string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7599.html"
23.12.2013 12:40

Ризаэддин Фәхреддин йөз ел элек үк Чыршы бәйрәме урынына башка бәйрәм тәкъдим иткән булган.

Татар халкының бай дини мирасы бар. Ул мирас аерым китапларда гына түгел, ә революциягә кадәр чыккан матбугатта да сакланган. Ул вакытта ислам дине аерым бер өлкә генә буларак кабул ителмәгән. Киресенчә, дин милләтнең яшәешенә, торышына, гомумән, милләт тормышының бөтен өлкәләренә дә бәйле итеп каралган. Шуңа күрә дөньяви булган газета-журналларның да күпчелеге барлык материалларын ислам күзлегеннән чыгып язган. Мәсәлән, “Шура” журналы үзен “әдәби, фәнни вә сәяси мәҗмугадыр” дип бәяләсә дә һәм үзенең дини журнал булмавын һәрдаим ассызыкласа да, ислам диненә кагылышлы бик күп материаллар бастыра, бик күп дини сорауларга җавап бирә, дингә хилаф булган сүзләрне үз сәхифәләренә кертми.

“Шура” журналында “Мурасәлә вә мухабәрә”, ягъни “Хатлар һәм хәбәрләр алышу” дип аталган бик кызыклы рубрика булган. Анда, укучылардан килгән төрле әдәби, тарихи, шулай ук дини сорауларга җаваплар язганнар. Әлбәттә, бу сорауларның күбесенә мөхәррир Ризаэддин бине Фәхреддин хәзрәтләре үзе җавап биргән. Барлыкка килгән бик күп дини сорауларыбызга без хәзер дә “Шура”дан җаваплар таба алабыз. Бүген сезнең игътибарыгызга Ризаэддин Фәхреддиннең Чыршы бәйрәме хакындагы сорауга биргән җавабын тәкъдим итәбез:

"Русларның Рождество бәйрәмнәре башлыча сабыйлык бәйрәмнәре исемләнәдер. Бу көндә хәзрәт Гайсә шәрәфенә һәм дә сабый балаларның күңелләрен табар өчен елка кичәсе ясыйлар, ягъни чыршы агачын матур кылып, һәртөрле уенчыклар, конфет, яндырылган шәмнәр белән бизәклиләр ки, моңа балалар һәвәсләнеп кызыгып карыйлар. Русларның инануынча елканың үзе хәзрәти Гайсәнең сабый вакытындагы яткан бишеген, чыршы ботаклары арасында янгучы шәмнәр исә монахларны, хәзрәти Гайсә бишеге янына алып баручы Вифлеем йолдызын искә төшерәләр имеш. Елка кичәсе христиан балаларының бик яраткан вә дини хисләрен кузгаткан кичәләре буладыр. Бу елка кичәсен мисал буларак күрсәтәм. Русларда мондый дини хис кеби нечкә вә мөкаддәс хисләрне балаларга урнашдыра торган милли уеннар күптер. 

Бу соң заманда кайбер мөселманнар да әлеге уеннарга балаларын катнаштыра башладылар. Башка милләтләрнең дини хисләрен урнаштыручы булган мондый уеннарга мөселман балаларын катнаштыру дөрес булырмы? Бу хакта җавап язсагыз иде. Биләл Хисәми, Алмата.

Җавап:

Елка вә яфрак бәйрәмнәре христиан мәзһәбенә күрә дини бәйрәмнәрме яки соңыннан кертелгән бидгатьләрдәнме? Моны тикшерү, хәтта белгәнебез кадәрлесен сөйләү дә безнең вазыйфабыз түгел, аны исә христиан мәзһәбендә булган кешеләр үзләре тикшерерләр вә сөйләрләр. Әлеге бәйрәмнәр, үзләренчә тиеш булса да, булмаса да, бу көндә дини бәйрәмнәреннәндер.

Нинди генә чит дингә хас бәйрәм булса да булсын, аңа катнашу тәрбия ноктасыннан мөселманнар өчен яраклы эшләрдән түгел. Мәҗбүрият булмаганда, андый эшләрдән сакланырга тиешле. Ләкин гомуми фикерләр әйтелгәннән соң, коры тыюда файда күрелмәс, хәтта күп вакыт коры тыюлар, халыкларның хирыслыгын арттыруга сәбәп булыр. Шуның өчен мондый эшләрдән тыюны тәрбия ысулына салырга тиешле. Әгәр дә моның урынына балаларга махсус бер бәйрәм кичәсе ясалса, күңелләр шуңа канәгать итәр, башкаларга китмәс.

Моның өчен иң яраклы нәрсә - мәүлид бәйрәме ясаудыр. Мөселманнар, мәүлид бәйрәме исеме белән балаларга махсус шатлык кичәләре ясасалар вә балалар аңлаганча Расүлебез тормышын укыштырсалар, балаларга махсус әдәби хикәяләр вә кызык вакыйгалар сөйләсәләр, күңелләре, фикерләре ачылыр, бер-берсен белешеп, дуслашырлар, үзләренә яраклы әдәп вә гадәтләрне өйрәнерләр вә шундый кичәне ел да көтеп алырлар. Мәүлид бәйрәмен иске вакытлардан кылып киләләр, балалар кичәсе исә шуның бер төре генә булыр.
“Мәүлид бәйрәме” исеме муафыйк күрелмәсә, “балалар вә шәкертләр кичәсе” исеме белән дә рәхәт кичәләр ясарга мөмкин.

Ислам шәригатенә күрә дини бәйрәмнәр уйлап чыгару дөрес булмаса да, дөньяви вә әдәби бәйрәмнәр ясаудан тыю юк. Кырга, хозурга чыгу кебек, болар мобах эшләрдер. Мәүлид бәйрәме үзе дә дини түгел, ә фәкать әдәби вә горфи бәйрәмдер. Ният сәбәбеннән мобах эшләр өчен савап вә гөнаһ билгеләнергә мөмкин булса да, бу эш горфи вә әдәбилеккә каршы килми".

“Шура” журналы, 1912 нче ел, 3 нче сан.

                                                               Фатыйх ХӘБИБ, "Дин вә мәгыйшәт"