string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7605.html"
12.12.2013 15:48

Соңгы елларда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан мөселман мәгарифенә зур игътибар бирелә. Үзгәртеп кору чоры башланганнан соң барлыкка килгән мөселман мәгариф системасы соңгы егерме ел дәвамында төрле үзгәрешләр кичерде.

Бүгенге мөселман мәгариф системасы өч баскычтан тора: башлангыч баскыч (яки мәчет каршындагы башлангыч курслар), урта баскыч (урта мәдрәсәләр), югары баскыч. Өченче баскычка Россия ислам институты керә. Соңгы бер ел эчендә мөселман мәгариф системасының башлангыч һәм урта баскычлары өчен бердәм уку-укыту программалары булдырылды. Мәчет каршындагы курсларның берьеллык һәм өчьеллык уку-укыту программалары кабул ителде.

Ислам динендә белем алуга зур әһәмият бирелә. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) бер хәдисендә: “Гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр алыгыз”, – диелгән. Чыннан да, мөселман мәгарифенең башлангыч баскычы бик әһәмиятле урын алып тора. Бу курсларга балалар да, зурлар да йөри. Күбесе ислам дине турында иң беренче мәгълүматны шушы курсларда ала.

Галимнәр фикеренчә, ислам мәгарифе безнең болгар бабаларыбыз исламны кабул итү белән оеша башлый. Мөселман мәгарифенә татар тарихында төрле афәтләр белән очрашырга туры килә. Ләкин нинди генә кыенлыклар булса да, ул юкка чыкмый. Әби патша Екатерина II чорында мөселманнарга диннәрен тотарга җиңеллекләр бирелгәннән соң, мөселман мәгарифендә яңа дәвер башлана. Мәчетләр төзелә башлый һәм алар каршында башлангыч мәктәп-мәдрәсәләр ачыла. XIX-XX гасырларда Россиядә яшәүче мөселманнар гыйлем алу өчен Урта Азиягә, мисал өчен, Бохара мәдрәсәсенә барганнар. Анда укып кайткан шәхесләр алга таба үзләре дә мәдрәсә ачарга тырышкан. Шуның өчен безнең Идел-Урал регионында мөселман мәгариф системасына Бохара ягының тәэсире шактый сизелә. Әмма кайбер галимнәребез (мәсәлән, Ш. Мәрҗани) андагы уку-укыту системасы белән бик үк килешеп бетмәгән. Димәк, аларның күзаллавынча, безгә мөселман мәгарифе системасын күчереп алырга түгел, бәлки үзебезнекен булдыру кирәк булган.

Мөселман мәгарифе системасында башлангыч курсларның әһәмиятен тулырак ачыклау максатыннан соңгы ике уку елына күзәтү ясыйк әле. Башлангыч курслар һәрбер мәчет каршында оештырыла ала һәм анда укыту өчен лицензия кирәкми. Әлеге курсларда укучыларның саны елдан-ел арта бара. Укыту күбесенчә татар телендә алып барыла һәм халыкны дини яктан агартуга юнәлтелгән. Башка елларда бу курсларда укучыларның саны 5 меңнән артык булса, 2012 нче елга ул 14 меңгә якын  иде. Башлангыч дини курсларда укучыларның составы да төрле. Анда балалар да, өлкән яшьтәге кешеләр дә белем ала. Өлкән яшьтәгеләр, бигрәк тә хатын-кызлар күпчелекне тәшкил итә, ә балалар саны бөтен республика буенча 2 меңгә дә тулмый.

Башлангыч курсларда барлыгы 800 гә якын мөгаллим белем бирә.  Ләкин яшь шәкертләр мәчет каршындагы курсларга барып укытырга бик атлыгып тормый, чөнки анда түләү хакы аз, ә кайбер җирләрдә бөтенләй юк. Курсларда күбрәк пенсиягә чыккан өлкән яшьтәге имамнар һәм абыстайлар белем бирә. Ә менә шәһәр мәчетләрендә күбесенчә яшьләр укыта. Бу аңлашыла да, чөнки шәһәр мәчетләренең матди базасы яхшы. Кызганыч ки, бар җирдә дә кадрлар белән тәэмин ителеш бер төсле булмау дини мәгариф үсешенә тоткарлыклар ясый.

Башлангыч мәчет каршындагы курсларда актуаль булып торган мәсьәләләрнең тагын берсе  – укыту-методик әсбаплар җитмәү. Мөмкинлек булганда, Диния нәзарәте башлангыч курсларга әсбаплар буенча ярдәм итеп тора. Һәрбер мөхтәсибәткә берьеллык һәм өчьеллык уку-укыту программалары таратылды. Алга таба мәчет каршындагы курслар өчен яңа дәреслекләр бастырып чыгару күздә тотыла. Дәреслекләр әзерләгәндә нигез итеп татар дини мирасына караган хезмәтләрне алу һәм аларга методик әсбаплар ясау да ниятләнелә. Ә мәчет каршында укытучы мөгаллимнәргә тәҗрибәләрен күтәрү өчен аерым курслар базасын булдырырга кирәк.

Диния нәзарәте елга бер тапкыр мәчет каршындагы курсларда укытучы мөгаллимнәрнең республика киңәшмәсен уздыра. Киңәшмәдә мөселман мәгарифе башлангыч баскычының актуль мәсьәләләре карала, мөселман уку йортларындагы тәҗрибәле мөгаллимнәр үзләренең укыту методикалары белән таныштыралар. Шулай ук әлеге киңәшмә башлангыч курсларда укытучы мөгаллимнәрнең аралашу мәйданы да булып тора.

Минем уйлавымча, мөгаллимнәрнең үзләренең җәмгыятьтә дини белемгә нигез салучылар булуларын аңлаулары бик мөһим. Шушы курсларда укыту белән генә чикләнмичә, алар тәрбияви якны да истә тотсыннар иде. Хәзерге яшьләрне фәкать дәрес белән генә кызыксындырып булмый, алар өчен, бәлки, махсус чаралар, төрле түгәрәкләр оештырырга кирәктер. Андый чаралар, бердән, яшьләрне кызыксындыра, бергә туплый торган мәйдан ролен үтәсә, икенчедән, төрле ят дини агымнарга киртә дә булып торыр иде.

Айдар КАРИБУЛЛИН,

ТҖ МДНнең уку-укыту һәм фән бүлегенең баш белгече