string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7584.html"
14.02.2014 09:01

Гаилә мәчете ишекләрен ачкач, бөтен Азинога ямь иңде. Җомга җитсә дә, берәр бәйрәм чарасы булса да шунда барасы килеп тора. Хәзрәтләребез дә бик күркәм кешеләр, килгән һәркемне якты чырай белән каршы алалар. Хатип абый Бикмөхәммәтовка аеруча кадер-хөрмәт күрсәтәләр биредә, аксакалның урыны һәрчак түрдә... Хатип абый белән мин моннан алты ел элек “Шәһри Казан” газетасында эшләгән чагымда танышкан идем.“Җир алдым, Азинода мәчет төзибез”,- дип йөрүе бераз мәзәгрәк тә тоелды ул чакта. Бу эшнең инициаторы булган эшмәкәр Мәхмүт Акберовны төрмәгә утыртып куйганнар, бабайның кулында бер тиен акча юк, алай да газетага белдерүләр урнаштырдык, язмалар әзерләдек. Аларның файдасы тигәндерме-юкмы – белмим, әмма ул һаман да Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм игелекле кешеләрнең барлыгына ышанды. 

Инде менә бүген шушы гүзәл мәчет түрендә төзелешкә ярдәм кулын сузган игелекле бәндәләрне барлап утырабыз. Хәтерем начарайды дисә дә, ул кешеләрнең исемнәре, күпме акча биргәннәре - һәммәсе исендә: “Төзелешкә тотынганчы башта проект эшләтәсе бар бит, ә акча юк. Утырам шулай аптырап. Берзаман апалы-сеңелле Сания белән Гөлҗиһан апалар шалтырата. Мәчеткә үз өлешләрен кертәселәре килә икән, тик акчаны төзелеш башлангач кына бирәбез, диләр. Ул акчаларыгыз килде инде, Алланың рәхмәте булсын, кулыма гына кермәде, дидем. Икенче көнне үк йөз мең сум китереп бирделәр. Кайсыберләре исемнәрен әйтмичә генә дә булышты. Аллаһы Тәгаләнең бәндәсенә дип дога кыла идек. Зур-зур оешма җитәкчеләре дә ярдәм итте: “Мостстрой” оешмасы җитәкчесе Айрат Әлмиев, “Мустаф”, “ЖБК-сервис”, “Промстройпроект” институты хезмәткәрләре ... Яхшы кешеләр күп ул бездә. Илсур Метшинга Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен. Универсиада алдыннан килеп карап китте дә, әллә ничә бригада эшче җибәреп, төзелешне санаулы көннәрдә тәмамлатып та куйды...”

... Туган ягында - Саба районы Олы Саурыш авылында аны ишан Хатибы дип йөрткәннәр. Шуны белгәч, исламга тартылуы балачактан ук киләдер дисәм, юк икән. “Ул кушамат әтием Бикмөхәммәттән күчте, - дип сөйләде Хатип абый. - Безнең әти яшь чактан ук бик тәртипле, юаш булган, кызлар белән йөрмәгән, өй тирәсеннән ерак китмәгән. Әнием Корбанбикә, киресенчә, кыю булган, күрәсең; әтине ошаткан да, ат җиктереп килен булып үзе килгән. Матур яшәделәр мәрхүмкәйләрем, әтиебез сугышта һәлак булды. Сугыштан соң тормышлар бик авыр иде. Күрше Төбәктә 7 класс тәмамлагач, колхозда эшли башладым. Авылда гына каласы да, салым бик зур. Әни пенсиядә ул вакытта. Әле тагын ике сеңелем бар. Берәр ел сукачы булып эшләгәч, киттем Казанга. Русча бер авыз сүз белмим, алай да төзүчелеккә укырга алдылар. Монда тормыш җайлашты, бушлай ашаталар, киендерәләр, йокларга тулай торакта урын бар. Алты айда 4 нче разрядлы ташчы булып чыктым. Төзелешкә урнашып ике ел эшләгәч, армиягә алдылар. Кайтач та өйләнергә ашыкмадым әле, тагын ике ел йөрдем кызлар карап. Аннан инде Салиханы очраттым. Бик чибәр, сабыр иде ул. Иртәрәк үлеп китте шул менә, 71 яшьтә...Әлфиябез тууга бер барактан фатир биргәннәр иде. Шуны әйбәтләп ремонтладым, агарттым, түшәмен күтәрттем, мичен рәтләдем, мин мичче дә бит әле. Ай-яй Хатипның квартиры, дип карап йөрделәр күршеләр... Аннары инде гаилә ишәйде, Гүзәлебез туды. Яңа фатирга күчендек”.

Пенсиягә чыккач, Хатип абый Казанның Мәдинә мәчетенә каравылчы булып урнаша, намаз укымый әле ул вакытта. Мин бөтенләй динсез түгел, диясе килде микән, шунда ул бала вакытта ук өйрәнгән “Әлхәм”не укып күрсәтә. Хатип абый, бу бит дөрес түгел, ди аңа Мәдинә мәчете имамы Гыйльмулла хәзрәт. Менә шуннан дөресләргә керешә инде. Әкренләп намазга баса, мәдрәсәдә Коръән укырга өйрәнә. “Әти олыгаеп килгәндә тырышып-тырмашып гарәпчә укырга өйрәнде, - дип сүзгә кушыла олы кызы Әлфия.- Әни әйтә, Һай, булмас ул синнән, Хатип, ди. Әти, ник булмасын, була, Алла боерса, дип аның саен үҗәтләнебрәк тотына. Бер-ике елдан соң намазны алып барырга куша башладылар”. Хатип абый үзе ул кыенлыкларны әллә ни исенә төшереп тормый. “Алладан вакыт җиткәч, үзеннән-үзе килеп чыкты, - ди ул.- Тик менә яшьли аралашып йөргән дусларым гына тегендә намазсыз китеп барды...” 

Нәүбәһар КӘБИРОВА