string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7570.html"
26.03.2014 12:56

Балык бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылына мулла итеп Фирдинанд билгеләнде. “Фирдинанд исемле мулла буламы!”- диде кемдер. “Менә күр дә тор, булдырачак ул!”- диде икенчесе. Каршылыклы фикерләрне еш ишетергә туры килде ул көннәрдә. Үз чиратында яшь мулла да: “Булдыра алырмынмы? Минем бит махсус белемем дә юк. Бу бит артык җаваплы эш. Безнең авылда минем кебек яшь кешенең мулла булып торганы да юк бит әле...”- дип борчылды, уйланды, икеләнде. Бер караганда, тормышыннан мең канәгать – тигез тормыш итүче әти-әнисе, район үзәгендә үсеп тә, авыл җирендә аның белән тормыш итәргә риза булган тормыш иптәше, буйга җиткән уллары, үз эше. Соңгысы авыл җирлегендә аеруча мөһим. Колхоз таралганнан соң, авылда бармак белән генә санарлык эш урыннары калды –авыл советында, мәктәптә, мәдәният йортында, почтада һәм вәссәлам. Билгеле, бик сайланып торырга мөмкинлек юк. Онытып җибәргәнмен лә, әле тагын ике вариант бар икән: я шабашка, я шешә. Ә Фирдинандның үз эше – авыл халкы өчен барлык кирәк-ярак белән тулы кибетләре бар аның. Авыл халкына районга, Казанга барып вакыт үткәрәсе, товар эзләп йөрисе юк, “менә шундый әйбер кирәк иде” дигән гозер белән аңа килсәң, син сораган ризыкны, төзелеш кирәк-ярагын икенче көнне үк капка төбенә кадәр китереп тә куя. Кайбер алыпсатарлар кебек, “мин булдырам, мин тегеләй иттем, болай иттем!” дип, шапырынмый-мактанмый, һәркем белән җайлап сөйләшә, һәр эшен җиренә җиткереп эшли.

Шундый эшләр белән кайнап йөргәндә авыл мәчетенә мулла булырга тәкъдим ясасыннар әле! Билгеле, ул диннән ерак кеше түгел, вакыты никадәр чамалы булса да, намазын, уразасын калдырмый, әмма шул ук вакытта сәүдә эше белән беррәттән мулла вазыйфаларын алып баруны да күз алдына китереп бетерә алмый. Беренчедән, мулла сүзе “укымышлы кеше, укытучы” дигәнне аңлата. Ул белгән авыл муллалары Рашит абый Шәмсетдинов, Габделхәй абый Сөниев кебек абруйлы муллалардан соң, мәчеттә биш вакыт намаз, никах уку, балага исем кушу, кешене ахирәткә озату кебек чараларда Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен халыкка җиткерү - аеруча җаваплы гамәл. Икенчедән, инде җайга салынган, зур табыш китерә торган сәүдә эшен нишләтәсең...Шунысы кызык: кайбер авылларда мулла булырга теләк белдергән кешеләр шактый, ә Балтачта - киресенчә. Әлеге артык җаваплы эшкә әллә нинди дини, акыллы, абруйлы кешеләр дә алынырга җөрьәт итми. Ул гына да түгел, ни гаҗәп: авыл халкы нигәдер аны - Фирдинандны мулла итеп күрергә тели...

Ходай шулай язгандыр, күрәмсең, үзе эшмәкәр, үзе мулла Фирдинанд инде бер елга якын Балтач мәчетендә халыкны дингә өнди, остазы Габделхәй абый белән бергә мәчет тутырып яшьләр, картлар җыя. Моңа кадәр җомга намазына биш-алты кеше җыелса, хәзер ир-егетләрнең саны кырыктан артып китә. Намаз укыйлар, вәгазь тыңлыйлар, фикер алышалар. Күңелләрен сафландырып өйләренә таралалар. Ул гына да түгел, бөтен авыл халкы бергә зират чистарталар, Ураза, Корбан гаетләрендә мәчет янында бәйрәм табыны әзерлиләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп балалары белән әлеге бәйрәмнәрне зурлап, кичәләр оештыралар. Авыл халкы: “Әлхәмдүлилләһ, Габделхәй абыйга лаеклы алмаш килде, авылыбыз имамлы һәм иманлы булып яши”, - дип сөенеп туя алмый.

Билгеле, хәзерге көндә Татарстанда һөнәри дини белемне тугыз мәдрәсәдә һәм бер университетта алырга мөмкинлек бар. Урта һөнәри дини белемне Кукмара, Мамадыш, Яр Чаллы, Буа, Урыссу, Әлмәт мәдрәсәләрендә, Казан шәһәрендәге “Мөхәммәдия”, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, “Казан ислам көллияте”ндә алырга булса, югары белемле булырга теләгән абитуриентлар Казан ислам университетына юл тота. Һәр уку йортында да абруйлы, акыллы, дини һәм шул ук вакытта дөньяви белемгә ия булган остазлар белем бирә. Ләкин урта яки югары һөнәри диплом алу белән, студентлар Татарстанның ерак бер районына китеп имам булып эшләргә ашыкмый. Башкала яки башкала тирәсендәге районнар белән генә чикләнә алар. Чөнки диплом алу белән, аның өстенә берьюлы берничә вазыйфа һәм җаваплылык өелә. Төп вазыйфаларыннан тыш, мәчетнең коммуналь түләүләре, мәчет каршындагы курслар, мәчет бинасына ремонт ясау, түбән хезмәт хакы һәм башка йөз төрле мәшәкать белән күзгә күз очраша ул. Зур шәһәр эчендә яки шәһәргә якын районнарда әлеге проблемаларны бай спонсорлар хисабына хәл итәргә булса, авыл җирендә муллага гади авыл кешеләренә генә өметләнергә кала...

Белгәнебезчә, бүгенге көндә һөнәри дини белем бирүче уку йортлары студент өчен барлык мөмкинлекләр тудыра. Бөтенләй бушлай яки символик суммага гына ашау, яшәү, иң мөһиме – һөнәри белем алу мөмкинлеге ул. Диния нәзарәте дә грантлар ярдәмендә кайбер авылларны имамлы һәм иманлы итү өстендә эшли. Әмма, шуны ассызыклап үтәсем килә, җирле хакимият тарафыннан ярдәм булмаса, әлеге берьяклы гына тырышлык проблеманы хәл итми. Диния нәзарәте, дини белем бирүче уку йортлары, җирле хакимият бер максат куеп эшләгәндә генә авылларыбыз имамлы һәм иманлы булыр. Җирле хакимият абитуриентны максатчан рәвештә укырга җибәрсә, уку йортлары аны белемле, абруйлы имам итеп формалаштырса, җирле хакимият шул имамны каршы алып тиешле шартлар (хезмәт хакы, тору урыны, үзара аңлашып эшләү, уртак чаралар) тудырырга тиеш. Ә киләчәктә, билгеле инде, Диния нәзарәте аның хезмәтен күз уңында тотар.

Минем фикеремчә, Татарстанның ерак авылында шул авылда туып үскән, абруйлы нәселдән чыккан, акыллы, белемле, татар телен камил белгән, башкаларга үрнәк булырлык имам хезмәт итәргә тиеш. Нәкъ шундый мулланы гына авыл халкы үз итә, аңа иярә, аңа һәрдаим булыша. Минем язмамның героен  - яшь имамны да авыл халкы үзе сайлады, ә өлкән яшьтәге тәҗрибәле аксакал Габделхәй абый аны әлеге дәрәҗәгә әзерләде. Хәзер инде булган белемне арттыру, һөнәри белем алуның яңа этабын башлап җибәрсә дә була.

Язмам ахырында, диплом алдым да имам булдым, түгел әле дигән фикерне тагын бер кат кабатлап үтәсем килә. Имам – һәрьяктан камиллеккә омтылучы, киң белемле шәхес, авыл халкы, балалар, ятимнәр, хатын-кызлар, ир-егетләр, аксакаллар, дөньяви хакимият белән уртак тел табып, ислам динен таратучы чын Кеше дә булырга тиеш.

                                                 Нәзирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА (МОСТАФИНА),    

"Дин вә мәгыйшәт"