикләнмичә, төрле фәннәрне өйрәнеп, югары дәрәҗәләргә ирешкән зыялыларны әзерләүдән дә гыйбарәт булырга тиеш икәнен әйтте.

Фәнни-гамәли Конференция эше 3 секциягә бүленеп алып барылды: Ислам һәм хәзерге заман актуаль проблемалары; Россия һәм дөньякүләм мөселман мәгарифе торышы; дин һәм фәннең үзара мөгамәләсе. Пленар утырышта Чаллы Башкарма комитеты вәкиле Р.Р. Галиуллин, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, филология фәннәре докторлары, профессорлар Мирфатыйх Зәкиев, Талгат Галиуллин, Марсель Бакировлар чыгыш ясадылар. Тарих фәннәре докторы, профессор АйдарХабутдинов бүген Россиядә ислам таралуы һәм үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар булуын искәртеп, татарлар үз динен дөрес итеп, акыл-хикмәткә нигезләнеп тотарга тырышуларын әйтеп узды. “Үзбәкстанда ислам бар, ләкин анда авторитар режим; Төрекмәнстандагы мөселманнар да хакимият басымы астында ничә ел Коръән дәрәҗәсенә күтәреп “Рухнамә” укыдылар, татарлар исә мондый басымнан һәм ялгышулардан имин булдылар...”, - диде А. Хабутдинов.

Секцияләрдә дә ихласлы, тирән эчтәлекле, бик тә мәгънәле һәм файдалы чыгышлар күп булды. Сөйләүчеләрнең бердәм фикере буенча бүген илебездә динебезне тоту һәм тарату, Аллаһ  Сүзен башкаларга җиткерү өчен искиткеч мөмкинлекләр бар, әмма шул ук вакытта бездә бозыклык, әхлаксызлык та зур тизлек белән киң тарала.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллинның шактый күләмле доклады халкыбызның соңгы 100 ел дәвамында әхлаксызлана баруының сәбәпләрен анализлауга багышланган иде. Җыеп әйткәндә, Зөлфәт хәзрәт татарларның рухи түбәнлеккә төшүенә үз диненнән, аның әхлакый кыйммәтләреннән читләшү төп сәбәп-этәргеч булды, дип саный. “Гомум  ил күләмендә идеология алышынды, дини, әхлакый нигез югалганлыктан, халык нәрсә тели, шуны эшли башлады; телевидение аша үтереш, суеш, фәхишәлек күренешләре иркен күрсәтелү нәтиҗәсендә үсеп килүче буын моны дөрес, табигый әдәп-әхлак нормасы буларак кабул итте. Дингә, милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән элекке идеалларның күбесе юкка чыгарылды, шул сәбәпле халык исламда хәрам саналган спиртлы эчемлекләрне үз итте, ә бу исә милләттәшләребезнең әхлаксызлануына тагын бер җитди сәбәб булды...”, - дип фикер-уйланулары белән уртаклашты Зөлфәт хәзрәт.

Чарада катнашучылар дин әһелләренең тырышлыгы, активлыгы, ихлас борчылып, хәлне яхшы якка үзгәртергә омтылуы бүген бик зур әһәмияткә ия, дигән фикерне тагын бер кат яңартып алдылар.

Чыгыш ясаучыларның берсе билгеләп үткәнчә, заманында мәшһүр Архимед: “Дайте мне точку опоры и я переверну весь мир”, - дигән. Бүген динебезне өйрәнү, әхлакый тәрбия бирү мөмкинлеге мөселманнар өчен шул таяну ноктасы булып тора да инде. Бөтен дөньяны үзгәртә алмасак та, үзебез яши  торган җирлектә, үз мәхәлләләребездә шактый күп файдалы, изге-игелекле эшләр башкарырга мөмкинлекләр җитәрлек хәзер...

Конференциядә чыгыш ясаган кунаклар үз төбәкләрендә башкарылган эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, мәчетләр каршында укыту, мәдрәсәләр ачу, мәгълүмат чаралары аша халыкны агарту, кешеләрне вәгазь кичәләренә чакыру, балалар өчен җәйге лагерьлар оештыру кебек мөмкинлекләрне билгеләп үттеләр.

Универсаль, һәр заманга яраклы булган ислам кыйммәтләре низамы имин, тыныч, бәрәкәтле тормыш коруны, җәмгыятьнең һәм аерым шәхеснең бәхетле булуны максат итеп кешелеккә тәкъдим ителгән. Дөрестән дә, бу низам, җәмгыяви мөнәсәбәтләр формалаштыруда, илебезнең социаль мәсьәләләрен хәл итүдә гаять зур әһәмияткә ия, чөнки ислам дине тәкъдим итә торган канун-кагыйдәләр әхлаксызлык-бозыклыкка, төрле деструктив көчләргә каршы тору эшендә ярдәмче факторларның иң мөһимедер. “Ак мәчет”тә үткәрелгән Конференциягә йомгак ясалганда да, оештыручылар бу хакта һәм дә динебезнең зур потенциалы, әле файдаланмыйча торган мөмкинлекләре шактый күп булуы турында аерым ассызыклап әйттеләр.

 

Ришат Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире.