string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7582.html"
11.02.2014 09:54

Дөньяда глобаль җылыну процессы башланды диләр. Җир шары җылына, кышлар бетә, диңгез-океаннар үз ярларыннан чыгалар имеш. Барысы да кайгыра, аны туктатырга тырыша. Төрле дәүләтләр һәм оешмалар җыелып шушы җылынуга каршы ысуллар эзлиләр. Кемнәр диңгездә йөзүче нефтьчеләр белән көрәшә, кемнәр кара төтен яулап алган заводларны сүндерергә тырыша. Әйе, боларның эше көлке шикелле күренә, бәлки ул шулайдыр да. Ләкин, бүген без күрә торган тирә-юнь чыннан да үзгәрә, шәһәр һәм авыл халыклары моны күреп торалар. Телиме, теләмиме, кеше күңеле уйлана һәм кайгыра башлый.

Шуны онытырга ярамый, бу глобаль процеслар шулай ук җәмгыятьтә дә зур хәрәкәтләр белән бара. Тәрбия һәм холык шикелле әйберләр кешеләрнең көнкүрешеннән юкка чыгалар. Бүген яшьләргә мәйданга чыгып сугышырга, шәһәрне җимерергә, урам уртасында хайван шикелле зина кыларга берни тормый. Хәзер яңа гасыр балаларының фикерләре, рухи кыйммәтләре бөтенләй үзгәрде. Барыбызда бу әхлаксызлыкны күрәбез, кем гәҗиттән укып, кем телевизордан карап, кем башын тәрәзәсеннән чыгарып моңа шаһит була. Гомумән алганда, җир шары халкы үзенең җәмгыяви фикерен яңарта, үзгәртә. Аңа элеккеге консерватив фикерләр, киртәле гадәтләр ошамый, аның үзгәреп бернәрсә белән дә чикләнмичә яшисе килә. Бу яңа гасыр, монда яңа кешеләр...

Бу яңача үзгәрүләр арасында төрле мәгънәсезлекләр табарга була. Аларның кайберләре кешене асыл чикләрдән азат итү генә түгел, ә кешене табигый кысаларыннан чыгуга актив чакыра. Шул яңалыкларның берсе гомосексуализм дип атала. Ягъни, гадирәк иттереп әйткәндә, ир-атлар бер-берсе белән гаилә корып җенси тормышлы булып яшәүләре. Кемгәдер бу эш яңа дөньяның нормасы булып күренергә дә мөмкин, ләкин күпчелек  һәм бик тә Рәсәй халкына бу гаҗәп тоела.

Дөнья тарихына карасак, ошбу хәлләрне бик табып булмас. Урта гасырларда мондый дәрәҗәдә таралган кабахәтлек күренми. Бәлки андый төркемнәр тарихта булгандыр, әмма аларның саннары элеккеге чорда юк диярлек була. Әүвәлге гомосексуаллар халыкның һәм дин әһелләреннән сүзеннән куркып, ачы җәзаларыннан качып яшәгәннәр.

Ислам һәм православ диннәренең гомосексуаллыкка карашлары бик тә каршылыклы. Ике диндә дә изге китапларында шушы мәсъәлә буенча Лут пәйгамбәрнең  мисалын китерәләр. Ул яшәгән Содом шәһәрендә ир-атлар бер-берсе белән зина кылып тормыш күргән булалар. Аларның җирлегендә бу кабахәт гадәт гомумән җәмгыять фикеренә (общественное мнение) норма буларак керә, ә хатыннарын алар теләмичә генә, нәселләрен дәвам кылу ниятеннән тоталар. Шул кадәр бу халыкның фикере бозык була, хәтта хатыннары, Содом шәһәренең аналары һәм кызлары, моны дөрес, "шулай тиешле" дип кабул итәләр. Алар үзләренең ирләренә, малайларына каршы чыкмыйлар, аңгыра гадәтләрен төзәтмиләр. Соңрак кылган кабахәтлекләре өчен бу шәһәр юкка чыгарыла. Ирләрен генә түгел, хатыннарын да гафил (беспечный) булып ирләрен тыймаулары сәбәпле бар нәселләре белән һәлак булалар.

Моңа Ислам диненең карашы - бу олугъ гөнаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (галәйһи-ссәлам) әйтте: "Аллаһының ләгънәте булсын шул ир-атларга, кайсылары хатын-кыз сыйфатларын кабатлап аларга охшаш булырга тырышалар һәм шул хатын-кызларга, кайсылары ир-атларга охшаш булырга тырышалар. Аларны өйләрегездән, авылларыгыздан куыгыз!".

Бүгенге көндә исә гомосексуаллар Европа һәм Америка җирләрендә бөтенләй чәчәк атып яшиләр. Шәһәрләр уртасында "гей-кварталлар" оештырып, район күләмендә ташландык авылларга күченеп "гей-авыллар" оештырып яталар. Әйе, берәүгә дә сер түгел, шушы яңа төркемнәр миллионлаган кешеләрне туплап вәгазьләп халыкларның милли һәм дини мирас вә гадәтләрен юкка чыгаралар. Халык бу кешеләргә күпме каршы чыгып көрәшмәсен, аларның җәмгыятьләре беркайда да юкка чыкмады, киресенчә көннән-көн үсә генә барды!

Хәзерге вакытта барган бу оятсыз хәрәкәтләрне хайванлык дип хисаплавы авыр, бит хайван да әле акыл сыйфаттан ерак булып та, шушы оятсызлыкка чуммый. Алга киткән дәүләтләр тарафыннан килгән шушы яңа начар гадәтләр үзләре белән туган җирләребезгә фәкать бер Аллаһының ләгънәтен генә алып килә.

Искә алыйк "Тату" төркемен, алар үзләрен лесбик рәвештә тамашага тәкъдим иттеләр, шөһрәткә ашкындылар һәм яшьләр арасында зур мәшһүрлеккә ия булдылар. Шуларга карап күпме балалар үз җенси фикерләрен үзгәрттеләр, күпме яшүсмер "мине әниләрем аңламый" дип биек түбәләрдән ычкынды... Бу меңнән бер мисал гына.

Мондый үзгәрешләр әкренләп кенә татар халкына да килергә мөмкин дип әйтеп була. Чөнки һәрбер кешенең йөрәгендә дин белән тулып торырга тиешле урыны бар, ә бүген анда күбесенең чүп үләне шикелле поп-культура баскан. Менә шушы бушлыкны ул бик оста тутыра, татар егетләре-кызлары дини һәм милли гадәтләрен онытып, океанның теге ягындагы ырым-шырымга ышанды. Халкыбыз (карагыз, мин балалар дип әйтмим) яшеннән илә картына кадәр, моны иң чиста вә шифалы су шикелле бугазларына салалар. Киносын да, сериалын да, гайбәтен дә һәм кабахәт гадәтен дә шатланып үзебезгә сеңдерәбез. Бу бик куркыныч үзгәреш булып тора. Аллаһ сакласын безләрне моннан чыга ала торган афәттән.

Ләкин, кул селкеп, "әйе, начар бу" дип сөйләү җитмәс. Минемчә, шушы киләсе зур бәла алдында дәүләтнең "ачулы йөзен генә күрсәтүе" генә җитмәс. Монда түрәләребезнең чын күңелдән барлык дини оешмалар белән тиңдәш фикергә килеп, махсус пропаганда оешмалары яки бүлекләре булдыру кирәк. Аларның төп вазыйфасы - Татарстанда булган барлык мәгълүмат чаралары кешенең гендер шәһеслеге (ир + хатын = гаилә) турында сөйләүне кую тиешле.

Аллаһ сакласын безне шундый заманнардан, кайчан Вәли белән Рәшит мәчеткә килеп әйтергә мөмкиннәр: "безгә мулла бабай никах укыгыз әле" дип. Моны киләчәктә булдырмас өчен муллаларга гына түгел, барлык халкыбызга бүген җиңнәрне сызганып тырышып зур хезмәт куерга кирәк.

Хабир хәзрәт Ханов, Чирмешән