string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7576.html"
04.03.2014 21:40

Аллаһы Тәгалә безгә Коръәни-Кәрим аша әмер иткән фарыз гамәлләр ике төрле: фарыз гәйен һәм фарыз кифая. Фарыз кифая дигәнендә әмерне бер кеше үтәсә, гөнаһ башкалар өстеннән төшә. Менә яшь кенә бер егет имам булып авылга кайтты, ди. Эшли башлый бу, үзенчә тырыша, әлбәттә, анда хезмәт хакы юк, яшәү шартлары начар. Күпмедер вакыт интегеп яшәгәннән соң, Казангамы, башка шәһәргәме төзелешкә яки шабашкага китеп бара икән, бу бөтен авылга гөнаһ булып төшә. Чөнки авыл – мәхәллә фарыз кифаяне үтәп, бер имамны тота алмады.

Бу мисалны юкка гына китермәдем. Без авылларда бик күп йөрибез. Кайсы авылга гына килеп төшсәк тә, сүзне, хәзрәт, менә имамнарга зарплата кирәк, теге кирәк, бу кирәк, дип башлыйлар. Кайберәүләр имамнарга хезмәт хакын да, башкасын да Диния нәзарәте бирергә тиеш дип уйлый. Әлбәттә, мөфти хәзрәтебез, әлхәмдүлилләһ, яшь имамнарга авыр икәнне аңлый. Аларга төрле яктан ярдәм итәргә тырыша. Ләкин бу вазифа мөфти өстендә түгел, ул шушы имамнарны үз артыннан ияртеп баручы. Сәләтле бер яшь егетне укытып кайтару, аны өйләндерү, ашату-эчертү шушы мәхәллә өстендә, авыл халкы (йөриме ул мәчеткә, йөрмиме) өстендә. Менә, иң мөһиме, шуны белергә кирәк. Әгәр дә мәчет ишегенә амбар йозагы эленгән икән, моның гөнаһысы бөтен авылга. Теге кирәк тә бу кирәк, дип таләп итеп, яки китереп биргәнне көтеп утырганчы, яшь хәзрәтнең өенә кереп, суыткычында ризыгы, базында бәрәңгесе бармы, бу егет ач ятмыймы икән – шуны кара син. Әгәр дә инде мулланы читтән китерәсез икән, аны торак белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кайгыртырга кирәк. Монысын инде мәхәллә хөкүмәт белән берләшеп кенә хәл итә ала.

Быелгы елга зур яңалыклар белән кердек. Яхшы яңалыклар күп, Аллага шөкер. Диния нәзарәте һәм мөфти хәзрәтебез тарафыннан күп мәсьәләләр хәл ителде. Шул ук яшь имамнарга, әгәр дә алар 3 елга хәтле авылда эшли икән, 180 мең сум күләмендә грантлар бирелә башлады. Бу авыл хәзрәте өчен бик зур акча. Минем бер үтенечем бар: бүгенге көндә мәдрәсәдәме, ислам институтындамы мәхәлләгездән чыккан берәр егет укып ята икән, аны, әйдә улым, син авылга кайт, без диния нәзарәтенә язып сорарбыз, сиңа да, Алла боерса, мөфти хәзрәтебез грант бирер, дип майлап-җайлап аны авылыгызга кайтарыгыз.

Аннары, Аллаһы сүбханә вә Тәгалә көч-куәт биреп, зур проблемаларның берсен - газ мәсьәләсен хәл итеп бетерәсе бар. Хәзрәт, ярдәм ит, дип

мөрәҗәгать итүчеләр булды. Бик зур счет килмәсен дип ягуны киметкәннәр дә, батареялар туңып, инде хәзер ягулык системасын ясарга кайдан акча алырга белмиләр. Бүгенге көндә Һәрбер мәхәллә, юридик зат буларак, газ яккан өчен ике мәртәбә күтәрелгән хак түли. Инде Мәскәүгә хатлар киткән, шушы мәсьәлә, иншә Алла, уңай хәл ителеп, мәчетләр гади халык кебек, 5 мең сум урынына ярты хакын гына түли башлар, дип өметләнеп торабыз.

Җайга саласы тагын бер эшебез бар әле, ул - никах уку, балага исем кушу мәсьәләсе. Менә бу эшләр имам-хатиплар тарафыннан башкарылсын иде. Соңгы вакытларда безне шундый хәл хафага сала башлады: кызларыбызны зурлап “әйбәт егет”кә кияүгә бирәбез, ахырдан аның икенче, өченче, дүртенче хатын булуы ачыклана. Кызганычка, моны бик тикшереп тә булмый. Шуңа күрә никахлар мөхтәсибәт аша теркәлсен иде, дигән теләк бар.

Аллага шөкер, муллаларга эшләр өчен хәзер мөмкинлекләр зур, чөнки күп мәсьәләләр хәл ителгән. Эшләрендә файдаланыр өчен “Шура” журналы чыгып килә, намаз вакытлары расланган. Инкыйлабка хәтле Диния нәзарәте тарафыннан имам-хатипларга, имамнарга, мөәзиннәргә шаһадәтнамә бирелә торган булган. Әлхәмдүлилләһи, ел дәвамында имамнарның белемен күтәрү буенча эш барды һәм шаһадәтнамәләр тапшырылды. Алла боерса, бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Диния нәзарәтенең мөхтәсибләр, имамнар һәм мөәзиннәребезнең халык алдында абруйларын күтәрү теләге бар.

Рөстәм ХӘЙРУЛЛИН,

мөфти урынбасары

"Дин вә мәгыйшәт"