string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7600.html"
23.12.2013 11:41

Татар халкында гыйлем алуга борынгыдан ук зур игътибар булган. Шуңа да куәтле һәм атаклы мәктәп-мәдрәсәләр эшләп торган. Моңа Идел Болгарстанына килгән гарәп һәм европа сәяхәтчеләре дә игътибар иткән, алар  үз сәяхәтнамәләрендә бу төбәктә шактый гына мәктәп-мәдрәсәләр барлыгы турында әйтеп үткән.

        Татарлар арасында укый-яза белүнең киң таралып, табигый күренешкә әверелгәнен күп кенә башка милләт вәкилләре дә язып калдырган. Мәсәлән, Карл Фукс болай ди: "Татарин, не умеющий читать и писать, презирается своими земляками и, как гражданин, не пользуется уважением других" (Фукс К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Краткая история города Казани. Репринтное воспроизведение. - Казань, 1991). Халык училищелары инспекторы, мөселман мәктәпләрен өйрәнүче Я.Коблов түбәндәгене ассызыклый:"...необходимым учреждением в каждой магометанской деревне являются мечеть и школа. В России трудно указать народность, среди которой была бы так широко распространена грамотность... Безграмотного татарина можно встретить очень редко" (Коблов Я.Д. Мечты татар-магометан о национальной общеобразовательной школе. - Казань, 1908. - С.1).

        Шуңа күрә кайсы гына татар авылын алма, аның тарихы авылның мәдрәсә, мәчет-мәхәллә тарихы белән бәйле. Башлангыч мәктәп шәкерте биш ел дәверендә уку, язу, арифметика, тарих, гарәп телен, Коръән уку кагыйдәләрен, шәригать нигезләрен үзләштергән. Башлангыч белем алганнан соң мәдрәсәдә гыйлем арттырган. Бер абруйлы имамның мәдрәсәсе, гадәттә, өлкәдәге  берничә авыл балаларын укыткан.  Биредә шәкертләр ислам фәлсәфәсе, мантыйк, фикыһ фәннәрен өйрәнгән. Изге Коръән теле буларак гарәп телен үзләштерүгә аерым игътибар бирелгән.

        Фәнни әдәбиятта XIX гасырның соңгы чирегенә хәтле эшләп килгән барлык татар мәктәп-мәдрәсәләрен кадими, яисә иске ысуллы дип, ә XIX - ХХ гасыр һәм аннан соңгы вакытта реформалаштырылган татар мөселман уку йортларын җәдиди, яки яңа ысуллы дип атау гадәткә кергән.

        Татар дини уку йортларының 95 проценты авылларда урнашканга күрә, мәктәп-мәдрәсәләр авыл мәхәлләсенең аергысыз өлеше булып торган. Җәдитчелек хәрәкәте идеологы Исмәгыйль Гаспралы әйтүенчә "...мәхәллә ул үзенә күрә бер кечкенә генә дәүләтне тәшкил итә, аның аерым өлешләре бер бөтенлеге белән аерылгысыз, даими көчле һәм таушалмас исламчылык рухы белән сугарылган  үз законнары, гореф-гадәтләре, иҗтимагый кагыйдәләре, оешмалары, традицияләре бар”. Мөселман уку йорты белән мәхәллә арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнеп, И.Гаспринский түбәндәге нәтиҗәгә килә: “Мөселман мәктәбе халык белән тыгыз мөнәсәбәтләргә керә, ул ата-ана тарафыннан баланы бишектән үк ислам рухында тәрбияләүче гаилә мәктәбенең дәвамы булып тора, шуңа инде 7-8 яшьлек балада милли-мөселман күзаллаулары оеткысы шулкадәр көчле сизелә ки, алар һәр күзәтүчене шаккатыра һәм иң көчле русификаторны да уйга калдыра” (Гаспринский И. Русское мусульманство. Мысли, заметки и наблюдения мусульманина. - Симферополь, 1881).

        Кадими татар мәктәбе XVIII–XIX гасырлар дәвамында иң беренче чиратта идеологик яктан дәүләтнең христианлаштыру һәм руслаштыру сәясәтенә каршы торучы мөселман рухый-әхлакый нигезле шәхесләр формалаштырып килде. Традицион ислам фәннәре күп яктан тәрбиягә шундый юнәлеш бирүдә ярдәм итте. Мәдрәсәнең өлкән сыйныф шәкертләре берничә ел ислам фәлсәфәсен, логикасын (мантыйк, каләм), мөселман юриспруденциясен (фикыһ), шәригать кануннарын үзләштерде. Әлеге хезмәтләр кулдан күчереп язылып  яки типографияләрдә басылып, нәселдән-нәселгә тапшырылган, өйрәнелгән һәм тормыш кыйбласы булып торган. Республикада күп еллардан бирле үткәрелеп килүче археографик экспедицияләр нәтиҗәсе буенча, Россиянең татар халкы яшәгән төбәкләреннән җыеп алынган төп кулъязмалар фонды мөселман юриспруденциясе, мантыйгы һәм фәлсәфәсе буенча хезмәтләрне тәшкил итә.

        Туган авылыңның мәдрәсә, мәчет-мәхәллә тарихын өйрәнү күп кенә чыганаклар белән эш итүне таләп итә. Эзләнү эшен нәрсәдән башларга соң?

Беренче эш итеп авыл халкыннан, бигрәк тә аның иң өлкән кешеләреннән авылда элеккеге имамнар һәм мәчетләр, алар урнашкан урыннар турында сорашып язып алырга кирәк. Төбәкнең дини тормыш тарихын барлау өчен район мөхтәсибәтенә, хәзерге заманда эшләп торган авыл мәчете булса, шунда мөрәҗәгать итәргә була.

        Икенче эш итеп  шактый гына мәгълүматлар тупланган энциклопедик  (Татар энциклопедия сүзлеге һ.б.), фәнни-популяр әдәбият, авыллар, мәктәп-мәдрәсәләр тарихына багышланган чыганаклар, вакытлы матбугатта дөнья күргән мәкаләләр белән танышу кирәк.

        Шулай ук бүгенге заманда интернет та бай мәгълүмат чыганагы булып тора. Мисал итеп, татар авылларына багышланган сайтларны туплаган ресурсны (http://awilim.ucoz.org/dir/19), шулай ук Бөтенроссия татар авыллары форумы (http://avillar.org/ru/forum)  һәм башка күп кенә сайтларны атап була.

        Чыганакларга килгәндә, әлеге юнәлештә иң бай мәгълүмат туплаган чыганаклар булып Шиһабетдин Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар”, Риза Фәхреддиннең “Асар” китаплары тора. Шулай ук ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугаты бай мәгълүмати чыганакларны тәшкил итә. “Шура, “Дин вә Әдәп” битләрендә басылып килгән мәкаләләрдә, төрле төбәкләрдән алынган хатларның ахырында язучы исеме, яшәгән авылы турындагы мәгълүматлар чагылыш таба.

Татарстан Республикасының Милли архивында мәктәп-мәдрәсәләр тарихы белән бәйле күп кенә мәгълүмат саклана. ТР Милли архивында Казан мәгариф округы инспекторларының татар мәктәпләре турындагы шикаятьләре (донослары) саклана, аларга мәчет каршында мөселман училищесы, мәктәбе, мәдрәсәләре һәм башка уку йортлары таблицалары да беркетелгән. Эш шунда ки, XIX гасырның 70 нче елларыннан башлап мәдрәсә милке белән идарә итү кагыйдәләре проекты эшләнә башлый. Ачуга рөхсәт сорау гаризасы белән беррәттән анда мәгълүматлар таблицасы да (мәктәпнең исеме, төре (кадимиме яки җәдидиме), урнашкан урыны, ачуга рөхсәт кайчан һәм кем тарафыннан бирелгәнлеге, укытыла торган фәннәр һәм дәреслекләр (авторы һәм башка мәгълүматлар белән)  исемлеге, һәрберсенең белем цензы күрсәтелгән укытучылар исемлеге, укыту программалары, уку йорты җитәкчелегенең начар даны булу-булмавы) китерелергә тиеш була. Билгеле булганча, татар халкының милли белем бирү системасы әлеге вакытка инде формалашкан, чөнки ун гасыр элек язылган чыганакларда ук татарларда мөселман мәктәп һәм мәдрәсәләре булуы турында искәртелә. Алда әйтелгән таләпләр төзелү вакытында әлеге уку йортларының күбесе зур тарихи үткәнгә ия булган. Китерелгән мәгълүматларда еш кына әлеге уку йортының мәчет төзелгәч тә, мәктәп ачуга яки укытуга рөхсәтсез үк эшли башлавы турында әйтелә. Вакыт үтү белән әлеге таләпләргә түбәндәгеләре дә өстәлә: уку йортына караган халык һәм мәктәп яшендәге балалар санын, уку йортының иң якындагы рус авылыннан нинди ераклыкта урнашкан булуын күрсәтү; һәм иң кызыгы, күрше авыл христиан руханиларының фикере беркетелү мәҗбүри таләп ителә. Авылларның мәчет, мәхәллә һәм мәдрәсә тарихын өйрәнгәндә әлеге документлар кыйммәтле чыганак була ала.

Гомумән алганда, төбәкнең, яки авылның мәдрәсә, мәчет-мәхәллә тарихын өйрәнү өчен мәгълүмат туплаганда, игътибарны түбәндәге мәсьәләләргә юнәлтергә кирәк:

1)    мәчет, мәдрәсә тарихына караган белешмәләр: кайчан, кем тарафыннан салынган, совет чорындагы халәте, яңадан торгызылу тарихы, бүгенге хәле;

2)    авылда имамлык вазыйфасын башкарган дин әһелләренең исемлеген төзү, алар арасында булган данлыклы хәзрәтләрнең тормыш юлын һәм эшчәнлеген ачыклау. Шулай ук авылның мәшһүр абыстайларын әйтеп китү дә урынлы булыр;

3)    мәдрәсәдә эшләүче мөдәррисләрнең исемлеген булдыру, аларның кайда укуын, нинди шәкертләр тәрбияләгәнлеген ачыклау;

4)    мәдрәсәдә укытылган фәннәр, кулланылган китаплар исемлеген булдыру;

5)    совет чорындагы мәктәп тарихын  яктырту;

6)    бүгенге көндә авылда ничә мәчет бар, ул мәчетләрнең торгызылу тарихы, иганәчеләр, төзелеш эшләрен оештырып җибәрүчеләр турында мәгълүмат, бүгенге көндә авылда имам вазыйфасын кем башкара, аның ярдәмчеләре һ.б.

 

                                                        Резеда САФИУЛЛИНА ӘЛ-АНСИ,

                                                               филология фәннәре кандидаты.

"Дин вә мәгыйшәт"