string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7583.html"
14.02.2014 09:46

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! "Мөмкинлекләре булган кешеләрнең Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычлары – Аның  Йортына хаҗ кылу”, (Гыймран с. 97 а.)- дип боеручы Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде. “Хаҗ кылырга ашыгыгыз,чөнки чынлыкта исә сезнең берегез дә үзенә ни-нәрсә комачаулаячагын белми”,- (Хәдис,имам Әхмәттән)дип әйтүче сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.гә күңелләребезнең иң түреннән чыккан салават һәм шәрифләребез ирешсә иде. Призмага бер нур төшсә, ул аны тирә-якка күпләтеп тарата.Мөселман да шунын мисалында.Бер изге гамәл аңа ирешсә, ул аның турында башкаларга да ирештерергә бурычлы. Шушы нияттән, минем дә, Аллаһы Тәгалә биргән олуг  бүләк  -  хаҗ сәфәрем белән уртаклашасым килде.

2005 елны көз аенда балаларга мәчеттә хаҗ турында вәгазь сөйләгән идем.Шул вәгазьдән соң намаз бүлмәсенә чыгып һәрберебез  икешәр рәкәгать нәфел намазы укыдык. Намаздан соң Илмаз исемле  шәкертем: “Рамазан хәзрәт, сез нинди  намаз укыдыгыз?”-дип сорады.  Мәчет алдындагы, Мәккәдәге кыйблабыз булган, Кәгъбәтулла сурәтенә күрсәтеп: “Аллаһы Тәгаләдән, шушы изге урынга барып хаҗ гамәлен үтәп кайтуны сорап, хаҗәт намазы укыдым”,-дип җавап кайтардым. Шушы атнаның шимбәсендә без Яңа Чишмә районына Коръән мәҗлесенә бардык. Машинада кайтып барганда инвесторыбыз Фәхретдинов Альберт Шамил улыннан, мәчеткә дин дәресләренә йөргән апаларны Казанга “Кол Шәриф” мәчетенә алып бару  өчен автобус сорадым. Шул вакытта ул: “Матур мәчет.Автобус бирермен.Хәзер Татарстаннан  Мәккәгә баручылар саны да арта ахырысы.Рамазан, синең Мәккәдә булганың бармы?”-дип сорап куйды. Мин : “Альберт абый хаҗга бару һәр мөселманның хыялы инде ул.Әлегә насыйп булмады.”-дидем. Шунда ул янында утыручы урынбасары Рафыйк Вәли улына: “Чыгымнарын үзем түләрмен.Документларын хәзерләгез.Рамазанны быел хаҗга җибәрәбез!” Һәм миңа карап, әтисенең сүзләрен искә алып:“Байлар янында йөрсәң, акмаса да тама ул”,- дип әйтте дә, елмаеп куйды. Аллаһ Тәгаләнең рәхмәте киң бит!Кул күтәреп кылган догаларымны буш итмәде һәм  шушы игелекле бәндәсе сәбәпле  хаҗ насыйп итте.

 

...2005 елгы хаҗның саубуллашу тавафында Кәгъбәтуллага карап,Аллаһ Тәгаләдән хаҗымны кабул булуын һәм тагын да шушы мөбарәк Аллаһ йортына килүне сорап дога кылып киттем!...

 

2013 ел. Җәй көннәрендә бер шәкертем Нурулла абый гомрә хаҗында булып кайтты.Ул аңа кадәр 2 мәртәбә олы хаҗда булган иде инде. Мәчеткә килеп җомга намазы алдыннан җәмәгатькә  хаҗы турында сөйләде.Һәм башкаларны да барырга өндәде. Шунда кайсыбер кардәшләр икеләнеп: “ Безнең ул күләмдә акча булса барыр идек.Акча булмаса насыйп булмас!”- дип әйтеп куйдылар. Бәлки башкаларда да Аллаһ Тәгалә рәхмәтенә түгел,ә акчага таяну фикере яшидер!? Нурулла абыйның сүзен куәтләп,бүтән хаҗиларның  ничек баруларын искә алып, үткән хаҗымны искә төшереп: “Җәмәгать, Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтеннән өмет өзмәгез.Аллаһы Тәгаләнең Коръәндә “Йәсин”сүрәсендә әйтелгән:“ Аллаһ бер нәрсәнең бар булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать “Бар бул!”-дип әйтер һәм ул нәрсә булыр”,- дигән сүзләренә инанып,ихлас дога кылып сорагыз!”-дидем.Җомга намазыннан соң да хаҗ сәфәре сорап догалар кылдык...

 

Шимбә көн.Казаннан, ел саен хаҗга табиб булып баручы дустым, Рамил Хисамов шалтыратып, хаҗга җитәкче булып бару өчен гариза язырга тәкъдим итте.   ТР ХАҖ бүлеге рәисләре Хабибулла хәзрәт белән Габдулла хәзрәт 50 кешегә җитәкче булып баруымны раслагач, сөенеп риза булдым. Хөрмәтле кардәшләрем,алга үтеп әйтәсем килә. 2005 елдагы кылган хаҗга караганда,быелгы хаҗ уңайлыклары ягыннан яхшырган, җир белән күк арасы дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Барырга 1 ай кала атна саен хаҗ дәресләре үтте.Һәр хаҗига Мәккәдә йөрү өчен уңайлы,намазлыклы,җилкә сумкасы,сәфәрдә йөрү өчен зур сумкалар һәм ихрамнар бүләк иттеләр.

 

2 нче октябрь көнне  өйлә намазы алдыннан Казан аэропортында җыелдык. Безне Габдулла хәзрәт каршы алды. Тагын бер сөенеч белән уртаклашасым килә. Аэропортның 3 нче катында  бөтен уңайлыклары белән ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку бүлмәләре булдырылган. Намаз алдыннан Габдулла хәзрәт вәгазь сөйләде.Булачак хаҗиларга нәсыйхатьләр җиткерде. Намаз укыгач бөтен хаҗиларны барлап актыктан чыгам дигән дә, бер егерме яшьләр тирәсендәге егетнең нидер әйтергә теләп,миңа карап торуына игътибар иттем.Миңа бирелгән Жилеттагы “Имам- ДУМ РТ ХАДЖ”дигән язуны күрепме: “Извините, вы  летите  совершать хадж?”-дип сорады. Мин: “Да,Инша Аллах!”-дип җавап кайтардым. Ул : “Меня зовут Фархат.Как приедете в Мекку,делайте пожалуйста для меня дуга!”-дип амәнәт тапшырды. Шуннан чыккач,аэропортта эшләүче бер ханым:”Минем күптән  түгел әнием вафат булды.Аны искә алып дога кылырсыз әле!”-дип  әнисенең исемен язып бирде. Шул мизгелдән үз өстемә йөкләтелгән җаваплылыкны тоя башладым.

 

Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән самолетка утырып һавага күтәрелдек. Болытларны узгач,самолетның тышкы ягында -50*С салкын,өстә кояш.Җирдә +27*С җылы. Аллаһ Тәгаләнең әмере белән шушы кояш нурлары -50*С салкынны үтеп безгә кирәкле микъдарда үз җылысын җиткерә.Бу күренешне могҗиза димичә,ни дисең!

 

Дубайга килеп  җиттек. Изге ният белән чыккан кардәшләребезнең дә ниятләре дә чынга аша башлады. Биш сәгать очканнан соң әлбәттә һәркемнең кайнар чәй эчәсе килә.Дубай аэропортында 1 стакан кофе һәм чәй 5 доллар(безнең акчага әйләндергәндә 160 с.) тора. Хәтта кайнар суны да сатып бирәләр. Шуңа карамастан, Марат исемле егетебез чәйханәдә эшләүче туташның колагына нидер пышылдады да,аннан  минем янга килеп: “ Рамазан хәзрәт,бөтен хаҗиларга игълан итегез!  Кофе, чәй,конфет,печеньелар алып тамакларын ялгап алсыннар.Акча түләмәсеннәр.Бу яшерен сәдакадан”,-диде. Әле ул үзе белән хаҗ кылдырырга  әнисе белән әтисен дә алган иде.Кылган изгелекләре өчен Аллаһ Тәгалә аңа әҗер-саваплар язса иде!Дубай аэропортында төн үткәргәннән соң,иртәнге намаз алдыннан госелләнеп ихрамнарыбызны кидек тә, самолет белән Җиддә шәһәренә очтык. Җиддәдә безне Хабибулла хәзрәт каршы алды. Таможня тикешерүе үткәннән соң, автобусларга утырып Мәккәгә юнәлдек.

 

Нихаять, без Мәккәдә! Кунакханәгә урнашканнан соң, Аллаһынын рәхмәте белән, Чистай районы мөхтәсибе Алмаз хәзрәт һәм Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт, тәҗрибәле имамнар буларак үз ярдәмнәрен тәкъдим иттеләр. Һәм без алар белән гомрә хаҗы үтәргә киттек. Кәгъбәтулланы күргәч, Аллаһ Тәгаләгә догамны кабул итеп,  Үз йортына кабат килергә насыйп иткәне өчен шиксез шөкерләр иттем. Һәркайсыбызның күзләреннән мөлдерәп ирексездән яшьләр ага! Кәгъбәтулланы җиде мәртәбә таваф кылганнан соң, Ибраһим г.с.нең ташка уелып калган эзе каршында ике рәкәгать нәфел намазы укып, Хаҗәр анабыз су эзләп йөргән Сафа һәм Мәрвә таулары арасын сәгый кылырга юнәлдек. Ике тау арасын җиде мәртәбә йөргәннән соң зәм-зәм сулары эчтек.Аннан кунакханәләргә кайтып ихрамнан чыктык.

 

Кунакханәләрдә хаҗилар өчен барлык уңайлыклар да булдырылган.Һәркөнне бөтенебезгә җитәрлек зәм-зәм сулары китереп тордылар. Көненә ике тапкыр ашату каралган. Көн саен иртәнге сәгать 9 дан 10 га кадәр Илдус хәзрәт Фәез дин дәресләре алып барды.  Көн дә 5 автобус хаҗиларны теләгән вакытларында “Әл-Харам” мәчетенә даими рәвештә йөртеп тордылар.

 

Без торган җирдән ерак түгел “Тәкъва” мәчете уранашкан. Намазларга анда да йөрдем. Шунда бер кеше белән танышып : “Имамыгыз Коръәнне бик матур укый, яттан беләме?”-дип сорадым. Ул: “Әлбәттә.Гомумән,Мәккәдә 2 меңнән артык мәчет бар. Һәр мәчеттә дә 2-3 имам.Бөтен имамнар да  Коръәнне яттан белә”,-дип җавап кайтарды. Шул мәчетнең ике мөәзине белән дә таныштым. Сөләйманга 18, Хәмзәгә 20 яшь.Алар да Коръәнне яттан беләләр булып чыкты. Биредә  мәктәп балаларының җомга, гомуми намазларга йөрүе гадәти күренеш.

 

2010 елны эшли башлаган,  “ Әл-Харам” мәчете янында урнашкан, дөньядагы иң зур сәгать турында да әйтеп китми булмый. Сәгать бинасының озынлыгы 601 метр. Сәгать үзе 40 м.биеклектә. Ай беркетелгән җиһазы(шпиле) 61 метр. Аяз көнне 20 чакрым ераклыктан вакытны карап була.   Сәгатьне бизәү өчен 90 млн.мозайкалы плитәләр кулланылган.Мәккәнең нинди почмагына  барсаң да шул сәгатькә карап “Әл Харам” мәчетенең кай тарафта икәнен белергә мөмкин.  Азан әйткән вакытта кич белән сәгать нурлар чәчеп яна башлый. Бу нурлар һәркемнең күз явын алырлык итеп тагын да 10 чакрым югарыга күтәрелеп балкый.

 

Мәккәдә светофорлар бик аз. Шуңа карамастан бөкеләр юк. Машиналар зур тизлек белән хәрәкәт итәләр. Бер үзем шаһит булган күренеш хакында да язып үтим әле. Бервакыт автобуста барганда светофорга туктагач,берелешкән тавыш ишеттем. Тәрәзәдән карасам, бер машина  икенчесенә килеп төртелгән икән. Шул сәбәпле машинаның арткы ут фонаре ватылып төште.Зыян күргән шофер машинасыннан да төшеп тормыйча, тәрәзәсен ачып арттагы шоферга бармаклары белән ишарәләп: “Сабыр бул!” -дип күрсәтте дә үз юлы белән китеп барды.

 

Мәккә  ул -  Аллаһ Тәгалә тафыннан Коръәни Кәримдә берничә урында зурлап искә алынган, күп пәйгамбәрләр бу урын өчен бәрәкәт сорап дога кылган, тарихи вакыйгаларга бай булган изге шәһәр. Шуңа күрә без атабыз Адәм г.с белән Анабыз Һава(Аллаһ Тәгалә алардан разый булсын) очрашкан үзәннектә ,Ибраһим г.с. корбанлык китергән Мина җирендә,Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.гә Коръән иңдерелә башлаган Нур тавында,Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.белән Әбү Бәкер р.г.ның.Мәдинәгә хиҗрәт кылганда мөшрикләрдән качып калган Сәүр тавының куышлыгында һәм Мөздәлифәдә сәяхәттә булдык. Һәр җирдә үз урынына бәйле вәгазләр сөйләнде. Ә менә Мөздәлифә урынына бәйле  вакыйганы сезгә дә тәкъдим итәсем килә. Бу вакыйганы дәлилләп  Аллаһ Тәгалә Коръәндә аерым “Фил” сүрәсен иңдерә.

 

Бу вакыйга 570 елда ягъни Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. туган елны була. Ул вакытларда да  Кәгъбәтуллага гыйбадәт кылу өчен җир шарының төрле почмакларыннан киләләр иде. Мәккә шәһәре аша сәүдә белән йөрүче карван юллары үтә иде. Шуңа күрә Мәккә үзе дә сәүдә үзәге булып торган. Бервакыт Эфиопиянең патшасы Абрах Мәккәгә килә.Кешеләрнең   таштан эшләнгән бинаны зурлап гыйбадәт кылуын күрә.Ул үзе насара динендә булганлыктан бу күренештән бик нык көнләшә. Һәм үз иленә кайтып алтын-көмештән зур иттереп чиркәү төзетә. Аның максаты кешеләрне Кәгъбәтулладан читләштереп,аларны шул чиркәүгә җәлеп иттереп, Эфиопиядә сәүдә эшләрен җәелдерү иде. Әмма бу турыда Мәккәнең бер кешесе ишетеп ала һәм барып аның чиркәвенең эчен нәҗесли. Бу хакта Абрахка җиткерәләр. Абрах патша шушы хәлгә үч итеп, Кәгъбәтулланы җимерү ниятеннән, 60мең сугышчыдан торган гаскәр туплап, зур филләр һәм  дөяләргә утырып Мәккәгә таба юл тота. Ул вакытларда 500 кеше җыелса да мәккәлеләр өчен зур гаскәр иде. Абрах юлында  көтү булып йөргән 200 дөяләрне күреп үзенә ала. Ул дөяләр туачак Пәйгамбәребез с.г.в.нең бабасы Габделмоталлибныкы иде. Мәккә җирләренә җитәрәк Мөздәлифә дип аталган үзәннектә Абрах гаскәре ялга туктый. Шул вакытта патша янына Габделмоталлиб килә.Абрах аннан нинди сәбәп белән килүен сорый.Шунда Габделмоталлиб дөяләрен кайтаруын үтенә. Абрах гаҗәпләнеп : “Син акылдан язганмы әллә? Сез минем чиркәүне нәҗесләдегез.Кешеләр килми торган иттегез.Шуңа җавап итеп  сезне һәм Кәгъбәтуллагызны юк итәргә барам.Ә син башыңны кызганмыйча ниндидер дөяләреңне сорап килгәнсен!”.Аңа Габделмоталлиб: “ Әй Абрах, дөяләрнең хуҗасы мин, мин алар өчен җавап бирәм,аларны саклыйм. Ә син җимерәм дигән Кәгъбәтулланың хуҗасы Аллаһ!Ул аны саклыячак!”. Абрах бу җавапны ишетеп, аның хикмәтле кеше икәненә төшенеп,хөрмәт йөзеннән аңа дөяләрен кире кайтара. Һәм Габделмоталлибка: “ Шәһәреңә барып халкыңа игълан ит!Исән каласылары килсә мин килгән вакытта тауларга менсеннәр.  Филләрем  белән килеп Кәгъбәтулланы җимерүемне карап торсыннар. Кем дә кем миңа каршы килсә, аларның барысын да юк итәчәкмен!”. Габделмоталлиб китә башлаганда Абрахка борылып: “Әй Абрах, әле соң түгел.Исән каласыгыз  килсә,кире чигенегез.Чөнки сиңа кадәр дә фәлән фәлән кешеләр,фәлән-фәлән патшалар,фәлән-фәлән гаскәрләр изге йортны җимерәбез,- дип килделәр.Әмма максатларына ирешә алмадылар”. Патша аңа җавап итеп : “Фәлән-фәлән патшалар җимерә алмаганны, мин җимерәчәкмен!Куәтем җитәрлек!”-дип әйтеп кала. Габделмоталлиб Мәккәгә кайтып булган хәлләрне сөйләп,Абрахның киләчәген җиткерә.Шул вакыт Мәккә халкы тауларга качмыйча Кәгъбәтуллага килеп Аллаһ Тәгаләгә ялварып : “Йа Раббыбыз Аллаһ, атабыз Ибраһим г.с. мөбарәк куллары белән торгызган изге йортыңны сакла! Безне золым итәргә килгәннәрне гаҗиз ит,хурлыкка калдыр!”. Абрах патша хәл алгач, гаскәре белән юлларын дәвам итәргә теләделәр.Тик филләр алга таба бармадылар.Абрах үзе Әхмәт исемле иң зур филдә утыра иде. Филне алга таба бару өчен кыйнаганда,фил алгы аяклары белән тезләнеп сәҗдә кылды. Аның артыннан башка филләр дә сәҗдәгә киттеләр.Шул вакыт Аллаһ Тәгаләнең әмере белән Кызыл диңгез тарафыннан кара болыт кебек карлыгач сыман кошлар очып килә башлый.Кошларның томшыкларында,аякларында берәр таш була.Алар бу ташларны Абрах гаскәренең өстенә килеп яудыра башлыйлар.Бу җәхәннәм ташының бер төре була.Абрах гаскәренә  эләккән һәр таш, аларның тәнен тишеп үтеп, алар шунда ук һәлак булалар.Аллаһ Тәгалә бу кошларны Коръәндә “Әбә –Бил” дип атый. Нәтиҗәдә Кәгъбәтулланы җимерәм дип килгән зур гаскәрне Аллаһ Тәгалә рәхмәте белән бәләкәй генә кошлар юкка чыгара.

 

Олуг хаҗга кадәр безнең 10 көн вакыт бар иде. Без форсаттан файдаланып туганнарыбыз,әрвахларыбыз өчен дә гомрәләр һәм тавафлар кылырга йөрдек. Шунысы да сөенечле, безгә баш табиб Рамил Хисамов җитәкчелегендә 8 табиб хезмәт күрсәтте.Һәр кунакханәдә шифаханә бүлмәсе бар иде.Хәтта төркемнәр белән йөргән вакытта да алар бездән калмыйча,сәламәтлегебез өчен борчылып,тиешле дарулар белән тәэмин иттеләр. Сигезенче зөлхиҗҗә көнне без олуг хаҗга ниятләп,госелләр коенып, ихрамнар киеп автобусларга утырып Мәккәдән 7чакрым булган Мина үзәнлегенә киттек.Анда палаткаларда урнаштык.Бер палаткада 100 кеше яшәдек. Палаткалар кондиционерлар,ут чыбыклары,матрас,мендәрләр белән җиһазландырылган.

 

9нчы зөлхиҗҗә,иртәнге намаздан соң “Рәхмәт тавы” урнашкан Гарәфә үзәнлегенә юнәлдек. Өйлә намазын укыгач, бөтен хаҗилар белән басып, Аллаһ Тәгаләдән ялварып догалар кылдык. Шул вакытта Пәйгамбәребез с.г.в.нең : “Үлем килгәнче,үлегез!”-дигән хәдисен искә төшердем. Чөнки кыямәт мәйданындагы кебек бөтен кеше Аллаһ Тәгаләгә ихлас дога белән ялвара.Хәтта ирләрнең дә күзләреннән ирексездән яшьләр ага. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.гә, Гарәфәдә торган хаҗилар турында, Аллах тәгалә  тафыннан иңдерелгән кодси хәдис тә бар : “ И-и фәрештәләрем, минем аларны гафу иткәнемә шаһит булыгыз”,-ди.  Икенче хәдисендә пәйгамбәребез : “ Аллаһы Тәгалә Гарәфәт тавына менеп, аның әмерен үтәгән колларын тәмугъ утыннан коткарачак. Бу көндә Аллаһ Тәгалә колларына – бәндәләренә якыная, хәтта фәрештәләренә :” Мохтаҗлар бармы алар арасында?!”-дип әйтә. Ә тагын бер хәдисендә: “Хаҗ ул – Гарәфә!”-дип искәртә. Кояш баегач анда ахшам намазы укылмый. Мөздәлифәгә баргач ахшам белән ясту намазын кушып укыдык. Анда без 49шар борчак зурлыгында ташлар җыйдык.  Мөздәлифәдә кунып иртәнге намазны укыгач,кире Минага палаткаларга кайтып , өйләгә кадәр ял иттек тә,намаздан соң  бездән 2 чакрым чамасы ераклык та булган “Җәмәрат” дип аталган баганаларга таш атарга киттек. Анда барганда тауларны урап үтү дә кирәкми.Аларны тишеп зур тоннельләр эшләнгән.Тоннельләр эчендә көн кебек якты, утлар урнаштырылган.Хәтта теләгән кешеләргә тоннельнең буеннан буена   эскалаторлар йөреп тора. Алдагы елларда “Җәмәрат” багана булып бер генә катта торса,хәзер аны 25-30метрга киңәйтеп,тагын да озынайтып, анда бара торган юлны 3 кат итеп эшләгәннәр. Һәр каттан да таш атып була. Ул ташлар багана  төпләренә җыелмыйча, махсус тишек аша аска китеп торалар. Элек барган хаҗилар безгә: “ Таш аткан җирдә тыгыз, хәтта егылсаң тора алуың да икеле”,- дип сөйлиләр иде. Хәзер инде 80 яшьлекләр дә иркен рәвештә барып таш ата ала.  Ибраһим пәйгамбәр белән аның улы Исмәгыйл г.с. гә 3 урында шайтан вәсвәсә белән килә. Шул урыннарда Исмәгыйл г.с. шайтанны  ташлар атып куа. Шуңа күрә әлеге урыннарда  3 таш багана урнашкан. Без дә : “Бисмилләһи Аллаһу әкбәр!”-дип һәр баганага җидешәр таш атабыз. Шул вакытта коткы салучы шайтанны куасың.Үзеңдә җиңеллек сизәсең. Пәйгамбәребез с.г.в.нең : “Хаҗдан кеше  анасыннан яңа  туган сабый кебек кайта”,-дигән хәдисе искә төшә. Ташлар атып кайткач безгә корбаннарыбызның чалынуын игълан иттеләр.Ихрамнан чыктык.Икенче ягъни 11нче зөлхиҗҗә көн без өйләгә кадәр таваф кылып кайттык. Өйләдән соң корбан итләре белән шулпасын ашадык. Гомумән, Минада да, Гарәфәдә дә эчәргә сулар,соклар,кайнар ризыкларны   даими рәвештә китереп тордылар.  12 нче зөлхиҗҗә көнне без Мәккәгә кайттык.

 

26 нчы октябрь көнне саубуллашу тавафын кылдык.Һәркайсыбыз Кәгъбатуллага карап хаҗының кабул булуын теләде.Чөнки  Аллаһ Тәгалә  кабул булган хаҗга бер бүләк – Җәннәт вәгъдә итә. Кунакханәгә кайткач безгә унышар литр зәм-зәм суы бирелде. Зәм-зәм суы дигәннән... Үзем ишеткән  әлеге могъҗизалы суга бәйле  вакыйганы сезгә сөйләп үтәсем килә.Бу хәл 2000елларда була. Мароккода Ләйлә исемле бер ханымга яман шеш(рак)дигән диагноз куялар. Аңа  табиблар Бельгиягә барып дәваланырга кушалар.Ул ире белән шунда китә.Анда бу чирдән котылу өчен күкрәген алдырырга һәм химик терапия тәкъдим итәләр. Химик терапиядән соң чәч һәм кашлары коелачагын да әйтәләр.Ләйлә  моңа риза булмый һәм алар туган илләренә кайтып китәләр.Тора-бара ул үзендә хәлсезлек,авыруының көчәюен сизә башлый. Бик нык ябыга.Чара калмагач ире белән Франциядәге иң көчле дип саналган шифаханәгә китәләр.Анда тикшеренү үткәч,шешнең инде бавырга күчкәнлеге ачыклана.Һәм биредә дә шул ук химик терапияне үтүне тәкъдим итәләр.Ләйләгә уйлар өчен вакыт биреп,кире өенә кайтарып җибәрәләр.Ахыр чиктә ул врачлар сүзенә ризалаша.Шул вакытта ире, никах вакытында, кайчан да булса, Ләйләне хаҗга алып барам,- дип әйткән мәхерен исенә төшерә. Хатынына шул хакта әйтеп, хаҗ гамәлен үтәгәннән соң гына  Франциягә барырга тәкъдим итә. Хатыны риза була . Мәдинәдә тукталып Коръән алалар.Коръәнне укый-укый Мәккәгә килеп җитәләр. “Әл-Харам” мәчетендәге Кәгъбәтулланы күреп  Ләйлә бик сөенә һәм кулларын күтәреп : “Йә Раббым, миңа бөтен ишекләр ябык.Өметем юк.Бер Синдә генә бөтен өметем!Бер Үзең генә шифа бирүчесең!Мин- зәгыйфь колыңа Үз рәхмәт ишекләреңне япма!”-дип дога кылуын искә ала. Кунакханәдә бер шейх белән танышалар.Шейх аңа күп  Коръән укырга һәм шифа сорап күп зәм-зәм суы эчәргә куша. Ләйлә шулай эшли.Һәм иреннән рөхсәт алып бер төн “Әль-Харам” мәчетендә кала.Янындагы  калган хатыннар Ләйләнең елап,борчылып төн үткәргәнен күреп,сәбәбен сорыйлар. Ул аңлатып биргәч,алар Коръәннәр укып бергә-бергә дога кылалар.Һәм тагын биш төн мәчеттә гыйбадәт кылып торачакларын әйтеп,үзләренә кушылуын сорадылар.Ләйлә иреннән рөхсәт алып, бу хатыннар белән мәчеттә калып, зикер-тәсбихта булалар. Ике төн кунганнан соң аңа бер хатын : “Ник син зәм-зәм суы белән тәнеңне юып,госелләнмисең?-диде.Ул башта ни әйтергә дә белмичә аптырап калды.Чөнки яман чир азып,эренле шешләр тәнен дә баскан иде. Шул ук төнне госелләнә дә икенче көнне шешләренең кими баруын сизә. Шулай итеп ул 3көн госел коенганнан соң шешләрнең бетүенә исе-акылы китә.Иптәш хатыннарына әйткәч, алар бердәм булып : “Аллаһу әкбәр!Ул Рахимле!Ул шәфкатьле!”-дип Ләйләнең шатлыгы белән уртаклашалар.Ул хатыны өчен борчылып торган  ире янына кайта да, сөенеп күлмәкләрен ертып : “Кара,Аллаһының рәхмәтенә!”-дип кычкырып җибәрә. Ире шунда ук сәҗдәгә егылада,шатлыгыннан елый башлый. Алар шөкерләр әйтеп, Мароккога кайталар да,  Франциягә тикшеренергә китәләр.Табиблар Ләйләне тикшергәч, бик нык аптырашта калалар.Аның тәнендә бер чир әсәре дә тапмыйлар.Алар : “Сиңа бит яшәргә 3 атна вакыт калган иде.Кайсы шифаханәдә дәваландың?Нинди дарулар кулландын?”-дигәч,Ләйлә : “Аллаһ тәгалә йортында Аннан шифа сорадым.Ул догаларымны буш итмәде!”-дип җавап кайтара.Шушы хәлләрдән соң ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в нен тормышын һәм Ислам динен ныклап өйрәнә башлый. Гыйбадәт кылмыйча үткәргән көннәре өчен үкенеп  күп елый. Һәм башкаларны да һидаять юлына өнди башлый.

 

27 октябрь көнне  автобусларга утырып Мәдинә шәһәренә юнәлдек. Безнең илебездә юл буендагы элмә такталарны  төрледән төрле  рекламалар “бизәсә”,анда әлеге такталарга “Сөбханаллаһ!”, “Әлхәмдүлилләһ!”, “Әстәгъфируллаһ!” кебек башка төрле зикерләр язып элгәннәр.Ягъни, сәфәрдә вакытта, ихтыярсызлыктан да Аллаһ Тәгаләне  искә алып барасың. Юллар йомырка тәгәрәтерлек,бик киң һәм 2 яклы. Автобус та Мәккә белән Мәдинә арасын сәгатенә 140 км.тизлек белән барды. Полиция хезмәткәрләре дә,тизлекне үлчәүче радарлар да очрамады. Бензинның бәясе дә безнең акча белән санаганда литры 4 кенә сум икән. Һәр 10 чакрым саен мәчетләр.  Әгәр берәр кешенең юл кырыена кафе яки заправка салдырасы килсә,ул иң беренче чиратта шушы ил кануны буенча мәчет төзергә тиеш.Төземәсә  аңа башка төзелешләр өчен хокук бирелми икән.

 

Менә нурлы Мәдинә шәһәренә килеп җиттек.Кунакханәбез Пәйгамбәребез с.г.снең мәчетеннән 300генә метр арада урнашкан.Әйберләрне калдырдык та ястү намазына әлеге мәчеткә киттек. Мәккәдәге “Әл- Харам” мәчетендә бар намазаларга да азан әйтелгәннән соң артыннан ук камәт төшерелсә,Мәдинәдәге Пәйгамбәребез с.г.в. мәчетендә, ахшам намазыннан кала, бүтән намазларга азаннан соң камәткә кадәр 30-40 минут көтелә. Юлдан соң бераз арыган да идем.Мәчеткә кергәч, бераз гына вакытка дип, бер гөмбәз астына  яттым. Ул гөмбәзнең зурлыгы “Кол Шәриф” мәчетенен гөмбәзе кадәр бар. Ә биредә алар дистәләгән. Бу матурлыкны торгач фотога төшерермен дип бер-ике минутка гына күзләремне йомдым. Күзләремне ачып җибәрсәм гөмбәзләр урынына ай һәм йолдызлар күреп  шаккаттым.Әлеге гөмбәзләр  тавышсыз гына ачыла да икән. Мәчетнең тышында да фонарьлар урнашкан колонналар бар. Алар да зонт рәвешендә ачылалар.  Ул мәчет эчендә Пәйгамбәрбез с.г.в.нең,Әбүбакр р.г,Гомәр р.г.нең каберләре урнашкан.Аларны барып сәламләгәннән соң,без шул ук мәчеттә булган Пәйгамбәребезнең манарасы һәм өй арасында булган  әр-Рауда әш –шәрифә ягъни җәннәт бакчасы дип аталган урында ике рәкагать намаз укыдык. Гомумән,Пәйгамбәребез с.г.в мәчетендә укылган  бер рәкәгать намаз -  мең рәкәгатькә тора.

 

Мәдинә шәһәрендә дә без экскурсияләргә йөрдек. Пәйгамбәр с.г.с Мәдинәгә килгәч иң беренче төзегән “Куба” мәчетенә бардык.Аның : “Кем дә булса Куба мәчетендә 2 рәкәгать намаз укыса,гомрә хаҗы кылган әҗер савабын алыр.”-дигән хәдисе дә бар. Тагын “Кыйблатайн”дип аталган ике кыйблалы мәчеткә дә бардык. Бу мәчеттә ике михраб . Башта Мөхәммәд с.г.с мөселманнар белән намазны Иерусалимдагы “Әл-Акса” мәчетенә карап укый иде. Шуңа күрә  яһүдиләр аны : “Кыйблабызны кабул итте,динебезне кабул итмәде,”-дип шелтәлиләр иде. Пәйгамбәребез с.г.с. күңеле белән атабыз Ибраһим г.с торгызган Кәгъбәтулланың кыйбла булуын тели иде. Һиҗрәтнең икенче елында,шәгъбән аеның 15 нче көнендә өйлә намазының 2 рәкәгатен укыгач, Аллаһ Тәгалә Пәйгамбәребезнең теләген канәгатьләндереп “Бакара”сүрәсенең 144 аятен иңдерә. Анда  Аллаһ Тәгалә: “Менә хәзер йөзеңне юнәлдер мәсҗид “Әл-Хәрам” эчендәге Кәгъбәтуллаһка!”-дип әйтә. Мөхәммәд с.г.с намаз эчендә үк Кәгъбәтуллаһка борыла. Бу күренештән хәтта аңа оеп торган мөселманнар да шикләнеп куялар.Моны Мәдинәдәге яһүдләр һәм монафыйклар ишеткәч : “Үзен пәйгамбәр дип атаган Мөхәммәд саташты,хәтта үз кыйбласын да югалтты!"-дип көлә башладылар. Мөхәммәд с.г.с.артыннан ияреп, һич шикләнмичә 10  сәхәбә борылды. Шушы 10 сәхәбәгә Аллаһ Тәгалә исән вакытларында ук Җәннәт вәгъдә итте.

 

Без шулай ук “Ухуд” тавына бардык. Ухуд сугышында һәлак булган шәһитләрнең зиратына  барып догалар кылдык. Әлеге зиратта Хәмзә р.г. дә каберлеге бар. 1990 еллар башында Мәдинәдә бик каты орып яңгыр ява. Шул сәбәпле кайбер шәһитләрнең каберләре ачыла. (Аллаһ Тәгалә Коръәндә шәһитләр турында: “Минем юлымда үзләрен корбан итүчеләрне үлек дип санамагыз.Минеп хозурымда алар терекләр”,-ди. Пәйгамбәребез с.г.в. дә аларның тәннәренең бозылмавын раслый.)  Гарәпләр зиратка килгәч күрәләр. Зиратка хуш ис таралган, 1400 ел элек җирләнгән шәһитләрнең тәннәре бозылмаган. Мөхәммәд Сафа исемле шейх хәтта Хәмзә р.г.не танып ала.Аның борыны,колагы һәм упкәсе кисеп алынган була.(Чөнки тарихтан беләбез Бәдер сугышында ул Һинд исемле хатыннын ирен  үтерә. Шуңа үч итеп Һинд Хәмзәдән үч алу өчен Вәхши исемле колны яллый. Үтергән өчен аңа күп маллар, азатлык вәгъдә итә.  Вәхши ,Ухуд сугышында  арыслан  кебек сугышкан,  Хәмзәне  читтән карап торып сөңге белән атып үтерә. Аннан соң Һинд килеп Хәмзәнең колак,борыннарын кисеп,үпкәсен алып чәйни.) Мөхәммәд Сафа яңадан Хәмзә р.г.не үзе җирли.

 

Мәдинәдә без өч тәүлек тордык та,кайтырга юнәлдек.  Җиддә аэропортында багажларны тапшырып,тикшерү узгач, безгә  Коръән бүләк иттеләр.Киләсе тикшерүне узганда Халисә апаның сумка йөртә торган коляскасын самолетка уздырмадылар. Үзен кире үткәрмәделәр.Мин ул колясканы яңадан барып, багаж бүлегенә биреп,кире килгәндә тагын  Коръән тапшырдылар. Төркемем янына килсәм Рәзинә апа да коляскасы белән шул ук хәлгә юлыккан. Җаваплы кеше буларак, аның да коляскасын алып, багажга тапшырып, кабат килгәндә теге гарәп миңа яңадан Коръән сузды. Мин аңа : “Бәрәкаллаһ,сез инде миңа 2 Коръән бүләк иттегез!”-дидем.Ул минем жилетка төртеп : “Син бит имам! Имам кешегә ун Коръән булса да урын табылыр,”- дип тагын ике Коръән тоттырды. Шулай итеп дүрт Коръәнле булдым.   

 

Дубайга очарга җыенган вакытта,минем артта утырган Салиха апаның кулыннан бүләккә бирелгән Коръәне төшеп китте. Аның янында утырган 10 яшьлек төрек малае тиз генә утыргыч арасына чумып, Коръәнне алып, булган хәл өчен  Аллаһ Тәгаләдән куркып,изге китапны үбә-үбә Салиха апага сузды. Салиха апа бу малайның тәрбиясенә сокланып башын сыпрып куйды. Әлеге Сәгыйт исемле малайның 20 яшьләрдәге Сәед исемле абыйсы да минем янда утырып барды. Самолетта аның әнисе белән сеңлесе дә бар иде.Әтиләре төзелеш вакытында вафат булган. Сәед шуннан соң бөтен гаиләсен үз карамагына алган. Әлеге вакытта аларны хаҗ кылдырып кайтып килүе иде.

 

Дубайга килеп җиттек. Хаҗдан соң күңелләре йомшарып китеп, бу юлы сәдака рәвешендә чәй,кофе белән сыйлаучыларның  саны арткан иде.  Һәркайсыбыз бер-беребез белән шунда бәхилләштек.

 

2 ноябрь көнне 14:30 да барыбыз да исән-имин Казанга кайттык.Туган яклар сагындырса да,күңелдә Мәккә,Мәдинә җирләрен юксыну яши.Җан һаман да Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.һәм күп рәсүлләр җибәрелгән урыннарга тартыла. Инде Аллаһ Тәгалә хаҗ кылучыларыбызның һәммәсенең хаҗларын кабул кылса иде. Шушы изге сәфәргә барырга теләүчеләргә Аллаһ Тәгалә киләчәктә җиңел,кабул булган хаҗлар насыйп итсә иде!

 

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһү!

Рамазан хаҗи Хисаметдинов,

Балык Бистәсе районы,Янавыл авылы имамы.

 

http://dumrt-haj.ru/