string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7575.html"
24.03.2014 13:39

Әгәр кешеләр, Аллаһ ризалыгы өчен бергә җыелып, Раббыбызның боерганын тормышка ашырырга, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) киңәшләрен тотып нинди дә булса гамәл кылырга җыеналар икән, аларга Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һичшиксез киләчәк. Коръәни-Кәримдә әйтелә: “Әйт аларга... Мин сезне Аллаһ каршына икешәрләп яки берәмләп басарга, киңәшергә, уйларга чакырам. Ахирәттә булачак каты газап хакында алдан кисәтәм...”(“Саба” сүрәсе, 46 нчы аять.)

 

        Ислам динен дәгъвәт кылу, бигрәк тә остаз исемен йөртү зур җаваплылык сорый. Мәчеткә укыйм дип очраклы кеше килеп керми. Ниндидер сәбәпләр белән аны Аллаһы Тәгалә китергән. Кемдер зур тормыш юлын узып,  Коръән  серләрен өйрәним дип килсә, кайсын  зур кайгы китерә, кемдер баламны китергән җирдән аз гына тыңлыйм да китәм, дип килеп керә. Остазга һәркайсын тыңлый белү, аның дәрәҗәсендә сәйләшә белү мөһим.  Беренче елдан ук шәкерт остазны калебе белән кабул итә һәм остазына холкы белән ошый бара. Остазның бурычы тәҗвид кагыйдәләрен өйрәтү генә түгел, ә гыйбадәт аша Пәйгәмбәребезнең (с.г.в.) мирасын тормышта файдаланып фикерләргә, әдәп вазыйфаларын үтәргә өйрәтү, Аллаһы сүбхәнә вә Тәгаләгә якынаюга юнәлтү.

        Шәкертнең үзенә һәм җәмгыятькә зарар китерә торган гадәтләреннән арынырга ярдәм итү дә мөһим. Түтәлеңдә син теләгән җиләк үссен өчен чүбен утарга, ашлама кертергә кирәк. Динне бу дөньяда яшәү дәверендә бердәнбер туры юл дип калебенә сеңдерүенә сәбәпче булуга ирешергә тиешбез. Моның өчен иң элек  мөгаллимәгә үз холкын үзгәртү, нәфесен җиңү өстендә эшләү мөһим. Төрле әзерлектә, төрле яшьтәге шәкертләр белән уртак тел таба белүдә, уку-укыту методикасын үзләштерүдә  мөгаллимәләргә ярдәм кирәк. Ризаэддин Фәхретдиннең: ”Әгәр бәндә үзенә Аллаһы Тәгалә бүләк иткән, йөрәгенә сеңдерелгән кодрәтне вә ихтыярны яхшы эшләргә сарыф итсә, Аллаһы Тәгалә шуны холык итә. Әгәр бозык эшкә сарыф итсә, Аллаһы Тәгалә шул бозык эшне холык итә”, - дигән сүзләрен остаз үзенә һәм шәкертләренә кулланма итеп алса, остаз буларак та, мөселман буларак та җәмгыять алдында, өммәте алдында бурычын үтәгән булыр.

        Аек акыл белән, дөрес юнәлештә фикерләү өчен гыйлем кирәк. Сөекле Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Мөгаз бине Җәбәлгә биргән киңәшләрен истә тотыйк: “Кайда гына булсаң да Аллаһыдан курык, начар эштән соң яхшы гамәл кыл. Кешеләр белән мөнәсәбәтләрдә яхшы әхлаклы бул”. Тагы бер хәдисне онытмыйк: “Күркәм иман ул - яхшы холык”.

        “Көферлек, икейөзлелек, рия, мактау сүзен ишетергә теләү, тәкәбберлек,

 хөсетлек, үзең өчен генә яшәү кебек сыйфатлардан йөрәгеңне пакьләмәсәң, синең тышкы күренешең белән театр куюыңда үзең һәм башкалар өчен бернинди файда булмас”, - дип яза Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин һәм изгеләр  догасын тәкъдим итә: “Әй, Раббым Аллаһ! Тышкы яктан үзгәреп, эчке яктан үзгәрмичә башка кешеләрне үзгәртергә тырышудан үзеңә сыгынамын”. Камиллеккә, Аллаһка якынаюга Раббыбызның әмерен үтәп кенә ирешә алабыз. “Әй, иман китергән колларым! Аллаһы Тәгаләне еш-еш искә алып, дәвамлы зикер итегез. Иртән һәм кичен тәсбих әйтеп, Аңарга зикердә булыгыз” (“Әхзаб” сүрәсе, 41-42 нче аятьләр.)

        Мәчетләрдә башлангыч белемне фидакарь мөгаллимәләребез бирә. Моннан биш-ун ел элек алар югары мөселман мәдрәсәләрендә белем алдылар. Күбесе  шуның белән туктап калды. ”Бишектән ләхеткә кадәр белем алыгыз”, - диде сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.). Мәчетләрдә имам-хатыйб билгеләп куйган өлкән абыстай  атна саен 1-2 сәгатькә мөгаллимәләрне зикергә, киңәшкә җыеп, үзләренең дә белемнәрен арттыруны бер юнәлешкә куйса, нәтиҗәсе булыр, иншә Аллаһ.

Безгә хәдисләрне, сираны, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхреддин, М.Бигиев һәм, гомумән, галимнәрнең хезмәтләре белән танышуны, милли тарихыбызны укытуны оештырсак, остазларыбыз өчен халкыбыз алдында кызарырга туры килмәс. Бигрәк тә өлкән остаз, Р. Фәхретдин хәзрәтнең ”Адабе тәгълим” китабын кабат-кабат укып, андагы тәкъдимнәрне мөгаллимәләргә тормышка ашырырга булышса, нәтиҗәсен күреп, куанырлар иде. Кайбер дәресләргә, мәсәлән, тарихны бер кыска курс итеп бирергә югары уку йортларыннан укытучы, РИУдан шәкерт тә килә алыр иде (аларга сәдакалар да бирсәгез, белем дә килер, савабы да булыр, иншә Аллаһ).

        Кайсы юнәлештә көчлерәк, шул фәннәрне мөгаллимәләр үзләре дә алып бара алалар. Мисал өчен генә китерәм. Гадел мәчете мөгаллимәләре 2012-2013 нче уку елында “Ислам һәм психология” курсын, Н.Т.Османның ”250 хәдис” китабыннан хәдисләр укыдык. 2013-2014 нче уку  елында хәдисләр өйрәнүне дәвам итәбез. Бер мөгаллимәбез РИУда тарих фәне курсларында укыган иде, быел безгә шуны укыта.

 

        Тагы бер мөһим мәсьәлә бар. Мөгәллимәләребез “вакуумда”, динебезгә кагылган вакыйгалар йә гайбәт рәвешендә, йә дөньяви газеталар аша гына килеп ирешә. Имам-хатыйб та, атнага бер тапкыр мөгаллимәләр җыенына кереп, мөфтият һәм мөхтәсибәтнең карарларын мөгаллим-мөгаллимәләргә вакытында ирештерсә,  дөрес булыр иде. Халык белән күбрәк мөгаллимәләр эшли, сораулар  белән аларга мөрәҗәгать итәләр. Дини оешмаларыбызның бер “пульста” эшләвенә мөгаллимәләр үз өлешләрен кертергә һәрвакыт әзер. Ислам динен өйрәнү авыр түгел, хак мөселман булу кыенрак. Өстәвенә, бөтен белемле кеше дә остаз була алмый. Инде бу эшкә алынганбыз икән, Аллаһ ярдәменә таянып фикерләвебез, холкыбызны камилләштерү өстендә эшлик. Зикердә булып, Пәйгамбәребез (с.г.в.) догаларын кылып, олуг галимнәребезнең киңәшләрен өйрәнеп, һәркөн Аллаһы Тәгаләгә хезмәттә булсак кына милләтебезгә, өммәтебезгә файдабыз булыр.

 

 

Фәния ҖӘЛӘЛИЕВА,

"Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсә, "Гадел" мәчете мөгаллимәсе

"Дин вә мәгыйшәт"