string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7597.html"
27.12.2013 09:19

Габдуллаһ бине Гомәр (р.г.) шундый хәдис тапшыра: “Аллаһның  Рәсүле болай дип сөйләгән: “Кайчандыр  сезгә кадәр яшәгәннәрдән өч кеше юлга чыкканнар һәм бер мәгарәдә төн кунарга калганнар.  Ләкин алар бу мәгарәгә кергәч, өстән бер бик зур таш төшеп, аларның чыгар  юлын бөтенләй томалап куйган.

Шуннан соң алар: “Валлаһи, безне  бу таштан саваплы гамәлләребез өчен Аллаһы Тәгалә генә  коткарып кала алыр”, - дигәннәр.

Шул вакытта аларның берсе әйткән: “Ий Аллаһ, минем әти-әниләрем бик картлар, мин  аларга эчәргә сөт китерми торып, өйдәгеләрнең башкаларына да, колларыма да сөт бирмәдем. Бервакыт утын эзләп, өйдән ерак китәргә туры килде, ә мин кайткан вакытта, алар йоклыйлар иде инде.  Мин алар өчен сөт савып алсам да, йоклап киткәннәрен күреп, уятырга  кызгандым, кулыма кувшин тоткан килеш таң атканчы аларның уянганнарын көттем. Балаларым аяк астымда ачтан кычкырсалар да, өйдәгеләрнең башкаларына да, колларга да сөтне алардан алда бирмәдем.  Шуннан соң минем әти-әниләрем уяндылар, үзләренең кичке сөтләрен эчтеләр. Ий Аллаһ, әгәр дә мин моны Синең хакка эшләгән булсам, безне таш аркасында калган бу хәлдән коткар!” Шуннан соң таш урыныннан   бераз күчеп, ярык хасил булган, тик ул ярык болар аннан үтеп чыгарлык булмаган әле.

Икенчесе болай дип әйткән: “Ий Аллаһ, минем туганнан туган сеңелем бар иде,  ир-ат хатын-кызны ни кадәр көчле ярата алса, мин аны шулкадәр көчле яратам, шулкадәр көчле тели идем. Тик ул миңа каршы килә торган иде. Мондый хәл корылык елы җиткәнчегә кадәр барды. Шул вакытта ул минем яныма килде, мин аңа минеке булсын өчен  йөз егерме динар акча бирдем. Ул ризалашты. Инде кушылдык дигәндә генә, ул: “Аллаһтан курык  һәм минем гыйффәтемне хокукың булмый торып бозма!” - диде. Бик нык яратсам да, мин аның янынннан китеп  бардым һәм биргән алтыннарымны да аңа калдырдым. Ий Аллаһ, әгәр дә мин моны Синең хакка эшләгән булсам, безне таш аркасында калган бу хәлдән коткар!” Шуннан соң, таш урыныннан  тагын бераз күчкән, тик барлыкка килгән аралык һаман да алар үтеп чыгарлык булмаган.

Өченчесе болай дигән: “Ий Аллаһ, мин бервакыт эшкә кешеләр ялладым да, аларның берәвеннән  башка барысына да эшләгәннәре өчен түләдем. Ә ул кеше тиешле акчасын алмыйча,  китеп барган иде. Мин ул  акчаны  кулландым һәм нык кына артуына ирештем. Бераздан соң ул миңа килде дә: “Ий Аллаһ колы, миңа тиешле акчамны бир”, - диде. Шуннан соң мин аңа: “Син күргән менә шушы дөяләр,  сыерлар, сарыклар һәм коллар – синең хезмәтең өчен түләү була”, - дип, шул байлыкларны  күрсәттем. Ул миңа: “Ий Аллаһ колы, көлмә миннән!” - диде. Ә мин аңа: “Мин синнән көлмим”, - дидем, һәм ул, миңа  берни дә калдырмыйча, аларның барысын да алып китте. Ий Аллаһ, әгәр дә мин моны Синең хакка эшләгән булсам, безне таш аркасында калган бу хәлдән коткар!” Шуннан соң, таш урыныннан  тагын күчкән, тик бу юлы инде барлыкка килгән аралык алар тышка үтеп чыгарлык булган”.

 

                                                       Гали Риза ДЕМИРҖАН, "Дин вә мәгыйшәт"