string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7598.html"
23.12.2013 13:04

Сәдакалар биреп яшәгез

         Бала чакта без  еш кына Кыргызстандагы бик матур Ош шәһәренә кунакка бара идек. Анда яшәүче Әүхәди абый белән Сәйдә апа, урыннары җәннәттә булсын, безне бик яратып, зурлап каршы алалар иде. Менә шулай, чираттагы тапкыр кунакка килеп, бик матур сөйләшеп-гөрләшеп утырганда Сәйдә апа безгә бик гыйбрәтле вакыйганы сөйләп, үгет-нәсыйхәтләрен бирде. “Әй, балалар! Сезнең хәзер бик матур, рәхәт чагыгыз, - дип башлап җибәрде ул сүзен. – Зур үскәч тә шулай бәхетле булыгыз. Ләкин кайда яшәсәгез дә, кайда йөрсәгез дә, зур дәрәҗәләргә ирешсәгез дә – сәдака биреп торыгыз. Сез биргән сәдаканы иң авыр минутларыгызда Аллаһы Тәгалә үзегезгә кайтарып бирә. Без хәзер, Аллага шөкер, Әүхәди абыегыз белән бик матур яшибез. Тик балаларны үстергәндә акчасыз тилмергән көннәр дә булды шул.  Менә шундый борчулы авыр бер көндә эштән кайтып киләм, янчыгымда бер тиен дә акча юк. Хезмәт хакы әле берничә көннән соң гына булачак. Совет заманында акча алуның билгеле бер көннәре бар: получка – 20 сендә, аванс 5 ендә бирелә иде. Үзем эштән кайтып киләм, үземнең күңелем тулды. Нәрсә эшләргә инде?! Балаларга ни ашатырга?!  Чарасызлыктан күз яшьләрем ага, каршыда телефон будкасы күреп шунда кердем дә үкереп еларга тотындым.  Чөнки бик авыр иде тормышларны алып барулар... Менә шул вакытта күзем диварга элеп куелган телефонга төште. Телефонга Ленин рәсеме төшерелгән унлык кыстырып куелган иде. Күзләремә ышанмыйча, акчаны алып, тотып-тотып карадым. Ун сум! Шактый зур акча санала иде ул вакытларда.  Совет заманында  ипи һәм сөт бәясе 10-15 тиен иде. Менә шуннан ун сумга ничә көн яшәргә булганын чамалап карагыз инде.  Рәхәтләнеп получкага кадәр тотарлык акча.  Шул минутта ничек шатлануымны әйтеп бетермәле түгел! Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтләр әйттем. Бәлки, кемдер онытып калдырган булгандыр... Шул бик авыр вакытымда ул акча миңа насыйп булды”.

        Сөйләп бетергәч: “Кадерлеләрем! Сәдакалар биреп торыгыз. Үзегезгә авыр минутларда  Аллаһы Тәгалә гел көтелмәгән җирләрдән ярдәм бирер!” – дип елап нәсыйхәт бирде Сәйдә апа.

Карт әнисен сырага җибәргән

        Июнь аеның бик матур бер көнендә балалар сырхауханәсенә барганда, Восстание урамындагы бер йорт подъезды янында кызыл чәчәкле  яулык бәйләгән бер татар әбисе утырганын күрдем.  “Безнең татар әбиләре бигрәк матур инде”, - дип уйлап, тукталып, әбигә сәдака бирергә булдым.  Әби сәламемне бик матур алды. Тик:“Хәлләрегез ничек?” - дип соравыма әллә нишләп китте:

  • Бик начар, кызым. Улым төне буе эчеп чыкты. Сүгенә, миңа кул күтәрә... Хәзер менә иртә белән, баш төзәтергә сырага җибәрде... Картлар йортына гына китәр идем! Пенсиямне дә шуларга бирер идем. Тик илтеп куючы, урнаштыручы гына юк, - дип сөйләде ул. Үзе тын гына елады да елады. Мин аңа сәдакамны суздым, бик зур рәхмәтләр әйтте. “Минем көннәремә төшәргә язмасын!, - дип елый-елый теләде.

        Йа, Раббым! Нинди хәлләргә килеп җиттек?! Тормышларыбыз, өйләребез матур, төзек, әйберләребезнең чуты юк, йөри торган машиналарыбыз да кыйммәтле, матур. Ә шушы муллыкта яшәгән кеше күңеле матурмы соң?! Иң авыр елларда да татар халкында ата-ананы карамау, аңар хөрмәт күрсәтмәү, картлар йортына җибәрү гадәте булмаган. Ә монда әбиең урамда елып утыра, баласыннан качар өчен картлар йортына барырга хыяллана... Аллаһы Тәгалә мондый бәлаләрне, бу хәлләргә калуны беребезгә дә күрсәтмәсен иде!

 

                                                                           Гөлфия Сираева, Казан